+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
30 июнь 2016, 02:00

“Кайгылы дәфтәр”

Саргаеп барган яшел тышлы дәфтәргә зур, тигез хәрефләр белән “Кайгылы дәфтәр” дип язылган. Астарак тагы бер юл: “Авыр еллар, авыр юллар. 1940-46 елларда күргәннәр”. Бу — Тәтешле районы Чургылды авылында яшәгән Локман Хаҗиповның дәфтәре. Ул сугыш вакытында күргәннәрен, кичергәннәрен язып калдырган. Бу дәфтәрне дулкынланмыйча, тыныч кына укып та булмый. Кеше язмышлары, сыкрау һәм әрнү...

25 яшьлек Локман Бөек Ватан сугышын Мәскәү өлкә­сендә каршылый. 1940 елның ахырында ул Красный завод шәһәрендә эшкә урнашкан була. Дәфтәрдә болар түбән­дәгечә тасвирлана.

“22 июньдә фашистик Германия безнең илгә сугыш ачты. 23 июньдә безгә повестка булды, һәм шул ук көнне вагоннарга төялеп, фронтка киттек. Калинин өлкәсендә, Идел буенда бер шәһәрдә туктап, хәрби киемнәр, корал бирделәр, атып карадык. Һәм икенче көнне Смоленск янында сугышка кердек. “Атакага!” дигән приказ булгач, “Ура!” кычкырып күтәрелерсез, дип командирлар кисәтеп куйды. Приказ булды, безнең часть атакага ташланды. Бик күп кеше кырылды. Безгә чиге­нергә, урыннарда окоп казып, шунда ятарга куштылар. Икенче көнне дә шулай атакага ташландык, һәлак булганнар, яраланганнар урынына өстә­мә көч китерделәр. Без янә: “Алга! Ура!” дип, атакага күтәрелдек. Минем сул кул яраланды. Вязов шәһәренә госпитальгә озаттылар. Анда ай ярым ятарга туры килде.

...Великие Луки дигән җирдә сазлыклы урманга кердек, винтовкалар, гранаталар, коры паек бирделәр. Козлов дигән авылны немецлардан азат иттек. Аннан соң Корманка дигән авылны алдык. Бик күп немецлар пленга эләкте. Безне мунча кертте­ләр, өс-башны алмаштырдылар. Инде күптән ял күрмәгән идек, ике тәүлек ял иттек. Аннан соң урман эчендә урнашкан тагын бер авылны алырга дигән приказ булды. Бу 1941 елның ноябре иде. Разведчиклар авылда нибары 12 немец бар, дип кайтты, төнлә һәркайсыбыз мылтык, икешәр граната, танкка каршы сыекча белән коралланып, 6 чакрым ераклыктагы авылга киттек. Авыл кара урман эчендә, авыл башында калырга, команда көтәргә дигән приказ булды. Бер чикләвек куагы төбендә ятам, иптәшләрем дә якында гына, көтәбез, ул-бу юк, яктыра башлады. Бервакыт атакага күтәреләбез дигән хәбәр килде, без “Ура!” кычкырып, алга ташландык, төнлә күрмә­гән идем, авылга бик якын булганбыз икән. Немецлар артиллериядән көчле ут ачты, алга барырлык түгел, безгә ятарга дигән команда булды. Минем сул аяк яраланды. Безнең санитарлар юк. Бераздан “отбой” дигән команда булды, әмма кызу барып булмый, һушны җуй­маска тырышам. Шулвакыт якында гына немецлар тавышы ишетелде, бу безнең, яралыларның, әсирлеккә элә­гүен аңлата иде. Баксаң, монда немецлар 12 түгел, бер­ничә йөз булган икән.

Әсирлеккә төшкән яралылар бик күп, яраланмаганнар да бар. Йөри алмаганнарны — атка төяп, атлый алганнарны җәяү 8 чакрым ераклыктагы авылга алып киттеләр. Анда госпиталь бар икән. Күп тә тотмадылар, 1941 елның 10 декабрендә безне, 10 яралыны, аерым бер лагерьга яп­ты­лар. И, анда күргән­нә­ребез! Ашарга юк, тышта 40 градус салкын, бездән алда пленга төшкәннәр дә бик күп. Аннары Ржев шәһәре читен­дәге такта сарайга яптылар. Иптәшләр ачлыктан, авыр ярадан, суыктан кырыла, санитарлар ташып бетерергә җитешми. Лагерь янында бульдозер белән чокыр казыдылар да, үлгәннәрне шунда чыгарып ташлыйлар, аларны күмеп тормыйлар, өсләренә кар, я яңгыр явып китә. Минем дә аяк төзәлми. Көненә бер литр балык шулпасы бирәләр, шуның белән яшибез. Бер көнне “Тезелергә!” дигән команда булды. Мин дә ничек кирәк шулай, торып бастым. Машина белән 50ләп кешене тагы каядыр алып киттеләр.

Тимерчыбык белән уратылган бер урынга килеп төштек. Поляк тәрҗемәчесе аңлатты: без шушында эшләя-чәкбез, качарга ярамый. Ә эш — юл көрәү иде. Тышта 40 градус суык, эшләп булмый, хәл юк, аяк сызлый. Бер минутка хәл алырга туктадың­мы, конвоирлар тукмый, шунда үлеп калуың да бар, тешне кысып түзәбез. Кайткач, 1 литр аш, 1 стакан кофе бирәләр, икмәк юк. Аннары безне Смоленск шәһәренә китерделәр. Монда лагерь бик зур иде, мең­лә­гән әсирнең барысы да хәлсез, күпләп үләләр, аларны шулай ук чокырга ташлап баралар. Безне эшкә алып чыксалар, басудан берәр бәрәңге табып ашарга тырышабыз, сөяк-мазар очраса, эт кебек, шуны ялыйбыз, кимерәбез. Аякта — агач ката, капчык тапсак, шуның белән урап куябыз, башта — иске пилотка, өстә — иске кием...

Күпмедер вакыт үткәч, безне Гомель шәһәрендәге лагерьга илттеләр. Биредә дә шул ук хәл, көннән-көн начарланабыз, чыкмаган җан гына калды. Эшкә йөртәләр, кичен кайтып авабыз. Шулай кыш чыктык, аннары вагоннарга төяп, тагын кайдадыр алып киттеләр. Ялгышмасам, Аминен дигән станция иде, безне шунда төшереп, бер лагерьга илтеп яптылар. Андагы эш — урман кисү икән. Сазлык, үтеп булмый, шуңа агачтан күпер салдыралар. Ашарга бөтен­ләй начар, печән ашыйбыз, берәр җимеш күрсәк, шуңа ябышабыз, артыш бар иде. Шушы хәлләргә чыдамыйча, ике иптәшебез качты, 2-3 көннән аларны тотып китер­деләр, канга батканчы тукмадылар һәм үзләреннән чокыр казыттырып, бөтен лагерьны җыеп, безнең алда аттылар.

Бервакыт походка җые­нырга дигән команда булды. Тезеп, җәяү алып киттеләр. Бик озак бардык, бик күп урыс авылларын үттек. Әбиләр, кызганып, икмәк кисәге, берәр бәрәңге суза, әмма безгә стройдан тайпылырга, алар биргәнне алырга ярамый. Бер солдат, түзмичә, чыгып алган иде, аны да, әбине дә шундук аттылар. Юлда барганда егыл­ганнарны атып китәләр. Менә-менә безгә дә чират җитә, дип барабыз, чөнки атларга хәл юк. Йөрәк таза бул­гандыр инде, җан чыкмады бит. Тәндә ит заты калмады, как сөяк, сакал, бет басты. Минскида тукталдык. Монда тагын урман кисәбез, ат урынына агачларны үзебез ташыйбыз. Аннары — тагы юл, Варшава лагере, Герма­ниянең Пазнанс лагере, Дрезден лагере.

Биредә безне яхшылап сортировка үткәрделәр, эшкә ярамаганнарны атып үтер­деләр. Мине һәм бер солдатны каядыр алып киттеләр, тәрҗемәче: “Сез шушы байга эшләргә тиеш буласыз”, — дип аңлатты. Шулай итеп безне бер авылга хезмәтче итеп алып киттеләр. Немец безне мунча кертте, сакалларны-чәчләрне кырдырды, алмаш киемнәр бирде, ашатты, аннары мал өендә урын күрсәт-те, беренче көнне ял бирде. Өстән бикләп куйды. Күпме вакытка беренче тапкыр кешечә урын-җирдә йокладык. Безнең эш — 2 ат, 2 үгез, 8 сыер карау, хуҗалыкны алып бару иде. Астын алабыз, эче­рә­без, ашатабыз, үгез җигеп сука белән җир сөрәбез. Хуҗа безне иртән-көндез-кич ашата, аш, ботка, кофе, бәрәңге, 200 граммлап икмәк бирә. Эш авыр булса да, лагерь түгел инде, бераз күз ачылып, хәлләнеп киттек. Иптәшем Новосибирскидан Федор исемле кеше иде. Бу 1944 ел иде. Шулай байга хезмәт иттек. Бездән башка биредә сыер савучы әсир урыс кызы бар иде.

Бервакыт апрель айларында без торган авылга атыш тавышлары ишетелә башлады. Хуҗага әсир солдатларны коммендантка илтеп тапшырырга дигән хәбәр булган. Ул безне алып китте. Авылны Америка солдатлары алган икән, алар безне үзлә­ренең паеклары белән ашатты, аннары Майнц шәһәренә лагерьга алып киттеләр. Анда да безнең солдатлар бик күп икән. Биредә бер машина чиста кием китереп түктеләр (америкалылар формасы), юындырдылар, туйганчы ашаттылар. Без кешегә охшый башладык, хәлләнеп киттек. Берничә көн­нән радиодан сугыш беткән дигән хәбәр ишеттек! И шулчак шатлыктан елаганнарыбыз!

Җиңүдән соң, лагерьга Мәскәүдән өч вәкил килде, майор, капитан һәм лейтенант, алар безне тезеп бастырдылар да, туган илгә кайтырга дип хәбәр иттеләр. Шул ук вакытта америкалылар да безне үзләрендә калырга үгетли башлады. Ике мәйдан барлыкка килде: берсендә — СССРга кайтырга теләүчеләр, икен­чесендә Америкага китү­челәр языла. Америкага ки­тәр­гә теләүчеләрне тиз генә машиналар белән озата торалар. Без — Тәтешле райо­нының Бәдрәш авылыннан Лотфый Арсланов, Борай райо­нының Чишмә авылыннан Хөрмәт исемле кеше белән, ни булса да булыр, туган илгә кайтыйк, дип карар кылдык. Нинди газаплар күреп, исән калдык, туганнарны, илебезне күрәсе килде. Без бит илне сатмадык, кире­сенчә, еллар буе интектек, болар барысы да исәпкә алыныр, дип уйладык. Атсалар да, ассалар да, әйдә, каберебез туган җирдә булыр, дидек.

Моннан соң да бик күп күрелде, “особый отдел”ларны, сорау алуларны үттек, әм­ма без чиста идек, шуңа да безгә “сатлыкҗан” исеме ябышмады. Хәтсез генә Дрезден шәһәрендә — аэродромда, Виттенбергта заводта эшләгәннән соң, присяга кабул иттек, шуннан соң туган илгә, өйгә хат язарга рөхсәт итте­ләр. Без шатланып, исәнлекне белдереп, хат язып салдык. Ә 1,5 ел хезмәт иткәч, 1946 елның сентябрендә приказ булды һәм безнең хезмәт тәмамланды. Мин, 1941 елда ук өйгә үлем хәбәрем килгән кеше, 1946 елның көзендә авылга кайтып төштем. Бөтен авыл халкы җыелды, барысы да сораштыра, аларга бүләк­ләр тараттым. Озак еллар леспромхозда, колхозда эш­лә­дем. Төрле вакытлар булды, ачлыкны да кичердек, әмма бу әсирлек түгел иде, ил белән барысын да җиңеп чыктык. 1946 елның октяб­рендә Булкайпан кызы Сафура Гыйлемшинага өйлә­ндем, бу вакытта миңа 30 яшь иде. Бер-бер артлы балаларыбыз Роза, Әлфир, Рәис, Сәгыйть­җан туды. Сафурам белән бергә авырлыкларны җиңәргә, соңгы телем икмәкне бүлешеп ашарга сүз бирештек. Матур яшәдек. Әмма 1962 елда Сафурам яман шеш авыруыннан якты дөнья белән хушлашты. Балалар бәләкәй иде, мин, аларны аякка бастырыр өчен янә өйләндем, Рәйсә белән бергәләп тормыш көтә башладык.

Бу дәфтәрне 1966 елда язам. Безнең баштан кичкән­нәр онытылырга тиеш түгел, балалар, оныклар өчен язып калдырам. Сугышлар башкача кабатланмасын иде — бар те­ләгем шул”.

* * *
Локман абыйның күргән­нәре 12 битле ике дәфтәргә язылган. Фронтовик язган һәр юл, һәр җөмлә арасында әйтеп бетерә алмаслык әрнү, сагыш, газап ята.

Фронтовик туган авылы Чургылдыда бик матур итеп яши, хуҗалыкта эшли, лаеклы балалар, оныклар үстерә. Салкын карда ятып, лагерьларда яшәп, үпкәсенә зыян килгәнлектән, тыны кысылып интегә. 1989 елда, 73 яшендә арабыздан китеп бара. Локман абый Хаҗиповның “Кайгы дәфтәре” җир йөзендә тыныч­лыктан да кадерле нәрсә юклыгы турында тагын бер тапкыр кисәтә, сугышның бөтен авырлыгын янә бер тапкыр искә төшерә.
Читайте нас: