Солдатлар, “полуторка” кузовыннан сикереп төшеп, һөҗүмгә ташлана. Аларга пушкалар кушыла. Немецлар чигенә, әмма каты каршылык күрсәтә. Совет сугышчылары дошман тылыннан килеп кергәч, каршылык күрсәтүнең файдасы булмый. Ут яңгыры яудырган пулемет урнашкан калкулыкка гранаталар оча, солдатлар кул сугышына ташлана. Озакламый исән калган фашистлар, бирелүен белдереп, кулларын күтәрергә мәҗбүр була. Язгы урманда кайтаваз булып яңгыраган соңгы атышларны күмәк “Ура!” тавышлары күмеп китә. Сугышчыларга районның Җегетәк авылы янындагы сабантуй акланына “Җиңү язы” тарихи вакыйгасын карарга килгән күпсанлы тамашачылар да кушыла...
Бу күмәк алыш барлык совет сугышчыларына, атап әйткәндә, танылган якташыбыз, Дан орденнарының тулы кавалеры, сугыш һәм хезмәт ветераны Хатмулла Солтанов истәлегенә оештырылды. 1945 елның 28 гыйнварында ул хезмәт иткән 1нче Белоруссия фронтының 57нче гвардия укчылар дивизиясе солдатлары Циломишель-Бетше төбәгендә Германия чиген үтә. Бер атнадан дивизия Одер елгасын кичә, алга баруын дәвам итеп, авыр алышлар үткәрә. Уфа, Бөре, Казан, Самара, Екатеринбург, Мегион, Новоуральск, Курган, Чиләбе, Тольятти, Әлмәт һәм Алматы хәрби-тарихи клублары вәкилләре һәм туймазылылар – барлыгы 150 кеше нәкъ менә шушы вакыйгаларны тергезеп күрсәтте дә инде.
Пушкалар, гранаталар гөрселдәве, мылтыклар залпы тынды. Хәрби техника үзенә бүленгән мәйданчыкка юнәлде. Җәяүле солдатлар якында урнашкан лагерьга таба атлады. “Безнекеләр” өчен җан аткан малай-шалай каш астыннан гына “немецларга” сөзеп карады, коралларны кулларына алырга теләде, “полуторка” белән бронетранспортердан төшмәде.
— Икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы “БА-64” совет бронеавтомобиленең төгәл күчермәсе бу, — диде аның янында басып торучы, Татарстанның Баулы шәһәреннән килгән “солдатлар”. – Архивлардан сызымнарын алу өчен бик күп көч түгәргә туры килде. Эретеп-ябыштыру эшләре өч айга сузылды. Автомобильне җыю өчен бер елга якын вакыт кирәк булды. Вакыт та, акча да жәл түгел: безнең машина катнашкан чараларга халык күп җыела.
— Яшьләрне Ватанга тугрылык рухында тәрбияләү максатында гамәлгә ашырылучы теоретик эш, әлбәттә, зур әһәмияткә ия, — ди туймазылы-“кызылармияче”, шушы вакыйганы тергезү тәкъдиме белән чыккан Винер Шәңгәрәев. – Әмма менә мондый гамәли чараларның нәтиҗәсе бәяләп бетергесез.
Дөрес, бу чараларга әзерлек айлар буе бара. Анда катнашучылар шул чор рухын тою өчен тарихны өйрәнә, сугыш үткән төбәкләргә бара, хәрби-тарихи эзләнү эшләрен башлап йөри.
Шунысы кызык: Җегетәк “алышы” башланыр алдыннан алып баручы тамашачыларга гадәти булмаган үтенеч белән мөрәҗәгать итте – немец солдатлары киеме кигән кунакларга карата итагатьлерәк булырга чакырды. Моның сәбәбе дә бар – кайбер шәһәрләрдә “фашистларны” бик җылы каршыламаганнар икән. Әмма егетләрнең үзләре өчен алышта нинди роль башкару мөһим түгел.
— Бурычыбыз – ата-бабаларыбызга каршы алышкан көчле дошманны тасвирлау. Без шуны күрсәтергә тырышабыз. Хәрби кием кигәч, ерак 45нче елда немец солдатының ниләр кичерүен аңлагандай булам. Тарихны гамәлдә өйрәнү бу, — ди Уфадан “Рейд” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Әскар Хәбиров.
Шунысы игътибарга лаек: егетләр Туймазыга үз исәбенә килгән. Оештыру мәшәкатьләрен район хакимияте үз өстенә алган.
— Без сугышлы уйнарга килмәдек. Максатыбыз – теге яки бу алышны тергезү, совет солдатларының каһарманлыгын күрсәтү. Халык безнең тамашаны ахырына кадәр карап уйланса, димәк, бурычыбыз үтәлгән, — диде алар.
...Вакыт алга бара. Бөек Ватан сугышыннан соң 71 ел узды, окопларны үлән каплады, яндырылган шәһәрләрнең көлләре җилгә очты, яңа буын үсеп җитте. Әмма без каһарманнар батырлыгын онытмыйбыз. Һәм бу – иң мөһиме.
Флүр ЗАҺИРОВ