+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
4 август 2016, 02:00

Кайгылы чаклар онытылмый

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Бу сугышта халкыбыз күпме югалту, хәсрәт кичерде, илебез ярым җимерек хәлгә килде...

Сугыш чоры баласы Динә Сакаевага да бу еллар мул кайгы өләшә. Аның әтисе Нургали Исламов Ленинград өлкәсенең 1262нче укчылар полкында сугыша. 1943 елның гыйнварында каты сугышка керер алдыннан язган өчпочмаклы хаты килә. Хатынына атап: “Ничек кенә авыр булса да, балаларны укытып, илгә кирәкле кешеләр итеп үстерергә тырыш”, ә балаларына: “Әниегезне тыңлагыз, тырышып укыгыз”, — дип яза ул анда. Нургали Ислам улының соңгы хаты була бу.

— Безнең өйдә, кечкенә чагыбыздан ук, ишеккә каршы стенада әтинең зурайтылып эшләтелгән фоторәсеме эленеп тора иде, — дип хәтерли Динә Нургали кызы. — Әни безне һәрчак: “Әтиегез күзәтеп тора!” — дип кисәтә, шулай итеп тәртип бозмаска, өйне туздырмаска өйрәтә иде. Без үсеп җиткәнче әтинең күзәтүенә ышандык.

Әти 1907 елда Яңа Каръяуды авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 14 яшендә комсомолга кергән, аның ячейка секретаре булган. Үз хуҗалыгын алып бару өчен байларга да ялланып эшләгән. 17 яшендә авыл Советы секретаре, аннары авыл Советы рәисе, үзләре оештырган II Коммуна колхозы рәисе, комсомолның Рәҗәп волость комитеты секретаре, Чакмагышта инструктор булып эшли. Стәрлетамакта — берьеллык партия-совет мәктәбен, Уфада дүртьеллык коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый.

Сугыш башланганда әти Хәйбулла районында Сарыкүл МТСы директоры булып эшләгән. 1942 елда үз теләге белән фронтка киткән. Шулкадәр җаваплы эшләр башкарып, сугышта катнашып, батырларча һәлак булганда әтиемә нибары 35 яшь булган. Әни, әтинең әнисе Рәфага нәнәй, әтинең сеңлесе, берсеннән-берсе кече биш бала — барлыгы сигез җан Ырынбур белән Башкортстан чигендә торып калганбыз. 1944 елда әни мең газаплар белән безне туган якка алып кайта. Искитмәле уңган була ул — үз хуҗалыгында да, колхоз эшендә дә күңел биреп эшли. Иренең васыятен үтәргә тырышып, балаларын белемле итте.

Сугыштан соңгы елларда ачлык, ялангачлык йончытты. Бетмәс-төкәнмәс салым түләү... Бакчада үсеп утырган алмагачлар өчен дә, хәтта алма бирмәсәләр дә, салым түләдек. Язга таба без, балалар, шыр сөяккә кала идек. Яз дәвалаучыбыз булды, чөнки бу вакытта кузгалак, кыргый суган, кычыткан, эт борчагы кебек үсемлекләр белән туклануга күчәбез. Сабыр, уңган әни ярдәмендә, барлык авырлыкларны да җиңеп чыктык.

Яшәү ничек авыр булса да, бөгелеп төшмәдек. Авылда — җидееллык, чит авылларга йөреп урта мәктәпне тәмамладык. Аннан соң икешәр колхозда терлекчелектә эшләп, югары уку йортын тәмамлап, хаклы ялга чыкканчы намус белән эшләдем.

Әни-әтинең хәзерге көндә балалары, оныклары, аларның балалары 50дән артык. Уналтыбыз югары белемле, икесе икешәр югары белемле. Нәселдә инженерлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, укытучылар, фармацевтлар һәм башка һөнәр ияләре бар.

Үткән авыр елларны еш искә төшереп, йокыдан куркып уянам. Сугыш чоры, анан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибар күбрәк булсын иде...

...Күз яшьләрен сөртә-сөртә, Динә апа шундый теләкләрен җиткерә. Тормышның кадерен белергә, тырыш һәм әдәпле булырга чакыра ул.

Зөлфия Сабгыянова,
Чакмагыш районы, Иске Калмаш авылы китапханәчесе.
Читайте нас: