Шушы приказ нигезендәə 1 май көнне Советлар Союзы республикалары башкалаларында һәм герой-шәһәрләрдә егерме артиллерия залпы белән салют бирелә.
8 майда Берлин шәһәрендә Германия гаскәрләренең капитуляция ясавы турында актка кул куела. “Хәрби капитуляция турында акт”та шундый юллар бар: “Без, түбәндә кул куючылар, Германия Башкомандованиесе исеменнән эш итеп, коры җирдә, диңгездә һәм һавада безнең бөтен кораллы көчләребезнең, шулай ук, хәзерге вакытта немец командованиесенә буйсынган барлык көчләрнең – Кызыл Армиянең Югары Башкомандованиесенә һәм бер үк вакытта союзникларның экспедицион көчләренең Югары командованиесенә һичсүзсез капитуляция ясарга риза булабыз”.
Капитуляция тексты урыс, инглиз һәм немец телләрендә төзелә. Германия Югары командованиесе исеменнән капитуляциягә Кейтель, Фридебург, Штумпф кул куялар. Капитуляция турындагы актка кул кую вакытында шаһитлар сыйфатында Кызыл Армия Югары командованиесе вәкиле Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков, союзникларның экспедицион көчләре Югары командованиесе вәкиле, баш авиация маршалы Теддер, АКШның стратегик һава көчләре командующие, генерал Спаатс, Франция армиясенең Башкомандующие, генерал Делатр де Тасиньи катнаша.
Шулай ук 8 май көнне СССР Югары Советы Президиумы рәисе М. Калинин һәм Президиумның секретаре А. Горкин имзалары белән “9 майны Җиңү бәйрәме дип игълан итү турында” СССР Югары Советы Президиумының Указы чыга. Анда болай диелгән: “Немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышын совет халкының җиңүле рәвештә тәмамлавын һәм Кызыл Армия тарафыннан ирешелгән һәм үзенең һичсүзсез капитуляция ясавы турында белдергән Гитлер Германиясен тулысынча тар-мар итү белән тәмамланган тарихи җиңүләрне билгеләп, 9 майны бөтенхалык тантанасы – Җиңү бәйрәме көне, дип билгеләргә. 9 майны ял көне дип исәпләргә”.
Башкортстан фронтта да, тылда да Бөек Җиңүгә зур өлеш кертте. 1939-45 елларда БАССРдан СССР Кораллы Көчләренә 700 меңнән артык кеше мобилизацияләнә, ике кавалерия дивизиясе оештырыла. Бөек Ватан сугышы елларында республикага йөздән артык сәнәгать предприятиесе, 63 эвакогоспиталь, кайбер үзәк дәүләт органнары, 278 мең кеше эвакуацияләнә, 17 хәрби уку йорты урнаша. 1941-45 елларда Уфада халыкара коммунистик хәрәкәтнең штабы — Коммунистик Интернационалның Башкарма комитеты эшли. 1943 елда 18 телдә радитапшырулар эфирга чыга. БАССР фронтны һәм тылны азык-төлек, корал һәм ягулык белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Безнең республикадан 278 яугир — Советлар Союзы Герое исеменә, ә якташыбыз Муса Гәрәев исә бу исемгә ике тапкыр лаек була, 35 кеше — Дан орденының тулы кавалеры.
Бөек Ватан сугышы вакытында совет халкы фронтта, окопларда гына түгел, ә тылда: завод-фабрикаларда, колхоз кырларында да “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дип, фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтте, дәүләтнең куәтен ныгытты, Бөек Җиңүгә үз өлешен кертте.
1941-45 елларда фронт өчен Башкортстан хезмәтчәннәре тарафыннан 2,09 миллиард сум акча җыеп озатыла. Ул Оборона фондында туплана. Дәүләт Оборона Комитеты рәисе Иосиф Сталин исеменнән Башкортстан комсомолы өлкә комитеты секретаре иптәш Нәбиуллинга, Уфаның 11нче мәктәбенең Гастелло исемендәге дружина пионерларына, Салават районы колхозчыларына, Сибай руднигы комсомолларына, Яңавыл районының “Урал” колхозы рәисе Галимә Мөҗиповага, тимер юлчыларына, Социалистик Хезмәт Герое, Уфа моторлар төзү заводы авиаконструкторы Владимир Климовка рәхмәт телеграммалары килә.
СССРның Оборона фондына Дүртөйле районы хезмәтчәннәре дә сизелерлек өлеш кертә. Һәр елны алар 2,8-3 миллион сум акча җыеп озата. 1943 елда Салават Юлаев исемендәге һәм “Башкирский истребитель” эскадрильяларына самолетлар төзү өчен 2 миллион сум җыялар. Дошманны җиңүгә районның укытучылары, укучылары һәм пионерлары үз өлешен кертә, моның өчен аларга Югары Башкомандующий рәхмәт телеграммалары юллый: “Пионер Башкирии” эскадрильясын төзүгә 53665 сум акча җыйган Дүртөйле районы укучыларына Кызыл Армиянең рәхмәтен һәм миннән сәламәтлек, укуларында һәм җәмәгать эшләрендә уңышлар теләвемне җиткерегез. Иосиф Сталин”; “Дүртөйленең 1нче мәктәбе директоры иптәш Галимовага. Местком рәисе иптәш Таһировага. Комсомол комитеты секретаре иптәш Нәдершинага. Учком рәисе иптәш Мусинага. Самолет төзү өчен 10000 сум акча җый-ган өчен Дүртөйленең 1нче мәктәбе педагогларына һәм укучыларына минем ялкынлы сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен җиткерегез. И. Сталин”.
Башкортстан хезмәт ияләре Оборона фондына керткән акчага “Комсомолец Башкирии”, “Башкирский истребитель”, БАССРның 25 еллыгы исемендәге авиаэскадрильяләр, “Осаавиахим Башкирии”, “Учитель Башкирии” һәм башка танк колонналары төзелә. Уфа паровозлар ремонтлау заводында халыктан җыелган акчага бер елда “Александр Невский”, “Полководец Суворов”, “Салават Юлаев” һәм “Уфа” бронепоездлары төзелә.
1941-45 елларда Башкортстанның колхоз һәм совхозлары дәүләткә 160 миллион пот ашлык, 383 мең тонна бәрәңге, 980 мең центнер ит, 3,2 миллион декалитр сөт тапшыра. Сугыш елларында фронтка 470 мең данә җылы кием, посылкалар белән 360 вагон җыеп озатыла.
1942 ел башына республика район һәм авылларына 278 мең кеше күченеп килә. Гомумән, Бөек Ватан сугышы елларында Башкортстанга 4950 бала белән 43 балалар учреждениесе, шул исәптән мәктәпкәчә 17 интернат (519 бала), 15 балалар йорты (2941 бала, шулай ук 682 кешелек контингент белән 4 испан балалар йорты), Сәламәтлек саклау наркоматының 4 балалар учреждениесе (221 кеше) эвакуацияләнә.
СССРның дошманнан азат ителгән районнарына да төрлечә ярдәм итәләр. “Башзаготскот” мәгълүматларыннан күренүенчә, Башкортстанның 54 районы 1944 елның 25 маенда алдан билгеләнгән 5 трасса буенча оккупациядән азат ител-гән районнарга 16189 баш сыер малы, 21923 баш сарык, 15 июльдә өстәмә рәвештә 37 районнан 3 мең баш сыер малы һәм 25 мең баш сарык озата.
Кызыл Армиягә барлыгы 72462 баш ат, 181 җиңел машина, 4878 йөк машинасы, 79 махсус машина, чылбырлы 743 трактор, аларга 31 прицеп; бер ат җигелә торган — 11219, пар ат җигә торган 2046 арба озатыла.
1942-45 елларда Башкортстаннан хезмәт армиясенә мобилизацияләнгән 106 меңнән артык кеше Урта Урал ГРЭСы төзелешендә, Чиләбенең Киров заводы цехларында эшли, Свердловск, Пермь һәм Чиләбе шахталарында ташкүмер һәм руда чыгара, Югары Исеть заводында һәм Яңа Тагил металлургия заводында корыч эретә, торф чыгара, Ленинград һәм Уралның оборона заводларын, Мәскәү, Свердловск, Горький электр станцияләрен ягулык белән тәэмин итә.
Туган илне чын күңелдән сөю фронттагы солдатларны һәм тылда хезмәт салучыларны берләштерде, бу бердәм көч Бөек Җиңү алып килде. “Бер үк металлдан сугыш өчен дә, хезмәт өчен дә корал коялар”, дигән шигырь юллары ул елларда юкка гына тумагандыр...
Якташларыбыз ата-бабалардан калган данлы традицияләрне лаеклы дәвам итә. Бүген дә Башкортстан вәкилләре Кораллы Көчләрдә яхшы хезмәт итә, алар турында һәркайдан уңай бәяләмәләр генә килә. Республика берничә ел дәвамында хәрби хезмәткә чакыру кампаниясен үткәрү буенча илебездә алдынгы урыннарны били, Русия Армиясе сафларына башка төбәкләргә караганда күбрәк кадрлар җибәрә.
Зәйфә Салихова
Үлемсез полк
Җиңү көне бүген!
Үлемсез полк
Атлый илдән Изге Хәтер булып;
Үткән белән бүген киләчәккә,
Атлый Тынычлыкның үзе булып.
Үлемсез полк атлый киләчәккә
Авыл-салалардан, калалардан.
Олы дәү әтиләр һәм оныклар…
Җил дә үтә алмый аралардан.
Бер үк төрле тибә бар йөрәкләр:
Җиңү өчен рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт!
Үлемсез полк…
Җир шарына сыймый!
Курка тын алырга сугыш-зәхмәт!
Җиңү көне бүген! Үлемсез полк,
Атлый җирдән Бөек Җиңү булып.
Корал тотып түгел, чәчкә тотып
Атлый Тынычлыкның үзе булып.