+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 октябрь 2016, 02:00

Данлы җиңү белән кайтырмын!..

Бәдрүш Мокамайның хатыны Клавдия Архиповага хатлары.Бөек Ватан сугышы башланган көнне, ял көне булуга карамастан, гәзитнең барлык хезмәткәрләре дә эшкә чыга. Алар “Ярыш”ның яңа санын басмага әзерли. Бәдрүш Мокамай, Ватанны сакларга чакырып, халыкка ачык хат белән мөрәҗәгать итә.

Сугышның беренче көннәрендә шагыйрь Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе җаваплы секретаре П. Кариповка болай дип хат яза:

“Иптәш Карипов!

Безнең бөек Туган илебезгә масайган эт Гитлер бандаларының каракларча һөҗүм итүе турындагы хәбәрне ишетү белән 23 июньгә каршы төнне, бер төн эчендә гәзитнең чираттан тыш санын чыгардык. Мин әле вакытлыча редактор. Гәзит 23 июньдә иртәнгә чыгып өлгерде.

Шул ук төнне “Без җиңәрбез, дошман җиңелер!” дигән шигырь яздым. Аны Башрадио комитетка һәм “Коммуна” гәзитенә җибәрдем. Җавап юк. Үзебезнең гәзиттә бас­тырдым һәм районда радио аша сөйләдем.
Районара колхоз-совхоз театрына ике шигырь бирдем. Аны хәзер авылларда сөйләп йөриләр. “Кызыл Башкортостан” гәзитенә “Дуслык һәм батырлык” дигән шигырь җибәрдем.

Мин каләмемне винтовкага алмаштырырга, кулга корал тотып, Ватан сугышына бүгеннән барырга әзермен.
Гәзитне тагы да яхшырак чыгару өчен бөтен көчемне биреп эшлим. Мин — БашТАСС хәбәрчесе. Аларга халкы­бызның патриотик күтәрелеше турында информацияләр оештырам. Яңа шигырьләр язам.

Бөтен көчем — Ватан өчен, дошманны тар-мар итү өчен. Безнең эшебез гадел. Дошман җиңелер. Без җиңәрбез!

Чудскийдә немец рыцарьларын
Тар-мар иткән Невский кебек,
Гитлер бандаларын җир йөзеннән
Безнең халык түгәр себереп.
Сәлам белән Бәдрүш Мокамай.
3 июль, 1941 ел.


1941 елның 22 сентябрендә Бәдрүш Мокамай үз теләге белән фронтка китә. Ул Благовещен шәһәрендә хәрби күнегүләр үтә, Клавдия Архипова ире янына барып кайта.

Бәдрүш Мокамай башта — Көнбатыш, аннары Калинин фронтларында хәрәкәт итүче гаскәрләр белән Вязьма, Можайск, Великие Луки шәһәрләрен азат итүдә катнаша, радист булып ике тапкыр яралана. Дәваланып, яңадан сафка баскач, сапер взводы командиры вазыйфасында янә алгы сызыкка җибәрелә.

Фронтта, лирик шигырьләр белән беррәттән, Советлар Союзы Герое, комсомолка Зоя Космодемьянскаяга багышланган “Таня” поэмасын, “Линарияга хатлар” дигән проза әсәрен, “Кан өчен кан” пьесасын яза. Фронтта ул билгеле шагыйрь Константин Симонов белән очраша, фронт гәзитендә басылып чыккан Алексей Сурков шигырьләрен укып, үзенә рухи азык ала. Василий Лебедев-Кумач шигырьләрен күчереп, күңелдән өйрәнә. Бәдрүш Мока­майның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китаплары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгатьләрендә укый һәм рухи азык ала. Бу турыда ул хатларында да яза.

1943 елда Бәдрүш Мокамайның фронт вакыйгаларын сурәтләүче “Урал егете” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы басылып чыга.

“Көт син мине, гүзәл Агыйделкәй,
Данлы җиңү белән кайтырмын”
, дип язса да, Бәдрүш Мокамайга туган ягына, хатыны һәм кызлары янына кайту насыйп булмый. Шагыйрь 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен азат итү өчен барган сугышларда һәлак була. Аның кыр сумкасыннан пуля тишеп үткән шигырьләр дәфтәре һәм язылып бетмәгән хаты табыла.
Шагыйрьнең кызы Линария Батырованың шәхси архивында бик күп фотосурәтләр, Бәдрүш Мокамайның тормыш иптәше Клавдия Алексеевнага фронттан язган йөздән артык хаты саклана. Аларда патриот шагыйрь һәм журналистның фронт юлы чагыла, шәхесе ачыла. Гәзит укучыларга алар­ның берничәсен тәкъдим итәбез.


Клавдия!
Үзеңә, Линарияга, Эммага, әнигә, Зинага һәм минем белән кызыксынучы бөтен иптәшләргә, туганнарга сәлам.
Кешеләр хатыннарын чакыра, ә мин һаман приказ көтәм. Политруклыкка приказ булу белән сиңа телеграмма бирермен. Хәзергә түбәндәге әйберләрне әзерләп тор:
1. Әзрәк ашарга-эчәргә (һәртөрле пешкән әйбер) һәм юлга акча.
2. Оекбаш (булса гына).
3. Бераз җиләк.
Башка нәрсә кирәкми. Аннан соң азрак май кирәк булыр. Биредә май кыйммәт. Линарияне алып килерсең. Җибәрсәләр, телеграмма бир. Җибәрмәсәләр, үз белдегең белән эш ташлый күрмә. Әле җибәрмәсәләр, каникулда килерсең. Мин биредә хәтсез торам әле. Әгәр җибәр­сәләр, приказ күчермәсен, яки 5-6 көнгә отпуск бирелде, дигән справка ал. Ансыз ярамый ул. Коры телгә ышанма. Соңыннан судка бирсәләр, сиңа бит аклану документы кирәк. Үткән ел күп­ләрне шулай (телдән генә әйтеп китү­челәрне) соңыннан судить итте­ләр. Шуның өчен справка ал.
Дүртөйле һәм йорт яңалыкларын сөйләп хат яз. Минем адрес: Башкирия, п/о Благовещенск, п/ящик №1.
Б. Мокамай.
5 октябрь, 1941 ел.


Исәнме, Клава җаным!
Кайнар сәлам сиңа. Балаларыма яхшы нияттәге сүзем. Хәбәрем: мин сугыш яланында, юлга чыгу алдында торам. Немец явызлары Мәскәү юнә­лешендә чокчына. Мәкерле дошман күп кенә урында һөҗүм белән үрмәләүдән туктатылды.
Илебез җирендә барган үлемечле сугышның очы-кырые күренми әле. Гитлер Германиясе – мүкләк сыер түгел, мөгезле хайван, сөзә белә, җенләнә, кан койдыра. Исеме дә — фашист.
Я, Клавдиям, исәнлектә. Хәрби укуыбыз тәмамланды. Алда — фронт уты, ялкыны. Эчендә — без, Башкортстан солдатлары.
Хушлашып торыйк. Сине яратучы Бәдрүш Мокамай.
26 октябрь, 1941 ел.


Клава, Клавичка, Клач, Клаша, Клав!
Гаять тә күп сагыну сәламе!
Хатларыңны алып бик шатландым. Сезне бик сагынам. Ләкин мин үз Ватаным өчен актык тамчы канымны бирергә бурычлымын. Менә тиздән фашистлар җиңелерләр, юк ителерләр! Безгә шатлык булыр, бәйрәм булыр. Өр-яңадан семья тормышы башланыр. Бу булыр, моңа мин нык ышанам!..
Без икебез — ике якта. Бу бик җиңел түгел. Ләкин Ватан өчен көрәш шуны таләп итә. Бөтен совет халкы Бөек Ватан сугышына күтәрелде.
Яки җиңәргә, яки кол булырга. Әлбәт­тә, без җиңәргә тиеш! Коммунист һәм комсомолец бу көрәшнең башында булырга тиеш! Борчылма, бәгърем, мин кайтырмын! Мин исән кайтырмын, син моңа бик нык ышан, яме! Шат бул. Күңелеңне төшермә. “Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, үзең ела, үзең кайгыр, үзең көл”, — ди Тукай.
Балаларны яхшырак карарга тырыш. Өсләренә, матур булмаса да, җылы кидер. Ашарыгызга бармы, икмәк ала­сыңмы?
Мин сине көн дә төштә күрәм. Балалар белән утырып карточкага төш.
Сәлам белән Бәдрүш Мокамай.
29 октябрь, 1941 ел.


Клавдия!
...Хатыңны алдым. Хатны йөрәккә бик авыр итеп язасың. Бик боегасың. Юк, боегырга ярамый.
Бөтен Совет иле халкы дошманга каршы Бөек Ватан сугышына күтәрелде. Безнең бөтен эшебез сугыш кирәк-яраклары өчен булырга тиеш. Без беләбез һәм ышанабыз, тиздән безнең җиңү бәйрәме булыр. Ул күңелле һәм тантаналы бәйрәм көненә күп калмады инде. Безнең бөтен уебыз, фикеребез дошманны тар-мар итүгә, фронтка ярдәм итүгә юнәлдерелергә тиеш. Син үз эшеңне “отлично”га башкар.
Хәзер дошман алга үрмәләүдән туктады. Безнең гаскәрләрнең җитди контрударлары фашистларны меңәрләп теге дөньяга озата. Тиздән — Җиңү, тиздән — бөек бәйрәм. Әйе, ул көн якын.
...Минем пальтоны, артык гимнастеркаларны сат. Чалбарларны сатма.
Боекма, борчылма, үзеңне тыныч тот. Без тиздән, бик тиздән күре­шер­без.
Б. Мокамай.
26 октябрь, 1941 ел.


Клавдия!
Бик күп сәлам. Бүген Линарияне төштә күрдем, кулымда уйнаттым. Авырмыйдыр бит? Үтенеч артыннан үтенеч: балаларны күз карасы кебек саклагыз! Әни һәм Клавдия, балаларны яхшы карасагыз, мин кайтканчы сау-сәламәт торсалар, бик зур рәхмәт әйтер идем. Бик сагынам мин аларны.
Якын көннәрдә фронтка китәргә тиешбез. Фронттан хатны бик кыска язармын, ә сез озын итеп языгыз. Бик күп итеп җылы кием бирделәр, киеп тә бетерерлек түгел.
Клавдия, кайгырма, җиңгәч кайтырбыз, тагы да күңелле тормыш башланыр.
Сәлам белән Бәдрүш Мокамай.
10 ноябрь, 1941 ел.


Клавдия!
...Яңа урынга күчкәнгә менә инде өч көн булды, хат язарга көчкә бушадым. Мин биредә, Ярославль шәһәреннән ерак түгел урында Буй районы Шушкодом авылында хезмәт итәм. Васильев Петр да минем белән бергә, күрше бүлмәдә генә тора, һәр сәгать саен күрешеп торабыз. Ул да, мин дә замполитрука булып эшлибез. Ул исән-сау, шуны апага әйтерсең.
Без торган җир прифронтовой полоса, кайчан фронтка барырбыз, билгеле түгел.
...Минем өчен бик борчылма. Балаларны яхшы карарга тырыш. Фашистларны җиңгәч тә кайтырбыз, зур бәйрәм булыр.
Безнең биредә кием җылы, ашау яхшы.
Минем адрес түбәндәгечә: Ярославская область, Буйский район, п/отделение Шушкодом, почтовый ящик №1, Мухамедзянову Б. М.
26 ноябрь, 1941 ел.


Дөньяда иң кадерле һәм иң якын иптәшем Клавдия, Клава, Клавочка, Клач!
Сиңа йөрәкнең кайнар урыныннан иң җылы хисләр белән сугарылган сәлам. Балаларга гаять сагыну сәламе.
...Сугыш турында гәзитләрдән укып беләсең. Дошман хәзер чигенә. Тиздән ул Мәскәү янында үзенә кабер табачак. Бу көннәр ерак түгел инде. Моңа бик нык ышанырга кирәк. Безнең көч көннән-көн үсә, ә дошманның көче кими.
Мин ерак Көнчыгыштан сиңа язган хатымдагы шигыремне тагын бер мәртәбә язасым килә.
Соры чәчләреңнән сөярмен,
Күзләреңнән синең үбәрмен.
— Ераклардан кайткан иптәшеңне
Сагындыңмы, бәгърем
, — диярмен.
Минем Дүртөйле хәбәрләрен бик тә ишетәсем килә. Кыска гына булса да хатларыңны еш яз. Үз тормышыңны дөресе белән һәммәсен дә яз.
Балаларга салкын тидерә күрмәгез. Киемсез идәнгә төшермәгез. Киендереп прогулкага йөртегез. Минем турыда сөйләп торыгыз, онытмасыннар. Линарияның теле ачылып беткәндер инде? Кечкенәләр китабы алып, кычкырып укырга кирәк.
Сәлам белән Бәдрүш Мокамай.
10 декабрь, 1941 ел.


Клава!
Сиңа һәм балаларга гаять күп сагыну сәламе.
Вакытның барлыгыннан файдаланып, бүген тагы хат язам.
...Клава, мин “Кызыл Башкортстан” гәзитенә шигырь җибәргән идем. Шуны күзәтеп бар әле, ул редакциягә килә. Аннан, “Ярыш” гәзитенә шигырь җибәр­дем. Шуны да белеш.
Клава, гәзитләрдән укып беләсеңдер инде, безнең Кызыл Армиябезнең дошманга удары көннән-көн үсә һәм ул һаман үсә барачак. Немецлар фронтның барлык участокларында да зур югалтуларга дучар була.
Шулай, тиздән бәйрәм — Җиңү бәйрәме булачак! Ул көннәр якын инде!
Я, ничек яшисез? Балаларны өшетә күрмәгез. Линария бик ачык сөйләшәдер инде. Эммага да тел кергәндер. Ләкин менә рәсемнәрен җибәрмәдең бит әле.
Сагынам, ләкин, киләчәк җиңү тантанасын уйлап шатланам. Минем сәламәтлек начар түгел. Сиңа да исәнлек, тыныч тормыш телим.
Хуш. Сине сөюче Бәдрүш Мокамай.
12 декабрь, 1941 ел.


Кадерле иптәшем Клава!
...Тышта күбәләк кар ява. Минем башымда уйлар шул тышта ява торган кар бөртек­ләреннән дә күбрәк. Минем каршымда Исхаков дигән Дүртөйле егете утыра. Шундый моңлы итеп җырлый. Бу моң җәй көне кояш баеганда, эңгер-меңгер вакытында аккан Идел сыман тын гына ага һәм йөрәкне мамык кебек йомшак итеп сөя, күңелне күкләргә күтәрә, йөрәккә пожар кабыза. Нервылар рәхәтләнә.
Бик сагындыра. Ләкин Кызыл Ар­миянең уңышлары белән дәртләнеп сагынуны онытам.
Безнең Кызыл Армиябез фашист илбасарларына җимергеч ударлар ясады. Калинин һәм Волокаламск юнәлеш­ләрендә бик күп шәһәрләр, узловой станцияләр, авыллар алынды. Дошман Көнбатышка табан чигенә. Безнең гаскәрләр Калинин шәһәрен алдылар. Немецлар гаять зур югалтуларга дучар булды.
...Минем сәламәтлек яхшы. Әле һаман шул Шушкодомда ятабыз. Кайчан китәрбез, билгеле түгел. Бу хатны алгач, хат язарга булыр, дип уйлыйм. Хуш.
Б. Мокамай.
24 декабрь, 1941 ел.


Клавдия!
...Хатны патриотик рухта, Ватанны сөю, аның өчен актык тамчы канны да бирергә әзер булу рухында язарга кирәк. Шулай булгач, аңлыйсыңдыр инде. Кайчан кайтырсың икән, дип түгел. Җиңеп кайт, дип язарга кирәк. Хат пессимизм рухында булырга тиеш түгел.
Бәдрүш Мокамай.
9 гыйнвар, 1942 ел.


Кадерле Клава!
...Миңа кәгазь кирәк. Әгәр дә синдә булса, бандероль белән бер-ике дәфтәр җибәр.
Минем “Таня”ны (шигырьне) басмадылармы? “Таня”ны “Зоя”га алмаш­тыруның кирәге юк. Чөнки бу герой кыз тарихка “Партизанка Таня” булып керәчәк. Таня – ул Зоя.
Б. Мокамай.
1 февраль, 1942 ел.


Кадерле Клавдия!
...Кичә синең хатыңны алдым. Хатыңны аз язгансың һәм бер дә яңа хәбәрләр юк. Мине кызыксындырган мәсьәләләр түбәндәгеләр:
1. Балаларның хәле, ничек үсәләр?
2. Мәктәпкә подсобный хуҗалык оештырасызмы?
3. Каз алып, бәбкәләр үстерергә уйламый­сыңмы?
4. Редакциядә кемнәр эшли? Минем шигырьләрне басалармы?
5. Кемнәр, кайда эшлиләр (таныш-белеш­ләрдән)?
6. “Комсомольская правда”ны ала­сыңмы? Гәзитләрне югалтма, сакла. Сугыш чорында чыккан гәзитләрнең кирәге зур булачак.
Минем өчен артык кайгырма, тыныч бул һәм үз сәламәтлегең өчен көрәш...
Мин әле һаман шул иске урында. Фашистларны дөмектереп, тиздән кайтачагымны уйлап шатланам. Сезне күз алдына китерәм, көн дә төштә күрәм.
Хатларыңны еш яз. Сәлам белән Бәдрүш Мокамай.
12 февраль, 1942 ел.


Кадерле Клава!
Артист Сахабинның минем ши­гырьләрне сөйләве бик шатландыра. Син аларга “Таня” дигән шигырьне дә бир. Ул шигырьне күчереп “Кызыл Башкортостан” гәзитенә дә җибәр, ләкин ул шигырьнең соңгы бүлегендә.:
“Көрәшегез минем дуслар,
Үч алыгыз дошманнан.
Исраф булып җирдә калмас,
Безнең түгелгән каннар”
, дигән куплетны сызып ташла һәм аның урынына:
“Көрәшегез. Бандитларны
Кырыгыз, бетерегез!
Котырган этне үтергән
Шикелле үтерегез”
, дип яз.
...Сиңа экономик яктан ярдәм иткән өчен иптәш Хәкимовага һәм директорыгызга гаять күп рәхмәт. Бу миндә яңа патриотик дәрт тудыра. Минем семьяга аларның ярдәме Ватан өчен көрәштә яңа көч бирә.
Адрес искечә. Хуш. Бәдрүш Мокамай.
24 февраль, 1942 ел.


Кадерле Клавдия – Клава!
...Син минем кем булып хезмәт итүемне сорыйсың. Мин — радист, политрук урынбасары булып хезмәт итәм. Башта укыдым, радионы өйрәндем. Хәзер эшлим. Эш, әлбәттә, күп. Күп вакытымны боецларга политик тәрбия бирүгә бүләм. Бу эшне бик яратам. Сирәгрәк шигырьләр дә язгалыйм. Тормышым яхшы. Сәламәтлек шулай ук яхшы. Минем өчен һич тә кайгырма.
...Минем “Таня” шигырен күчереп җибәрдеңме? “Ярыш”та минем шигырь­ләр басыламы? Уфадан Сәйфи Кудаш та, урысчага тәрҗемә итәргә дип, шигырь сорап алды. Яратырлармы, ниш­ләр­ләр? “Таня”ны җибәрдем.
Балалар исәннәрме? Линария һәм Эммага әйт, киенмичә тышка чыкмасыннар. Авырсалар, иптәш Курамшинага бар, ул бик әйбәт врач, ярдәм итәр.
Ничек булса да, түз. Дошманны җиңеп кайткач, гөл кебек матур тормыш корырбыз. Ә хәзер сиңа, бәлки, авырдыр. Ләкин бу синең өчен генә түгел. Дошман туктаусыз артка таба — көнбатышка тәгәри, аның дөмегү көне якын инде.
Хуш! Сине сагынучы, сөюче Бәдрүш Мокамай.


Кадерле Клава!
...Сиңа карата яхшылыктан, хөрмәт итүдән башка минем йөрәктә бер нәрсә дә юк. Мин сине хөрмәт итәм, сөям һәм бу сөюнең мәңгелек икәнен тагы да бер кабат әйтәм...
Ватан турында, синең һәм сөекле балаларымның киләчәк бәхетләре турында уйланам. Ватан өчен һәм сезнең бәхетегез өчен актык тамчы каным калганчы көрәшергә ант иттем, мин бу антымны намус белән үтәрмен. Фашистлар дөмегер, ә мин җиңү белән сезнең янга кайтырмын. Мин гади. Минем сөюем дә гади. Ләкин ул сөю кайнар һәм саф!
Син, бәгърем, йомшак характерлы булма... Әлбәттә, бик аңлыйм, сиңа җиңел түгелдер. Ләкин без большевиклар — аерым материядән эшләнгән кешеләр! Авырлыкны җиңә белергә кирәк!
Ә син минем эшне җиңел дип уйлый­сыңмы? Мин һәр авырлыкны җиңәм, Ватан өчен көрәшәм, үз-үземне аямыйча эшлим. Фашизмны җиңеп кайткач, шатланып яшәрбез, бәхетле торырбыз!
Клава!.. Минем сиңа булган сөюем кристалл кебек саф, чәчкә кебек матур, океан кебек киң һәм тирән, кояш кебек җылы.
Хәзергә хуш, хат көтәм.
Б. Мокамай.
1942 ел.


Кадерле Клавдия!
...Бүген синнән хат килде. Миңа бик күңелле булды. Линарияны авыр шигырьләр ятлатып җәфалама. Балалар өчен язылган шигырьләр генә ятласын.
Сиңа шигырь белән хат язган идем, алдыңмы?
Бу арада шигырьләр язган юк. Вакыт таба алмыйм. Кайткач, күп итеп язармын инде. Бер шигырь яза башлаган идем. Аны да очлап булмый әле. Ул менә болай башлана:
Иртән алсу таң сызылып,
Кояш чыккан чак иде.
Пристаньда яулык болгап
Озатып калдылар мине.
Хуш, сөеклем Клавдия!
Хуш, кызым Линария!
Исән торыгыз, сәлам хатлары
Язып торыгыз миңа.

Менә ул шигырь шулай башлана һәм минем көндәлек дәфтәре булып көн саен диярлек үсә, зурая бара.
Миннән хат сирәк килә дип торма, хатларыңны еш яз...
Хуш. Кайнар сагыну сәламе белән Бәдрүш Мокамай.
8 апрель, 1942 ел.


Дөньяда минем иң кадерле һәм иң якын иптәшем, дустым – сиңа, Клава һәм сөекле балаларга язгы чәчәкләр саны кадәр күп, көньяктан искән җәйге җил кебек җылы һәм ягымлы сәлам.
Артиллерия канонадасы гүләве астында да мин сине һәм кызларымны күз алдына китерәм. Көтәсездер! Ләкин мин явыз бандитларны бетермичә кайтмыйм әле. Беләм, син быелгы 1 Майны эш өстендә үткәрдең. Быел 1 Май сугыш обстановкасында үтте. Ә киләсе 1 Майда, башкалар кебек үк, без синең белән икәү, балаларны җитәкләп, чәчәкләр арасына чыгарбыз. Уйнарбыз, шаярырбыз. Мин сине татлы сүзләр белән иркәләрмен. Ул көн килер!
Мин Агыйделне, Агыйдел өстендәге бәләкәй ак пароходны хәтерлим. Чөнки бу пароходның палубасы безнең танышу урыны булды. Мин синең белән үткәргән зәңгәр төннәрне, чәчкәләр белән бизәл­гән алсу таңнарны хәтерлим. Хәтерең­дәме, Клава, без синең белән Баеш урамын әллә ничә кат урадык. Вакыт шундый тиз үтте. Ул кадерле минутларда син миңа җылы сүзләр сөйләдең. Хәте­реңдәме, 1934 елның көз көне, син мине озатырга килдең. Без төне буе Агыйдел буенда йөрдек. Хәтереңдәме? 1936 елның көзендә мин Кызыл Армия сафын­нан кайттым. Син мине сагынып көтеп алдың. Без синең белән бергә яши башладык. Мин — сине, ә син мине хөрмәт иттек. Еллар тиз үтте...
Ил өстендә сугыш болытлары кабарды. Бандит Гитлер безнең бөек илебезгә юлбасарларча һөҗүм итте. Бөтен ил халкы фашизмны юк итү өчен күтәрелде. Һәм мин дә ил явына кушылып киттем...
Киткән чакта Линарияны бик нык итеп үптем. Күкрәгемә кыстым. Сезне ташлап китүе бик кыен. Тик белдер­мәдем генә. Пароход китте, ә сез калдыгыз.
Беләм, син мине түземсезлек белән көтә­сеңдер. Төннәрен ишек шакыган тавыш ише­телсә:
“Бәдрүш кайткандыр!” дип уйлыйсың­дыр... Пароходтан төшкән пассажирлар арасыннан мине эзлисең­дер. Бәлки, ме­нә көләч йөзе белән ул да чыгар, ди тор­ган­сыңдыр. Пароходтан иң соңгы пассажир чыкканчы көтәсеңдер. Мин булмагач, күңелсез дә була торгандыр. Беләм. Мин синең йөрәк тибешеңне монда килеш таулар, урманнар, киң яланнар аша тоям. Син үзең дә моны аңлыйсың бит.
Фашизмны юк итәргә — шул теләк белән мин көнбатышка атлыйм. Иңнә­ремдә ирек, бәхет, якты тормыш алып барам.
Фашизм җиңелер! Мин тагы синең яныңа кайтырмын. Нинди шатлык булыр ул вакытта. Мин сине, балаларны сөярмен. Кочагыма алырмын. Чәчкә кебек тормыш башланыр. Киң кырлардан, урманнардан үткән чакта, күкрәгемә чәчкә кадыйм, чөнки шул чәчкәнең матурлыгын сиңа охшатып карыйм...
Б. М”.
Кадерлем Клава, Клаша, Клавочка!
Сиңа йөрәгемнән чыккан сәламемне җибәреп калам. Хатлар гына безнең ерак араны якынайта сыман. Солдатның барлык юанычы шул хатларда.
Хәрби хезмәтемне үтәп, 1936 елда, Амур елгасы буенда ике елымны шөкерәна тәмамлап, көз көне Кызыл Армия сафыннан илемә кайтырга җыенганда, синнән хат алып, куандым. Ул чакта минем кебек сөенгән кеше булды микән?.. Юктыр. Егет кешегә: “Сине түземсезлек белән көтәм, бергә булырбыз”, — дип хат язсыннар әле! Син гайрәтле, намус алиһәсе булдың, Клавам. Мин, икеләнеп тормыйча, сиңа өйләндем. Уй-фикерләребез бергә кушылды. Нинди мәхәббәтле кыз булдың икән син?!. Синең кочаклап алуың үзе бер шигърият иде.
Ярату сиңа да, миңа да рухи байлык өстәде. Шигырьләрем бер-бер артлы туды. Хәтереңә ал, Клава, 1938 елда беренче кызыбыз туды. Аңа, икебез киңәшләшеп, Линария исемен куштык. Күпме шатлык кичердек без! Күршеләр дә тәбрикләде.
Шатлык өстенә шатлык булып — икенче кызыбыз Эмма дөньяга килде. Авырлыгы белән күршеләрне шаккатырды бит, әй. Кызла­рыбызның тыныч тормышта таза булып үсүе хакына тостлар күтәрдек. Их, нинди күңелле минутлар кичердек без ул чакта...
Хафалана күрмә, Клава, мин маршевой батальон составында фронтка килдем. Немецлар Мәскәү яныннан тукмалып куылды. Әле Көн­батышка табан юнәләбез.
...Юлбашчыбыз үткән елның 3 июлен­дәге чыгышында турыдан-туры әйтте: “Эшебез хак, дошман тар-мар ителәчәк, җиңү безнең якта булачак. Немец оккупантларына — үлем! Фашистлар белеп торсын — аларның әҗәле бездә!”
Без юлбашчыбыз җитәкчелегендә илебезне, авыл-шәһәрләребезне гитлерчылардан тазартачакбыз. Дошман­ның өненә барып җитәчәкбез. Ата-аналарыбыз, картларыбыз, әлеге хәсрәтле язмышка калган сөекле балаларыбыз, бездән, азатлык алып килүче армия­без­дән, фашистларны тар-мар итүне көтәләр.
Я, хуш. Хатымны төнлә блиндажда утырып яздым. Төнлә һөҗүм булмады.
Бәдрүш Мокамай.
2 май, 1942 ел.


Минем кадерле иптәшем Клавка!
...Безнең Кызыл Армиябезнең уңыш­лары гаять зур. Немецлар туктаусыз чигенә һәм зур югалтуларга дучар була!
...Бөек совет халкы безнең турыда көндәлек хәстәрлек итә. Кичә тагын тылдан (Татарстаннан) посылка алдык. Ашау-эчү яхшы. Тәмәкенең иң югары сортлысын тартабыз. Конвертка салып Әминевка да бер-ике тартырлык җибәр­дем.
Хатларны еш язып булмый. Аның өчен мине гафу итәрсең, дип ышанам. Хуш, хуш, хуш, Клавка, тиздән күре­шер­без.
Б. Мокамай.


Кадерле Клава!
...Мин һәр көнне диярлек ат өстендә бер авылга киңәшмәгә, инструктажга һәм башка йомыш белән барам. Мин бара торган юлда миләш чәчәк атып утыра. Башка агачлар арасыннан ул аеруча күзгә чалына. Ул — ямь-яшел, синең яшел күлмәгеңә, ә чәчәкләре синең ак башлыгыңа ошаган. Мин һәр көнне аңа сокланам, шул миләш агачына карап үтәм. Әйе, син — миләш чәчкәсе.
Балалар исәнме, аларны яхшы карарга тырыш. Күз-колак булып торыгыз, урамда ялгыз йөрмәсеннәр, машина яки арба астында калулары мөмкин. Су буена ялгыз җибәрмә.
Минем итекне төзәттер әле. Берәр колхозда эшләсәң ару булыр иде. Мәҗбүр итмим, теләсәң генә. Чөнки азык сатып алу үзеңә авыр булыр. Кура җиләк, карагат һәм гөлҗимеш хәзерләп куегыз. Бәрәңге утырта алдыңмы?
Хәзергә хуш. Сагыну сәламе белән сине үбеп Бәдрүш Мокамай.
19 июнь, 1942 ел.


(Дәвамы бар).
Читайте нас: