Әйткәндәй, республикада сугыш җиле кагылмаган гаилә юк. Барлыгы 700 меңнән артык якташыбыз фронтка киткән. Шуларның 322 меңнән артыгы яу кырыннан әйләнеп кайтмаган. 1939-45 елларда 700 меңнән артык якташыбыз Кораллы Көчләр сафларына алынган. Алар барлык фронтларда да, меңләгән шәһәрләрне һәм авылларны, шул исәптән Европаны азат итүдә, Германиядәге мөһим алышларда катнашкан. Легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең, якташларыбыз Муса Гәрәев, Афанасий Карманов, Мәгүбә Сыртланова һәм башка күпләрнең батырлыгы яшь буынга үрнәк итеп куела.
Җиңүне тыл эшчәннәре дә якынайткан. Уфада тыл батырларына һәйкәл ачылу игътибарга лаек. Сугыш чорында республикада нефть чыгарыла, заводларда снарядлар эшләнелә, авиация моторлары җыела. Шул ук вакытта, кырларда иген үсә, госпитальләрдә яралылар дәвалана. Әйткәндәй, төбәктә 170 меңгә якын кеше хезмәт чыныгуы үтә. 1942 ел башына Башкортстанга 280 меңгә якын кеше эвакуацияләнә. Яңа предприятиеләр оештырыла. 1941 елның июненнән 1943 ел ахырына кадәр 360 завод, фабрика һәм цехлар эшли башлый.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя. Бүген иң яшь ветеранга 89 яшь. Еллар үтсә дә, үсеп килүче буын безгә имин тормыш, аяз күк бүләк итүчеләрнең батырлыгын онытмаска бурычлы.
Уфа мәйданнарында, истәлекле урыннарында, мәдәният сарайларында Җиңү көненә багышланган чаралар үтте. “Үлемсез полк” Бөтенрусия гражданлык-патриотик акциясендә катнашучылар Октябрь проспектыннан Кольская урамына кадәр атлап үтте. Меңләгән уфалылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын тотып барды. Тантаналы колоннада мәктәп укучыларын, интернациональ бурычын үтәгән яугирләрне, чернобыльчеләрне, спортчыларны күрергә мөмкин иде.
Әйткәндәй, “Үлемсез полк” акциясен оештыруны Русия Президенты Владимир Путин да хуплый. Күптән түгел Йошкар-Ола шәһәрендә Гомумрусия халык фронтының “Гамәлләр форумы. Төбәкләр” пленар утырышы үтте. Форумда якташыбыз, “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы Александр Юдин Русия Президентына: “Үлемсез полк” акциясендә катнашачаксызмы?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. “Мин – күңелем белән һәрчак шушы полк әгъзасы. Авыллар һәм шәһәрләр буйлап үтәчәк, үзләренең һәлак булган туганнарын искә алачак, исәннәренә хөрмәт күрсәтәчәк, рәхмәт белдерәчәк кешеләр белән булачакмын. Әлеге акция халык тарафыннан оештырылды. Әгәр дә бу хәрәкәт арытаба да үсешсә, без аңа мотлак ярдәм итәчәкбез”, – дип җавап бирде Владимир Путин. Мәгълүм булуынча, былтыр Русия Президенты “Үлемсез полк” акциясендә үзе дә катнашты. Хәзер чара халыкара дәрәҗәдә үтә.
Кичен Ленин исемендәге мәйданда уфалыларга, кунакларга бай эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителде. Сәхнәдә Шәһәр мәдәният сараеның тынлы оркестры, “Мирас” җыр һәм бию фольклор ансамбле һәм башкаланың үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Театрлаштырылган тамаша да фәһемле булды.
Бәйрәм салют белән тәмамланды.
Башкортстанның шәһәр һәм районнарында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинглар, мәдәни, спорт чаралары үтте.
БакалыРайонда Бөек Җиңү көне зурдан билгеләнде. Бәйрәм иртәсендә район Мәдәният сарае каршында кыр кухнясы оештырылып, чарага килгән һәр ветеранга иртәнге аш тәкъдим ителде. Сәхнәдә халык һәм үрнәкле исемен йөртүче үзешчән сәнгать коллективлары концерт күрсәтте. Парад тәмамлануга район хакимияте башлыгы Александр Андреев сүз алды:
— Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Бүген районда нибары 36 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Үлгәннәренең — каберен, исәннәренең кадерен белсәк иде, — диде Александр Георгиевич һәм килер буыннарга тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен ветераннарга рәхмәт белдерде.
Митингтан соң чарада катнашучы ветераннар хакимият башлыгы белән бергә “Геройлар аллеясе”ндәге Бөек Ватан сугышында башларын салган бакалыларның исемнәре уеп язылган мәрмәр плитәгә чәчәкләр салды. Яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, бәйрәм салюты атылды. Арытаба хакимият каршындагы мәйданда җиңел атлетика буенча эстафета үтте, бер үк вакытта район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм концерты барды. Кичен анда “В бой идут одни старики” фильмы күрсәтелде.
ЧакмагышРайонда Җиңү бәйрәме бик күп катнашучыларны үзенә җыйды. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары бар иде. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингта район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, Республика Хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлек начальнигы Альберт Хәбиров, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев катнашты һәм чыгыш ясады.
Бәйрәм уңаеннан районда ”Үлемсез полк” акциясе үтте, аны хакимият башлыгы Риф Йосыпов җитәкләде. Бу көнне районның үзәк урамнарына “Спасибо деду — за победу!” девизы астында ретро автомобильләр дә чыкты. Чарада барлыгы 12 автомобиль катнашты.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар зур бәйрәм концерты белән тәмамланды.
ИлешБөек Ватан сугышына районнан 10 меңнән артык кеше киткән, шуның яртысыннан күбрәге яу кырында ятып калган. Бүгенге көндә сугыш ветераннарының нибары 41е исән-сау.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын район зур әзерлек белән каршы алды: барлык мәгариф учреждениеләрендә тематик чаралар һәм кичәләр, дәресләр, сыйныф сәгатьләре, ветераннар белән очрашулар, ярышлар үткәрелде. Икенче ел рәттән район үзәгендәге 2нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин истәлегенә йөзү буенча турнир оештырылды. Анда Татарстанның — Актаныш, Минзәлә, Мөслим, шулай ук республиканың Дүртөйле, Илеш районнарыннан барлыгы 100дән артык укучы катнашты.
9 май иртәсе бәйрәмчә кәеф белән башланып китте. Башта район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары Дан монументына чәчәкләр салды. Арытаба “Үлемсез полк” парады оештырылды.
Үзәк мәйданда тантаналы митинг башланды. Иң беренче булып район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сүз алды. Аннары Бөек Ватан сугышы ветераны Риза Хәкимов, республика Хәрби комиссариатының Дүртөйле районы һәм шәһәре, Илеш районы буенча бүлек начальнигы Мәгъдәнур Хөснияров, район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, Т. Рахманов исемендәге мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Айдар Суханов чыгыш ясады.
Җиңү парадыннан соң район Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать коллективлары театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте. Арытаба үзәк мәйданда “Маяк” район гәзите кубогына җиңел атлетика буенча эстафета үтте. Район үзәгендәге 1нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә — шашка, футбол, волейбол буенча ярышлар, район Мәдәният сарае янындагы асфальтка рәсем төшерү буенча балалар конкурсы оештырылды.
БлаговарБөек Ватан сугышында районнан 10 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 4926сы ил азатлыгы өчен канкойгыч көрәштә башын сала.
Районның төрле төбәкләрендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап үткәрелгән бәйрәм чараларында әлеге саннар даими кабатланып торды. Әйе, олы Җиңү бик авыр югалтулар, гаять күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Шунысы игътибарга лаек, халкыбыз батырлыгы кешеләр күңеленнән җуелмый, иң мөһиме – Бөек Ватан сугышы каһарманнары, тыл батырлары турында истәлек бүген дә яшь буын күңелендә саклана.
Языково авылында 9 майда үткән тантаналы митингта кадер-хөрмәтнең иң зуры хәзерге вакытта сафта калган сугыш ветераннарына, яугирләрнең тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә күрсәтелде. Район хакимияте башлыгы Юрий Коземасловның бәйрәм уңаеннан тәбрикләү чыгышында билгеләнүенчә, 1945 елның 9 мае тарихта бездән ераклашкан саен, Җиңүнең кадере арта, тынычлык бәһасын яхшырак аңлыйбыз.
Быелгы бәйрәм рухы да моны ачык раслады. Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган “Мәңгелек ут” мемориаль комплексын халык ташкыны каплап алды. “Үлемсез полк” парадында меңгә якын кеше катнашты. Аннан соң тантаналар район Мәдәният сараенда дәвам итте, бәйрәм уңаеннан биредә үзешчән сәнгать осталары концерты үтте.
Җиңү көне уңаеннан оештырылган чаралар спорт ярышлары, әдәби һәм музыкаль кичәләр белән үрелеп барды. Кичке якта район үзәгендәге мәйдан янә халык белән тулды. Күз яшьләренә манчылган истәлекле дата бәйрәм салюты булып балкыды.
ДүртөйлеРайоннан Бөек Ватан сугышына 11 меңнән артык кеше киткән, шуларның 6533е мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Җиңү язын якынайту өчен гомерләрен кызганмаган батырларның истәлеген йөрәк түрендә кадерләп саклый дүртөйлелеләр. 9 май — олуг бәйрәм көнендә аларның исемнәре, якты образлары тантана түрендә булды: күңелләрне тетрәндереп, шәһәр урамнары буйлап “Үлемсез полк” узды, дәһшәтле сугыш чоры җырлары яңгырады.
Шәһәрнең үзәк мәйданында кадетлар, төрле гаскәрләрдә хезмәт итүче солдатлар булып киенгән укучылар, хәрби техника катнашлыгында зур парад оештырылды. Аннары яше-карты очы-кырые күренмәгән агым булып Агыйдел елгасы буена төште. Һәйкәлләргә кып-кызыл чәчәкләр ятты, каһарманнар истәлегенә залплар яңгырады.
БорайБәйрәм тантаналары район Мәдәният сараенда башланып китте. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, ә бүгенге көндә аларның бары тик 32се генә исән, һәм җыелган халыкны район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов тәбрикләде.
Бәйрәм концертыннан соң, борайлылар “Кайгылы ана” һәйкәленә юнәлде. Биредә митинг, аннары хәрби парад узды. Үзешчән артистлар театрлаштырылган тамаша күрсәтте. Бер читтә сугыш елларының гәүдәләнеше булып кыр ашханәсе эшләде: казаннарда карабодай боткасы пеште.
Җиңү көнендә тагын бер зур чара — Советлар Союзы Герое Таҗетдин Гыйләҗетдинов истәлегенә “Танып” стадионында җиңел атлетика эстафетасы үтте.
КушнаренкоБиредә бәйрәм тантаналары Советлар Союзы Геройлары аллеясенә һәм һәйкәлләргә чәчәкләр салудан башланды. Район үзәгенең Җиңү мәйданында хәрби парад, театрлаштырылган тамаша, зур концерт күрсәтелде. “Үлемсез полк” проектына мәктәп укучылары да, олы яшьтәге кушнаренколылар да бик теләп кушылды. Елдан-ел сафлары сирәгәюче Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәркайсы, ә 71нче Җиңү язын аларның 27се генә күрә алды, зур хөрмәт, игътибар белән чолгап алынды.
БишбүләкРайонда Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар апрель аенда ук старт алды. Мәктәпләрдә Батырлык дәресләре узды. Аларда, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән беррәттән, төрле кайнар нокталарда илебез иминлеген саклаган, орден-медальләр белән бүләкләнгән Бишбүләк егетләре һәм кызлары катнашты. “Картәтием белән горурланам!” дип аталган бәйгедә укучы балалар Бөек Ватан сугышында һәм кайнар нокталардагы канлы бәрелешләрдә катнашкан дәү әтиләре, якын туганнары турында истәлекләр, фотоальбомнар әзерләде.
Төп тантаналар Бишбүләк-нең үзәк ял паркындагы обелиск янында узды. Район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин якташларын, бәйрәмгә кайткан кунакларны сәламләп, ераклашкан саен күңелләребезгә якынрак була баручы Бөек Җиңү көне белән котлады.
Дәүләкән9 май тантаналары традиция буенча тимер юл вокзалы янында урнашкан Солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан һәм илебез иминлеге хакына гомерен аямаган якташлар истәлегенә бирелгән салюттан башланды. Соңыннан бәйрәм чаралары район хакимияте, Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда дәвам итте. Өлкән сыйныф укучыларының хәрби парад-смотрын, тынлы оркестр чыгышын караган ветераннарның йөзләре яктырды, күзләре яшьләнде. Бәйрәмгә җыелган халыкны район хакимияте башлыгы Илшат Фазрахманов котлады. Дәүләкәннең танылган сәнгать осталары якташларын, кунакларны берничә сәгатькә сузылган зур бәйрәм концерты белән куандырды.
МиякәМиякәлеләр Бөек Җиңүнең 71 еллыгын игенче өчен бик куанычлы һәм мөһим булган үз җиңүе белән каршылады — күмәк хуҗалыкларның күпчелеге 9 майга кадәр төп чәчү эшләрен тәмамларга өлгерде.
— Ел игенчелек өчен уңай килә — туфрак кар сулары белән дә, язгы җылы яңгыр белән дә дымга туенды, җәйнең дә матур килеренә, мул уңышка өмет итәбез, — дип, кыр эшләрендә активлык күрсәткән хуҗалыкларны атап китте тантанага җыелган халыкны бәйрәм белән котлап чыгыш ясаган район хакимияте башлыгы Ришат Актуганов.
Миякәлеләр илебездә күптән түгел старт алган “Үлемсез полк” акциясенә ихлас кушылды. Мәктәп балалары Миңнегали Гобәйдуллин һәйкәле, башка геройларның бюстлары куелган Җиңү паркына сугышта катнашкан ерак картәтиләренең, әби-бабаларының портретларын тотып килде. Бик күп автоһәвәскәрләр машиналарының ал тәрәзәсенә үзләренә якын булган сугыш ветераннарының фотоларын урнаштырып йөрүне үз итте.
ТуймазыҖиңү көне алдыннан район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов сугыш ветераннары белән бәйрәм табыны артында очрашты. Язгы бәйрәм алды кәефе әңгәмәгә ихласлык өстәде.
Фронт һәм тыл каһарманнары истәлеген мәңгеләштерү өчен районда зур эшләр башкарыла. 69 һәйкәл куелган, шуларның 16сы – узган елда. Быел бәйрәм алдыннан Каран-Бишенде авылында сугыш каһарманнарына һәйкәл ачылды.
Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышының 3 ветеранына, һәлак булган 17 яугирнең тол хатыннарына торак сертификатлары тапшырылды.
9 майда Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннарының портретларын тоткан 2 меңгә якын туймазылы “Үлемсез полк” сафларында шәһәрнең үзәк урамнарыннан үтте. Тантаналы митинг “Кайгылы ана” һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Геройлар аллеясенә кадәр сугыш ветераннарын юл читенә тезелеп баскан мәктәп укучылары сәламләде. “Спартак” стадионында театрлаштырылган тамаша, ретро техника парады үтте. Шунда ук кыр кухнясы эшләде. “Полкташыңа шалтырат” акциясе кысаларында ветераннар Русия шәһәрләрендә яшәгән дусларына, туганнарына бушлай шалтырата алды. Шул ук көнне тимер юл вокзалында Ленинград өлкәсеннән кайтып килүче Х. Солтанов исемендәге эзтабарлар отряды вәкилләрен каршы алу тантанасы үтте. Кичен шәһәр мәйданында зур концерт булды.
ЯңавылРайонда Бөек Җиңүгә әзерлек алдан ук барды, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелде. Авылларда һәм шәһәрдә оешкан төстә өмәләр узды.
Яңавылдан Бөек Ватан сугышына киткән 10 мең 940 кешенең 7359ы яу кырларында ятып кала. Яңавыл халкы сугышта чын батырлык үрнәге күрсәтә, өч кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Бүгенге көндә 31 ветеран исән, шулай ук район территориясендә 546 тыл эшчәне яши. Әлбәттә, аларга зур хөрмәт һәм хәстәрлек күрсәтелә.
Җиңү бәйрәмен, гадәттәгечә, яңавыллылар югары әзерлек белән үткәрде. Иң зур тантана Яңавыл шәһәренең үзәк мәйданында үтте. Биредә “Үлемсез полк”та тереләр белән беррәттән сугышта башын салган 2 меңнән артык солдат “сафка басты”.
Хәрби һәм Хезмәт Даны монументына чәчәкләр салганнан соң, “Җиңү салюты” дип исемләнгән концерт үтте, ветераннар өчен биредә солдат боткасы пешерелде. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Шулай ук бу көнне төрле спорт чаралары, җиңел атлетика кроссы узды.
ТәтешлеРайон илгә дүрт Советлар Союзы Герое биргән, аларның исемнәре һәйкәлләрдә чагыла. Фронтка барлыгы 7260 кеше китеп, аларның 4590ы яу кырында ятып калган.
Район бәйрәмне зур әзерлек белән каршы алды. Авылларда өмәләр үтте, район территориясендә урнашкан 26 обелиск, 6 хәрби каберлек тәртипкә китерелде, тирә-як бәйрәмчә бизәлде. Бу көнне авыл советларында ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын котлау тантаналары үтте. 9 майда 1нче Зиримзибаш авылында Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Аны ачуга шушы авыл кызы, тыл хезмәтчәне Фәния Фәттахетдинова, авыл халкы, район хакимияте, Күрдем авыл советы зур өлеш кертте.
Район үзәгендә бәйрәм тантаналы төстә үтте, хакимият башлыгы Рушан Гәрәев җитәкчелегендәге делегация Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекска чәчәкләр салды, ветераннарга тәбрикләү сүзләре яңгырады. Тәтешлелеләр бөтен ил буенча үткән “Үлемсез полк” акциясендә теләп катнашты, урамнарга берничә йөз кеше чыкты.
Бу көнне мәктәп укучылары арасында хәрби җырлар смотры, балалар сәнгать мәктәбенең үрнәкле тынлы оркестрының марш-парады үтте. Мәйданда сәүдә нокталары эшләде, район мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт барды.
НефтекамаБәйрәмгә әзерлек алдан ук барды, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда төрле акцияләр оештырылды. Бәйрәм алдыннан тыл эшчәннәре өчен концерт әзерләнде, аларга шәһәр хакимияте бүләкләр тапшырды. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы ветераннары да үзләренә тәгаенләнгән бүләкләрне һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алды.
9 май көнне шәһәр бәйрәмчә бизәлде. Иртә белән халык үзәк мәйданга агылды. “Үлемсез полк”та катнашучылар быел аеруча күп булды, чәчләренә чал төшкән абый-апалар да, балалар да бер сафка басып, шәһәр урамнарыннан үтте. Тантана чаралары, гадәт-тәгечә, Җиңү паркында башланды, биредә тамашачылар театрлаштырылган тамаша карады. Арытаба ветераннар бәйрәмчә бизәлгән машиналарда шәһәр буйлап узды һәм Үзәк мәйданда үтәчәк парадка җыелды. Бу көнне аллеяда тематик күргәзмә, бәйрәм концерты оештырылды, сәүдә нокталары эшләде, кичен “Бөек Җиңү җырлары” дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Бәйрәм чаралары салют белән тәмамланды.
Краснокама Районнан Бөек Ватан сугышына 8168 кеше китеп, шуларның 4188е яу кырында ятып калган. Һәр авыл советында алар истәлегенә һәйкәлләр, обелисклар, стелалар урнаштырылган. Һәр елдагыча, Җиңү көне алдыннан алар тәртипкә китерелде. Бүгенге көндә районда 12 сугыш ветераны һәм 467 тыл эшчәне яши. Аларга Хөкүмәт тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтелеп торыла. 2010 елдан районның 78 ветеранына торак шартларын яхшырту өчен 85 миллион сумнан артыграк финанс ярдәм күрсәтелгән.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап, авылларда тантаналы митинглар үтте. Район үзәгендә үткән бәйрәм тантанасы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Быелгы бәйрәм чаралары аеруча чагу һәм ямьле үтте. Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын тасвирланган театрлаштырылган тамаша һәркемнең күңеленә үтеп керерлек иде. Урамнардан “Үлемсез полк” үтте, сәхнәләрдән сугыш чоры җырлары яңгырады, биюләр башкарылды, гармунчылар бәйрәме узды.
Калтасы Район дәһшәтле сугыш елларында Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертте. Туган илебезгә дүрт Советлар Союзы Герое биргән төбәк ул. Биредә ветераннар, өлкән буын турында һәрвакыт хәстәрлек күрелә.
Районда бәйрәм чаралары искиткеч җылы һәм матур узды, бәйрәм алдыннан һәр авыл советында тантаналы митинглар үтте, мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән концертлар, шулай ук чәй табыннары оештырылды. Гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган өлкән буын өстәл артында аралашып, ял итеп утырды.
9 май көнне район үзәгендә бәйрәм тантаналары иртән үк башланды, митингтан соң Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тамашачылар “Без сугыш теләмибез!” дип исемләнгән музыкаль-хореографик композиция карады, анда районның иң яхшы коллективлары чыгыш ясады. Яшьләр һәм өлкәннәр “Үлемсез полк” сафларына басты һәм бергәләп район үзәгеннән үтте.
Айдар ЗӘКИЕВ, Венера Мәҗитова, Фәнүр Гыйльманов, Миләүшә Латыйпова, Рәүф ХӘКИМОВ, Резеда Нуртдинова, Гөлнара Гыйлемханова.