Мәктәп музейларының һәрберсенең паспорты – Мәскәүдән килгән таныклыгы бар. 23нче гомуми белем бирү мәктәбендәге “Ватан” дип аталган Хәрби дан музееның эшчәнлеге бөтен республикага билгеле. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган Бөтенрусия конкурсында ул зур җиңү яулап, үзен бөтен илгә таныткан иде. Тарих укытучысы, Русия Президенты премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган укытучысы Зөләйха Гыйльметдинова җитәкчелегендәге “Ватан” Хәрби дан музее Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгеләнгәндә дә зур уңышларга иреште.
Хәрби дан музее арасында игьлан ителгән республика конкурсында Салаватның “Ватан” музее беренче дәрәҗә дипломга лаек була. Унберенче сыйныф укучысы Михаил Поповның Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенрусия конкурсына тәкьдим иткән иншасы иң югары бәя ала. Икенче сыйныф укучысы Искәндәр Собхангулов “Җиңү көне” дип аталган Бөтенрусия викторинасында җиңү яулый. Аңа “Яшь эрудит” исеме бирелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә беренчедән унберенче сыйныфка кадәр укучылар әти-әниләре белән берлектә “Сугыш хатирәләре” дигән темага тасвирлы итеп эшләнгән альбомнар әзерләгән. Күптән түгел музейда тагын бер матур чара булып үтте. 11нче сыйныф укучылары, музейның иҗат төркеме әгьзалары маршал Жуковның мемуары буенча сугыш башланган сәгатьләрне тасвирлаган инсценировка күрсәтте. Иосиф Сталин ролен Володя Перепонов башкарды, ә Роман Музыров Георгий Жуков булып уйнады. Музейның иҗат төркеме әзерләгән икенче бер тарихи күренештә язучы Степан Злобинның “Салават Юлаев” романы буенча эшләнгән инсценировка тәкьдим ителде. Анда Емельян Пугачев ролен унберенче сыйныф укучысы Вадим Ибраһимов, Салават Юлаев ролен Ленар Әбдрәхимов башкарды.
“Ватан” музее үз эшенә мөкиббән киткән педагог-энтузиаст Зөләйха Гыйльметдинованың тырышлыгы нәтиҗәсендә 2000 елда ачыла. Зөләйха ханым укучыларга өйдән-өйгә йөреп, музей өчен материаллар җыярга тәкъдим итә. Мәктәптә төрле тарихи экспонатлар, кызыклы истәлекләр туплана, сугыш ветераннары сөйләгән хатирәләрдән бай эчтәлекле зур альбом оештырыла. Биредә сугыш еллары турында сөйләүче тарихи материаллар җитәрлек. Салават шәһәрендә актив эшләүче “Аллагуват” җәмгыяте бүләк иткән экспонатлар да байтак. Мәсәлән, солдат каскасы, патефон, хәрби-ялан телефоны, партизан фонаре. Башка республикалардан алынган тарихи ядкәрләр дә бар. Казахстаннан килгән бер хирург әтисенең фронттан алып кайткан баянын бүләк иткән. Ә менә бу экспонат 1942 елның җәендә немец солдатының әнисенә язган хаты. Бу ядкәрнең бирегә килеп эләгүе дә кызыклы. Бомбага тотылган товар поездыннан башка хатлар да җиргә сибелә. Сугыш беткәч, тирә-якны тәртипкә китереп йөргәндә бер кыз матур фотооткрытканы кулына ала һәм аны үзендә калдыра. Моннан күп еллар элек ул кыз – инде өлкән яшьтәге әби — Мәскәү өлкәсеннән Салаватка күченеп килә. Аның оныгы шушы мәктәптә укый икән. Хатны музейга ул алып килә.
— Музей елдан-ел тулылана, байый. Биредә хәзер өч меңнән артык экспонат бар. Аларның саны тагын да арта. Санкт-Петербургта яшәүче 80 яшьлек якташыбыз Федор Семенович Катков сугыш елларындагы партизан арбасының зәвык белән эшләнгән макетын һәм немец кырынгычын бүләк итә. Борай районының Яңа Кизгән авылында яшәүче өлкән яшьтәге педагог Мәймүнә Чанборисова 60 елдан артык сакланган радиоалгычын музейга тапшырган.
— Музей булдыру гына аз. Иң мөһиме – ул “эшләргә” тиеш. Безнең төп бурыч – яшь буынны ата-бабаларыбыз үрнәгендә чын патриотлар итеп тәрбияләү. Без шушы хакыйкатьне гамәлгә ашыру өстендә эшләүне дәвам итәбез, — ди Зөләйха Зәки кызы.
Зариф Хакетдинов