+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
14 июль 2016, 02:00

Хәтер яктылыгы

Авторның шушы исемдәге китабыннан алынган язмалар.Көчле рухлылар сынмыйБөек Ватан сугышы чоры фронттагылар өчен никадәр авыр һәм корбан сорый торган булса, тылдагыларның да хәтеренә зур кайгы-хәсрәт, түзә алмаслык авыр хезмәт белән уел­ган. Талпынган тауга менгән, ди халык. Этәй авылында яшәгән хөрмәтле кеше Хәтмулла Зәйнуллин турында шулай дияргә була.

1943 елның кышында Хәтмулланың әтисе белән әнисе бер-бер артлы авырып дөнья куйгач, гаиләдә өч бала ятим кала. Бу вакытта өлкәннәре Кәшифәгә – 14, Хәтмуллага – 12, Рәискә 9 яшь була. Су­гыш чорының ятимнәр өчен тагын да авыррак булуын аңлатырга нинди генә сүзләр табарга икән? Моңарчы колхоз эшендә үзен җитез һәм тырыш итеп күрсәткән 12 яшьлек малайны бригадир ярдәмчесе итеп куялар, бер елдан бригадир итеп үрләтәләр. Бу йөкне ул 17 ел тарта. Менә ничек хәтерли ул бу елларны:

— Авылдагы ир-егетләр фронтка китеп бетте. Хуҗалыкта бердәнбер полуторка автомашинасы бар иде. Аны да шоферлары Әнвәр Габдрахманов, Имамет­дин Күзмәтов белән бергә сугышка озаттык. Дөнья йөге хатын-кызларга һәм 10-16 яшьлек үсмерләргә кал­ды. Тракторларга Саҗидә Исламова, Мәрьям Әхиярова кебек кыю йөрәкле кызлар утырды. Бу 18-20 яшьлек кенә кызларның ул чордагы фидакарь хезмәтенә һәйкәл куяр идем.

Тракторлар җитешә алмагач, җир сөрү өчен сабан­га, тырмага сыерларны җигә идек. Күпчелек җирне тубалга орлык тутырып, кул белән чәчтек. Игеннәрне дә кул урагы, лобогрейка (атлы ургычлар шулай дип аталган) белән урып, кул белән суга идек. Ә дәүләткә ашлыкны кап­чыкларга тутырып, бричкаларга төяп озаттык. Әмма сугыш елла­рында бер генә гектар җир дә сөрелмичә, чәчелмичә, урыл­мыйча калмады. Ашлык сугу яңа елга кадәр дәвам итә иде. Урак чорында гомум туклану оештырылды.

Ул елларда, әлбәттә, авыр, бик авыр иде. Ләкин халык бервакытта да төшен­келеккә бирелмәде, без үзебез­не тыл солдатлары итеп хис иттек.

Әйе, халык “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән чакыруга бердәм кушыла. Әле дә хәтердә, Сталинград янында каты сугышлар барганда кызыл олау оештырып, йөзләгән пот ашлык җибәрелә. Гомумән, фронтка җибәрү өчен халык оекбашлар, бияләйләр бәйләп, төпләнгән киез итекләр, чигелгән кулъяулык, тәмәке янчыклары, киптерелгән бәрәңге тапшыра. “Истребители Башкирии” дигән фонд ачылып, самолет төзү өчен 9500 сум акча җыеп бирелә. Басуда “фронт гектарлары” сөрелә. Боларның барысында да яшь бригадир башлап йөри, сугыш җимереклекләрен аякка бастыруда армый-талмый эшли. Аның бригадасы район күләмендә еш кына мактап телгә алына.

1960-90 елларда X. Зәйнуллин – “Правда” колхозында Этәй сөтчелек фермасы мөдире, соңрак төзүчеләр бригадасы бригадиры булып эшләп пенсиягә чыкты. Фермага җитәкчелек иткәндә үзен яхшы оештыручы итеп танытып, аны 3,5 елда алдынгылар сафына бастырды. Пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итте. Чөнки кешеләр белән уртак тел таба, килешеп эшли белгән җитәкчене колхоз идарәсенең тиз генә җибәрәсе килмәде. Шуңа да андыйлар турында “йөзеп эшли”, диләр. Ә ул җитәкләгән төзүчеләр бригадасы элекке елларда ниләр генә төземәде?! Ферма йорты, каралтылар, ындыр табакла­рында складлар һәм башка биналар хуҗалык төзүчелә­ренең фидакарьлеге белән күтәрелде.

X. Зәйнуллин, олы яшьтә булуга карамастан, тормыш эчендә кайнап яшәде. 2004 елда Этәй фермасын кой­ма белән әйләндереп алды. Аның өчен колхоз җитәкчеләрен, тегене китерегез, моны бирегез, дип сорап ял­кытмады, барысы артыннан да атын җигеп үзе йөрде. Ветераннар советы җыелышында колхоз рәисе Рәзил Әхмәдуллин аның инициативасын зурлап телгә алып, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Соңгы ун елда ул зират каравылчысы булып эшләде, һәр елны аны тазарту, ремонтлауны оештыруга җитәкчелек итте. Моннан күп еллар элек Хәтмуллага авыр кайгы килде, хатыны Җәннәт каты авырудан дөнья куйды. Нишлисең, кайгыны күтәрә белде ветеран, көнен хезмәттә үткәреп, балалары белән аралашып, күп итеп мал-туар асрап яшәде. Ә гаиләдә берсеннән-берсе уңган дүрт бала үсте. Кызлары Илүсә – бухгалтер, Клара –шәфкать туташы, Светлана – сатучы. Алар Уфа­да яши. Уллары Илүс – автомеханик, Агыйдел шәһәрендә тормыш итә. Алты оныгы үсә. Барысы да малайлар.

“Арабызда Хәтмулла Зәйнуллин кебек көчле рухлы, эшсөяр ветеран булу белән чиксез горурландык. Үзен әле дә сагынып искә алабыз”, — ди авылдашлары.

Күлмәктә туган

Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен өч сугышта катнашкан баһадир солдат Әнвәр Габдрахманов – Этәй авылыннан.

Әнвәр Газиз улы 1936 елның маенда хәрби хезмәткә алынып, Маньчжурия чик буенда аерым саперлар рота­сында хезмәт итә башлый. Армия хезмәте ахырына җиткәндә, 1938 елның августында Япония СССРга каршы сугыш башлый. Якташыбыз Хәсән күлендә барган каты сугышларда катнаша. Дошман ничек тиз бәреп керсә, шулай тиз куып та чыгарыла. Хәрби хезмәттән соң Ә. Габдрахманов 1938 елның октябрендә туган якларына исән-сау әйләнеп кайта.

Кайту белән, азмы-күпме дөнья күргән егетне колхоз идарәсе шоферлар курсына укырга җибәрә. Шул елны “Правда” колхозына беренче полуторка автомашинасы сатып алалар. Авылдашы Имаметдин Күзмәтов белән Әнвәр бергәләп шофер булып эшли башлый. Юлларда йөрү яшьлек мәхәббәтен дә табарга ярдәм итә. Дүртөйле районы Күккуян авылында япь-яшь килеш колхоз рәисе булып эшләгән Фира белән таныша һәм озак­ламый гаилә коралар. Ләкин бу бәхетле, шат­лыклы көннәр озакка бармый. 1940 елның гыйнварында аны янә Кызыл Армия сафына чакыралар. Үзе урап кайтканчы дип, Фираны әти-әниләренә Күккуянга ил­тергә мәҗбүр була. Ул китеп өч көн торгач, улы туа, аңа Фидус дип исем кушалар.

Ә. Габдрахманов сугыш юлын Сарапулдан башлый. Эшелоннарга төялеп Петрозаводскига килеп җитәләр. 42нче мотоукчылар полкы составында кышкы суыкларда ак финнарга каршы сугышка кереп китә. Пулеметчы сыйфатында фронтның алгы сызыгы­на баса. Алар дошманны сизелерлек югалтуга дучар итәләр. Мартта бу сугыш тәмамлана. Туган якларга исән-сау кайтабыз дип, шул ук Сарапулга килеп төшкәч, инде демобилизация игълан ителгәч, яңа боерык алына. Солдатларны кабат вагоннарга төяп, Молдавия җиренә китереп төшерәләр.

Биредә аз гына тарихны искә төшерик. 1918 елда, илебезнең авыр хәлдә булуыннан файдаланып, Румыния Бессарабияне басып алган була. 1940 елда бу җирләрне кире кайтару, совет иленә кушу өчен хәрби операцияләр уздырырга туры килә. Әнвәр Газиз улы менә шул алышларда катнаша.

Ниһаять, 1940 елның июлендә туган авылына кайтып төшә, сөекле хатыны Фира белән 6 айлык улы Фидусны кочагына ала. Ләкин 1941 елның 22 июнендә башланган каһәрле сугыш бу бәхеттән мәхрүм итә. Икенче көнне үк районнан 800 ир-егет белән Груздевка пристаненнан пароходка утырып, Әнвәр фронтка китә. 1941 елның 1 июлендә Великие Луки янында укчылар отделениесе командиры сыйфатында сугышка керә.

Ниләр генә үтми солдат башыннан – камалышта калулар, аны өзеп чыгулар, һөҗүм итүләр, дошманның танк атакаларын кире кагулар, чигенүләр, оборона тотулар, яраланулар. Польшада фашист­ларның Майданек концлагерен да күрергә туры килә. Яндырып, атып, асып үтерелгән хәрби әсирләрне, немецларның явызлыкларын Әнвәр үз күзләре белән күрә.

Биш ел буе утлы фронт юлларын үтеп, яугир Берлинга кадәр барып җитә, сугыш беткәч тә 7 ай буе анда хезмәтен дәвам итә. Аңа Американың “Форд” автомашинасы шоферы булып Берлин урамнарыннан байтак йөрергә туры килә. Аннары аны шоферлар әзерли тор­ган мәктәпкә инструктор итеп тәгаенлиләр. Часть коман­диры бөтенләйгә Берлинда хәрби хезмәткә калырга дим­ли башлый. Гаиләсен, хәтта сыерын да күчереп китерергә вәгъдә итә. Ләкин Әнвәр, бернигә карамый, күпме яу кырларын үтеп исән калганына сөенеп, туган авылына кайтаруны сорый. Хәрби антын намус белән үтәп, 1945 елның 20 ноябрендә туган нигезенә кайтып төшә. Күкрәген I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен” һәм башка медальләр бизи.

Аның яшьтән үк кешеләргә ихтирамлы, ачык йөзле, һәр эштә булдыклы икәнен белгәнгә, кайту белән колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Сугыштан соң­гы иң авыр чорларда 13 ел тарта ул бу йөкне. Хуҗалыкны аякка бастыра, алга җибәрә. Ләкин сугыш авыр­лыклары үзен сиздерә, эштән бушатуларын сорый, со­ңыннан көче җиткән эшләрдә катнаша.

Әнвәр Газиз улы тормыш иптәше Фира белән бер малай һәм бер кыз үстерде. Уллары Фидус – милиция полковнигы, Әлмәт шәһәрендә эчке эшләр бүлеге на­чальни­гы. Кызлары Нурсәгъдәт Уфа чәй фабрикасында мастер булып эшли. Хәзер 8 оныгы үсеп җитте. Халык бәхете өчен яшәгән ветеранга авыл халкы һәрчак рәхмәтле булды.

Тормыш кадере

Сугыш еллары бездән ераклашкан саен, совет халкының анда күрсәткән батырлыгы ачыграк гәүдәләнә бара.
Бөек Ватан сугышы яу кырларында миллионлаган батырлар тудырды. Шуларның берсе Мөсәгыйть Закирҗанов. Ул 1943 елның 15 ноябрендә Кы­зыл Армия сафларына алына. Җиде сыйныфны тик яхшы билгеләренә тәмамлаган, үрнәкле тәрти­п һәм яхшы хезмәт күрсәткән солдатны 1944 елның ма­енда Бөек Устюг шәһәрендәге взвод командирлары әзерли торган пехота училищесына җибәрәләр. Ләкин фронт хәлләре укуны тәмамларга мөмкинлек бирми. 1944 елның июлендә бу училищеда укучылар тулысынча фронтка юллана.

Беренче Белоруссия фронты, генерал-полковник М. Катуков җитәкчеле­гендәге Кызыл Бай­раклы беренче гвардия танк армиясе, 6нчы укчылар полкы составында М. Закирҗанов һәм аның сугышчан иптәшләре үлемсез батырлыклар күрсәтеп, Ватан сугы­шы тарихына кергән Белоруссия җирендәге операция­ләрдә, Висла-Одер, Берлинга һөҗүм итүдә, Люблин, Вар­шава, Лодзе шәһәрләрен азат итү, Ландесберг, Берлин­ны алуда катнаша. Ул вакытта М. Закир­җанов һәм аның иптәш­ләренә нибары 19-21 яшь була.

Җир яна, таш эри. Әмма безнең сол­дат­ларның дошманны җиңү, азатлык яулау теләге барысыннан да көчле була. Кыю, таза Мөсәгыйтьне разведка полкына билгелиләр. Аңа һәм иптәшләренә аеруча җаваплы заданиеләр үтәргә туры килә. Разведчиклар яхшы белә – бу эшләр салкын канлылык, сабырлык, батырлык таләп итә. Әйткәндәй, М. Закирҗанов үзенең аерылмас дусты Козловский белән “тел” ала, өч немецны кулга төшерәләр. Шулар­ның берсе офицер булып чыга. Ул Мөсә­гыйтькә, үзен кирегә җибәрүне үтенеп, кул сәгатен тәкъдим итә. Мөсәгыйть аны кире кага.

М. Закирҗанов хезмәт иткән полк дошманны куып барып, авылларны, шәһәр­ләрне азат итә. Ләкин аларның күбесенең хәрабәләре генә калган була.

— Фашизм­ның ерткычлыгын үз күзләребез белән күрдек. Аларның явызлыгы бездә дошманга карата ачы нәфрәт тойгысы уятты. Бу хәлләр башка кабатланмасын өчен без коралларыбызны тагын да ныграк кысып, дошманны тизрәк үз җиребездән куарга ант иттек, — дип хәтерли иде ул.

1945 елның 16 апрелендә Берлинны алу өчен каты сугышлар башлана. 30 апрельдә Германия коры җир гаскәр­ләренең генеральный штаб начальнигы генерал Кребс Гитлерның үзен-үзе үтерүе турында хәбәр итә. Шул көнне Рей­хстаг өстендә Җиңү байрагы җилферди.

1 майда Берлинның оборона штабы совет гаскәрләренә каршы сугыш хәрәкәт­ләрен туктату турында белдерә.
М. Закирҗанов 9 Майны Рейхстаг янында үзенең сугышчан иптәшләре белән җиңү салюты биреп каршы ала. Сугыштан соң ул Берлинда — бер ел, Дрезденда өч ел хезмәт итә.

1946 елның февралендә сугыштан соң беренче тапкыр СССР Югары Советына сайлаулар үтә. Анда де­путатлыкка кандидат итеп Беренче Белоруссия фронты башкомандующие Г. Жуков күрсәтелә. Ул Дрезденга сайлаучылар белән очрашырга бара һәм безнең солдатлар янында өч көн була.

— Георгий Константиновичны саклар өчен бездән ике рота солдат билгеләделәр. Миңа да башкомандующийны саклау бәхете тиде. Без бу бурычны зур горурлык белән башкардык. Г. Жуковның каравыл начальнигы аның исеменнән рәхмәт җиткерде, — дип искә ала иде ветеран.

М. Закирҗанов 1949 елда, ниһаять, туган якларына, Буралыга әйләнеп кайта. Түшендә Ватан сугышы ордены, “Варша­ваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Герма­нияне җиңгән өчен” һәм башка бик күп медальләр балкый. Ул Баш­ко­мандующийның ундүрт рәхмәт хатына лаек була.

М. Закирҗанов гаиләдә иң өлкәне буларак (әтисе 1942 елны чирләп вафат була, ике бертуганы Ватан сугышы фронтларында ятып кала), хуҗалыктагы бөтен эш, кече туганнарын карау аның җилкәсенә төшә. Бераздан Мөсәгыйть колхозда үлчәүче булып эшли баш­лый. 1966-68 елларда — Череккүл авыл советы рәисе, 1968-87 елларда “Правда” колхозының Буралы бри­гадасында бригадир була. Бу җаваплы хезмәтләрдә үзен оста оештыручы, булдыклы җитәкче итеп күрсәтте.

Ул бригадир булып эшләгән чорда сыер малларын симертү фермасында терлек саны 800 башка җитә. Һәр баш малны дәүләткә кимендә 400 килограммга җиткереп саталар. 5000 сарык, 2000 баш тавык асрала.

1975 елда бригадада бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 31 центнер уңыш алына. Бу районда икенче күрсәткеч була. Шул елны М. Закирҗанов ВДНХның бронза медале белән бүләкләнә.

Мөсәгыйть тормыш иптәше Мәүдүдә белән бик матур гаилә корып яшәделәр, дүрт балага гомер биреп, тәрбияләп үстерделәр. Рәмзия, азык-төлек институтын тәмамлап, Уфада яши, Лилия — Нефтекамада, югары бе­лемле юрист, Илдар — шофер, Зәйтүнә дә югары белемле, Уфада яши. Һәрберсе үзаллы тормыш көтә.

Мөсәгыйть Закирҗан улын фронтташ дуслары да онытмый иде. Кызыл Байраклы беренче гвардия танк армия­се ветераннар советыннан бәйрәм саен котлау хатлары килеп торды. Яугир иптәшләре белән очрашуга Мәскәүгә биш тапкыр барды.

Бөтен гомере — якты хатирә

Әгъзам Камалетдинов 1921 елның 19 августында Илеш районының Этәй авылында туган. Хезмәт юлын ундүрт яшендә ликбез укытучысы буларак башлый. Беркадәр тәҗрибә туплагач, ул 1937 елда Теләпән җидееллык мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта башлый.

1940 елның июнендә Ә. Камалетдинов Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм Благовещен шәһәренә радиотелеграфистлар курсына укырга җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә һәм Җиңү сәгате сукканга кадәр Кызыл Армиянең Баш элемтә идарәсе диви­зиясендә радиостанция начальнигы вазыйфасын намус белән үти.

Сугышта бу дивизиянең җаваплылыгы аеруча зур була. Ул армия частьлары арасында ышанычлы элем­тәне тәэмин итә, частьларга, роталарга, взводларга командованиенең приказларын вакытында җиткереп тора, шулай ук үзләренең һәм дошманның төп көчләре кайда тупланганлыгын һәм күпме булуын даими рә­вештә хәбәр итә. Шуңа күрә фашистлар элемтәчеләр турында хәбәрдар булырга, аларны эзәрлекләргә һәм ничек тә юк итәргә тырыша. Моны яхшы аңлап, элемтә хезмәте сугышчыларын һәрвакыт куәтле взвод саклый. Шулай да һава һөҗүме һәм танк атакасы булып тора.

Ниһаять, озак көтеп алган Җиңү килә. Әгъзам “Сугышчан хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнә. Ләкин, җиңү килсә дә, хәрби юлын хәтсез вакыт дәвам итә әле ул. Әгъзам хезмәт иткән частьны Төркия чигенә җибәрәләр. 1946 елда гына безнең сугышчыларның хәрби хезмәте тәмамлана.

Лейтенант Ә. Камалетдинов туган якларына кайтып төшә. Монда да тормыш елмаеп кына каршыламый. Күп кенә башка гаиләләрдәге кебек үк, аны да кайгылы хәбәр көтә. Әтисе мәрхүм, ике кыз туганы авырудан һәм ачлыктан вафат булган.

Әгъзам тормыш арбасына төптән җигелә: бер үк вакытта колхозда да, мәк­тәп­тә дә эшли. 1946-48 елларда Теләпән җидееллык мәктәбе мөдире була. 1948 елда мәктәп Этәйгә күчкәч, биредә директор һәм “Правда” колхозы парторгы вазыйфаларын башкара. 1953 елдан алып ике ел чамасы Яңа Аю сигезьеллык мәктәбенә җитәкчелек итә, 1955 елда Этәй сигезьеллык мәктәбенә директор итеп тәгаенләнә һәм тагын да авыр, җаваплы сынау тотарга туры килә. Теләкәйдә МТС ачылгач, Ә. Камалетдинов­ны анда парторг итеп җибәрәләр. Биредә ул 1957 елның февраленнән башлап елдан артык эшли. Үз вәгъдәсенә, әйткән сүзенә тугры булганы өчен аны яраталар. Ирешелгән уңышлары өчен ул 1957 елда “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Шул ук елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып, медальгә лаек була. “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен” медале дә аңа шул ук елда бирелә.

1958 елда Ә. Камалетдинов Этәй сигезьеллык мәктәбенә директор итеп тәгаенләнә. Эше мәшәкатьле һәм күп вакыт алуга карамастан, ул күпне белергә, фән нигезләрен тирәнтен үзләштерергә омтыла. 1964 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмам­лый һәм 16 ел Этәй мәктәбе директоры була. Аның җитәкчелегендә мәктәптә туган якны өйрәнү буенча музей ачыла.

Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына Этәйдә яңа мәктәп ачыла. Анда Ишкар, Сәеткол, Череккүл, Буралы, Теләпән, Этәй авылларыннан 600дән артык балага белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган була.
Әгъзам Шәмси улының хезмәте югары бәяләнә. Ул “Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә лаек була, аңа “РСФСР мәктәп­ләренең атказанган укытучысы” дигән почетлы исем бирелә. Ә. Камалетдиновның күкрәген медальләр бизи.
Әгъзам Шәмсетдин улы тормыш иптә­ше Маһи белән дүрт бала — Маргарита, Таһир, Ришат, Зөһрәгә гомер бир­деләр.

1974 елда ул директор эшен калдырып, 1981 елда пенсиягә чыкканга кадәр тарих укыта. Данлыклы якташыбыз 1992 елның 21 февралендә вафат була.

Сугышта — каһарман, хезмәттә — батыр

Вәсил Васиков 1924 елның 1 гыйнварында Дүртөйле районының Чишмә авылында туган. Эшкә уңган, тәртипле һәм матур холыклы булып үсә ул. Колхоз оештырыл­гач, башка балалар кебек үк, 8-10 яшендә ат җигеп җир сөрә, басу тырмата, ә унөч-унбиш яшендә ат ярдәмендә ашлык суктыра, иген чәчә, лобогрейка белән яңа уңыш урагында, печән чабуда тырышып эшли. 1932-39 елларда Чишмә, Исмаил мәктәпләрендә укыганнан соң, Чишмәгә укытучы итеп тәгаенләнә. Бер үк вакытта Бөре педагогия училищесында читтән торып укый башлый. 1942 елның августында В. Васиков Кызыл Армия сафына чакырыла. Бер айдан соң Төньяк-көнбатыш фронтта Иске Русса районында урнашкан 95нче гвардия миномет полкына җибәрелә. Бу полк миномет корылма­лары, ягъни “Катюша”лар белән коралланган була һәм, күп кенә операцияләрдә катнашып, сугышчан бурычны уңышлы үтәүгә зур өлеш кертә. Вәсил Закир улы Витебск, Вильнюс, Каунас шәһәрләрен азат итүдә, шулай ук Инстерверг, Кенигсберг шәһәр-крепостьларны штурмлауда катнаша.

Сугыш ахырында 95нче гвардия артиллерия полкы Кызыл Байраклы Кутузов, Александр Невский орденлы Витебск полкы дип йөртелә.

Вәсил Васиков бергә сугыш юлын үткән орудие командиры Юрий Дмитриевич Северин белән әледән-әле хат алыша.
Сугыш тәмамланганда аның күкрәген “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм башка билгеләр бизи. Офи­цер Вәсил Васиков Совет Армиясеннән 1947 елның августында демобилизацияләнә.

1964 елда коммунист В. Васиков “Райпотребсоюз” рәисе булган вакытта партия райкомы аңа “Правда” колхозына җитәкче булырга тәкъдим итә. Колхозчылар аны бертавыштан сайлыйлар. Бу вазыйфада уналты ел эшләп, ул хуҗалыкта гына түгел, тирә-якта, районда олы ихтирам казана, бөтен Башкортстанда киң билгеле шәхес булып таныла.

В. Васиков җитәкчелек иткән елларда өч авылда да колхозчылар йөзәрләгән яңа йорт салып керә. Аларга техника, төзелеш материаллары белән өзлексез ярдәм күрсәтелә. Көнкүреш шартлары яхшыру белән беррәттән, эш урыннарында да уңайлыклар тудырыла.

Ул елларда “Правда” колхозы, артталыктан чыгып, икътисади ныгый, һәрьяклап үсеш алган хуҗалык булып әверелә. Рәис булып В. Васиков эшли башлаган тәүге елда ук райондагы 33 колхоз арасында “Правда” беренче тапкыр ашлык тапшыру планын 1,5 тап­кыр арттырып үти.

Бу хуҗалыкка Вәсил Закир улы җитәк­челек иткән чорда фермалар, машина ихаталары, социаль-мәдәни көнкү­реш һәм җитештерү объектлары өр-яңадан төзелә. Балалар бакчалары, берничә кибет, ашханә, үзәктән җылы­тылучы, спорт залы булган урта мәктәп, ике мәдәният йорты салына. 355 гектарда күпьеллык культуралы көтүлек, смета бәясе 250 мең сум тәшкил иткән, 35 гектарны биләгән өч буа булдырыла, 200 умарта урнашты­рырлык капиталь умарталык төзелә, фермаларда еллык ихтыяҗ­ны тәэмин итәрлек силос һәм сенаж траншеялары сафка керә.

Автомобильләр һәм тракторлар өчен тимер-бетоннан җылытылган гаражлар күтәрелә. Боларның барысын да колхоз үз акчасына төзи. 1979 елның 18 сентяб­рендә төзелгән кабул итү-тапшыру актыннан күренүенчә, “Правда” колхозы­ның банктагы счетында 408632 сум ирекле акча була. Бу хуҗалык икътисадының никадәр нык булуын раслап тора. Ул елларда колхоз игенчелек һәм терлекчелек буенча ел саен алдынгылыкны алып килә, дәүләткә продукция сату планнары арттырып үтәлә. Фән һәм алдынгы тәҗрибә казанышларын кертү, шулай ук бу җәһәттән семинарлар һәм киңәшмәләр үткәрү буенча колхоз район­да терәк пункт булып әверелә.

Югары казанышларга ирешкән өчен колхоз күчмә Кызыл байраклар, дипломнар, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең таныклыклары һәм башкалар белән 26 тапкыр бүләкләнә.

Вәсил Закир улы хатыны Рәйсә Шәех­морза кызы белән балалары Марат, Шамил, Рузилә, Фәгыйләне тәрбияләп үсте­реп, аларга югары белем бирәләр.

Вәсил Васиковның матур эшләрен халкыбыз онытмаячак. Сугышта ул — каһар­ман, тыныч хезмәттә ба­тыр булып танылды.

Авылда берүзе һәм хөрмәтле

Фронтовик Рафаил Габдрахман улы Мәкъсүтов 60 ел гомерен Теләпән авылында үткәрде. Ул тумышы белән Дүртөй­ле районының Күккуян авылыннан. Укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Габдрахман абый заманында халык мәгарифен оештыручы активист, яхшы педагог, күренекле җәмәгать эшлеклесе була. Әлбәттә, улы Рафаилның шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый.

Урта белемне Югары Манчар мәктә­бендә ала. Шул елларда спорт белән мавыга, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 1942 елда армия сафларына чакырыла. Физик яктан көчле егетне Стәрлетамак шәһәренә офицерлар әзерли торган хәрби-пехота училищесына билге­лиләр. Ләкин укуын тәмамлау бәхетенә ирешми — дүрт айдан училищены (тулы составы белән) фронтка озаталар. Р.Мәксүтов 1943 елның 5 февралендә өлкән сержант званиесендә, взвод командиры ярдәмчесе сыйфатында 64нче армиянең 15нче дивизиясе составында 47нче укчылар полкы белән сугыш юлын башлый.

...Каты сугышлардан соң Рафаил Мәкъ­сүтов хезмәт иткән ротага немец пози­ция­ләреннән “тоткын алып кайтырга!” дигән приказ бирелә. Алар, караңгылыктан оста файдаланып, дошман алдында кыюлык күрсәтеп, заданиене уңышлы үти. Бу батырлыклары өчен Мәкъсүтов һәм аның иптәшләре “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Мондый заданиеләрдә өлкән сержант Мәкъсүтовка тагы берничә тапкыр катнашырга туры килә. Әлбәттә, бу операция­ләрне уңышлы үтәүдә аңа уяулыгы, кыюлыгы, үткерлеге һәм яхшы спортчы булуы ярдәм итә. Оборона һәм һөҗүм итү сугышларында аларның взводы дошманның өч танкын һәм күп кенә офицерларын, солдатларын юк итә. Курск дугасындагы батырлыклары өчен роталары Башкомандующий рәхмәтен ала.

Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша. Җиңүне Германиядә каршы ала. 1947 елның апреленә кадәр төньяк гаскәрләренең 585нче аерым батальонында комендант вазыйфасын үти.

Туган авылына күкрәгендә “Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен”, “Варшаваны алган өчен” һәм башка дистәләгән медальләр балкытып кайта. Бөре педагогия училищесын тәмамлый. Ирмәш, Ишкар, Теләпән мәктәп­ләрендә укытучы, мөдир булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Үз хезмәтен һәрвакыт, һәркайда яратып, намус белән башкарды. Агитатор, пропагандист булды, төрле грамоталар белән бүләкләнде. Яшьләр арасында хәрби-патриотик эш алып барды.

Иптәше Хәтимә белән тату яшәп, бер ул үстерделәр.
2014 елның җәендә вафат булды.

Фронтовик кызы

Этәй авылы кызы Халидә әтисе Исмәгыйль фронтта явыз дошманга каршы сугышларда батырлык күрсәтеп һәлак булган көнне — 1942 елның 2 сентябрендә дөньяга килә. Шулай итеп аның әнисе Дәнифә апа 8 һәм 6 яшьлек уллары Рузил, Рәүдәт, 3 яшьлек Фәридә һәм яңа туган кызы Халидә белән япь-яшь килеш тол калды. Сугыш чоры һәм аннан соңгы елларның ятимнәр өчен башкаларга караганда да авыр булуын сөйләп тә, язып та торуның кирәге юктыр. Ул елларда Дәнифә, ат җигеп, Яркәй МТСыннан тракторларга ягулык-майлау материаллары ташый. Әмма гаиләгә көтмәгәндә бәла килә. 1946 елда башак җыеп, кәлҗемә ашап, ачлы-туклы яшәгән көннәр­нең берсендә Дәнифәне 16 килограмм арыш урлауда гаепләп, 10 елга хөкем итәләр. Балалар тулысынча ятим кала. Әнисен төрмәгә алып киткәндә Халидәгә 4 кенә яшь була. Өч баланы — Иске Күктау, ә Халидәне Базытамак балалар йортына урнаштыралар. Ходаймы, язмыш кушуы буенчамы, Дәнифә 2,5 елдан котылып кайта һәм бала­ларны үз янына ала.

Башта алар дуңгызчылык фермасында бер алачыкта яшиләр, аннары землянка казып керәләр. Әкренләп иске келәттән йорт тергезәләр. Ятимнәргә яшәү әнә шулай бик авыр бирелә. Халидә 12 яшеннән колхоз сарыкларын көтә башлый. 14 яшьтә, бер иптәш кызы белән Пермь шәһәренә чыгып китә. Бу бигрәк тә паспорт алу максатыннан була. Анда кешедә бала карап, ничек итсә-итә, паспорт ала һәм, төзелешкә эшкә урнашып, штукатур-буяучы һөнәренә өйрәнә. Ләкин кызны туган яклары тарта, кайтып, тагын сарык караучы булып эшли. Ләкин укырга булган теләге сүрелми, кичке җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Югары Яркәйгә төзелешкә эшкә китә, “Гастроном” кибетен төзүдә катнаша. Шунда аңа яңа һөнәр үзләштерү җае чыга, сатучылар әзерли торган курска кеше җыялар. Халидә дә анда урнашу бәхетенә ирешә. Аны уңышлы төгәлләп, Исәнбай, Этәй авылларында сатучы булып эшли. Район кулланучылар җәмгыяте идарәсе 1965 елда аны Йонны авылына өлкән сатучы итеп күчерә һәм ул анда 1997 елга кадәр, ягъни 32 ел хезмәтен намус белән башкара.

Күп вакытта сатучылар товарны Бүздәк базасыннан ат белән үзләре ташый. Ә Халидә авырсынмый, барысына да өлге­рергә тырыша. Сәүдә залында пөхтәлек, товарларның ассортиментын төрләндерү өчен омтылыш белән эшләде. Бирегә килгән һәр сатып алучыны якты йөз белән каршы ала, товар сайларга ярдәмләшә, исәп-хисап эшләрен гадел итеп башкара, бирелгән планнарны арттырып үти. Яхшы эшләгән сәүдә ноктасын хуплау йөзеннән һәм сатучының абруен исәпкә алып, авылда яңа кибет төзелә. Ул елларда бу зур вакыйга була. Кыскасы, Халидә кешеләргә ихтирамлы булды, ә кешеләр аңа ышаныч белдерде.

Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, 1983 елда Халидә Әхмәдиевага “БАССРның атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Авырлыкларны җиңеп, гомер буе сабыр, түзем, намуслы, ипле холыклы булып кала белгән бу күркәм ханым күп тапкырлар “Башпотребсоюз”, “Райпотребсоюз” Почет грамоталары белән бүләкләнә, рәсеме мактау тактасыннан төшми. Гаиләдә дә тугры тормыш иптәше, изге ана ул Халидә. Иптәше Фәнил белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Алар бианасы белән 26 ел буе матур итеп яшәде. Үз әнисе Дәнифә дә, тормыш иптәше Фәнил дә гүр иясе булды. Якыннарын югалту кайгысын менә шулай күп кичерде, ләкин бөгелмәде. Балаларына таяныч, киңәшче булып яши фронтовик кызы, ихтирамлы хезмәт ветераны, авылдашыбыз Халидә.

Светлана ВАСИКОВА.
Читайте нас: