…Любовь Тимофеевнаның “Зоя һәм Шура турында повесть” дип аталган китабын әнкәемә укыганым исемдә. Мөкиббән китеп тыңлады ул аны. Укып бетергәч, китаптагы Зояның да, Шураның да сурәтләрен рамлатып, өебезнең иң түренә элеп куйды. Безгә кергән кешеләрнең “Кемнәрең болар?” дип соравына “Улым белән кызым”, дип җавап бирә иде ул.
Әйе, яшьгвардиячеләр, Матросовлар, Карбышевлар, тагын шундый дистәләрчә, йөзләрчә каһарманнар халкыбызның йөрәгенә, күңеленә, яшәешенә кан кардәшләр булып килеп керделәр, һәркемне илебезнең патриотлары итеп тәрбияләделәр, һәркемдә рух ныклыгы булдырдылар. Алар һәм алар тудырган бердәм, какшамас рух җиңде фашистны канкойгыч сугышта. Әле дә яши ул рух. Мәйданнарга “Үлемсез полк” булып чыга, мәңгелек ут булып яна, һәйкәлләр булып баса. Шул рух илебезне таркалудан саклый, берләштереп тора.
Бүген илебез чикләре эчендә туплар шартламый, ә сугышның беткәне юк. Тик аның технологияләре, формасы, кораллары гына икенче. Максатлары шул ук. Фронтлар да әллә ничә.
Бильжолар — шул фронтларның берсендә. Безнең күңелләребезгә кереп утырган изгеләребезне аннан чыгарырга тырышуны, балалар, яшьләр күңеленә шик салып, аларны тормышыбызның уң флангында торучылардан аеру, рухи яктан коралсызландыруны максат итеп куйганнар.
Икенче фронтта тарихны утка тоту, аны пыран-заран китереп, ямьсезләү, асыл битләрен — таптап пычратып, ә пычракларын матурлап күрсәтергә тырышу алга куелды. Бигрәк тә аның җиңү китергән, Гагаринны космоска очырган совет чоры һөҗүмгә дучар. Ул чордагы җитәкчеләрнең хаталары аркасында килеп чыккан кимчелекле күренешләрдән генә тормый бит тарих. Миллионнарның акылы, кул көче белән булдырылган атом-төш коралы, космик кораблар, завод-фабрикалар, 50шәр-60ар центнер бодай бирүче җәйрәп яткан иген кырлары һәм шундый башка җиңүләребездән дә тора ул тарих. Аны халык үзе язган. Менә аның шунысына да тел тидерәләр.
Өченче фронтта яшьләрне мәдәни агулау тормышка ашырыла. Максат – аларны хайванлыкка төшерү. Ул эшне алкоголизм, наркомания, җенси тотрыксызлык, билдән түбәнгә төшеп киткән сәнгать, акча, “кытай стенасы”, белән уратылган кальгаларда яшәүче “көчлеләр” культы, кинофильмнардагы канкоеш белән гамәлгә ашырмакчылар.
Дүртенче фронтта — хәзерге заман власовлары, илнең байлыгын талаучылар. Аларга Русия байлык чыганагы буларак кына кирәк, әллә кайчан чит илләрдә тамырланганнар алар. Нәкъ менә шулар кайберәүләрнең, бигрәк тә яшьләрнең, күңеленә бозыклык сала.
Фронтның бишенчесе – ачыктан-ачык күренеп торганы – төрле санкцияләр, алдакка корылган мәгълүмати корал, кибератака.
Утлы корал белән сугышта – бигрәк тә Сүриядә – без көчле булсак та, ут сызыгында югалтуларыбыз бихисап. Кызганычка каршы, мондый сугышка әзерлексез кердек. Бу үзенчәлекле сугышта җиңү өчен барыбызның да милли идея тирәсенә туплануыбыз шарт. Ул идея формалашып килә, тик әлегә конкрет чикләр билгеләнмәгән томанлырак булып тора.
Бер генә ил дә үзе формалаштырган идеологиядән баш тартмый. Марксизм-ленинизмны сызып ташлыйбыз дип җәмгыятьне берләштерүче идеологиясез калдык. Марксизм-ленинизмнан башка да гомумкешелек кыйммәтләрен эченә алган идеология була ала бит.
Фронт сызыгы безнең һәрберебезнең йөрәге, күңеле, мие, иманы аша уза. Ә аларны милли идея һәм тылыбыз берләштерә. Тылыбыз героик тарихыбыз, данлыклы шәхесләребез, Зоя Космодемьянскаялар, Олег Кошевойлар, Александр Матросовлар һәм башкалар белән нык. Патриотик хәрәкәтне ныгыту белән бергә тылыбызны да саклыйк.
Ганс Хәкимов.