+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
16 февраль 2017, 02:00

Яралардан һаман җан сыкрый

...Ул елларда һәр тарафта “Афганистан болит в моей душе”, дигән җыр яңгырый иде. Әйе, беркемгә аңлашылмаган, бөтенләй чит җирдә барган, 18-20 яшьлек меңнәрчә егетнең башына җиткән әфган сугышы безнең чорга туры килде. Группадашларымның я берәр туганы, я сыйныфташы, я авылдашы шунда хезмәт итә иде. Университетның икенче катында урнашкан киосктан һәр иртәдә “Красная звезда” гәзитен сатып алабыз да тиз генә Әфганстан турында берәр яңалык эзли башлыйбыз...

Бүген 1979 елда совет гаскәрләрен Әф­ганстанга кертүнең әфган халкына да, Советлар Союзына да зур зыян китергән сәяси хата булуы беркем өчен дә сер түгел. Кайбер мәгълүматларга ярашлы, әлеге ил җитәкчелеге Әфган­станга гаскәр кертү үтенече белән совет хөкүмәтенә егерме тапкыр мөрәҗәгать итә. Башта бу үтенечләр канәгатьләндерелми. Ләкин ахыр чиктә карар барыбер кабул ителә. Ни өчен, дигән сорауга ул чакта армия генералы булган Сергей Ахромеев: “Әгәр дә без Әфганстанга килмәсәк, анда американнар керер иде”, дигән. Ул вакытта АКШта аның бу сүзләреннән көлгәннәр генә. Ә бүген кемнәр соң анда? Американнар...

Ил җитәкчелеге карарына каршы килү гадәте булмаган совет халкы әлеге сугышны да кирәкле бер акция итеп кабул итте. Һәм, түземсезләнеп, аның тәмам­лануын көтте. Аны сугыш дип тә атамадылар, безнең солдатлар Әфганстанда интернациональ бурычны үтәүчеләр, дип аталды. Еллар үтү белән генә яңадан-яңа детальләр ачыла, ачы хакыйкать җаннарны телгәли...

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару, Женевадагы килешүләргә ярашлы, 1988 елның 15 маенда башланды. Советлар Союзы үз контингентын тугыз ай эчендә, ягъни 1989 елның 15 фев­раленә кадәр чыгару бурычын алды. Әйе, килде ул көн! Ләкин тугыз елдан артык вакыт эчендә ил — 15 мең, республика 334 сөлек­тәй егетен югалткан иде инде. Әйткән­дәй, бу — рәсми статистика. Чын санны без инде беркайчан да белә алмабыз. Ләкин мин, әфганнан кайтып, үз-үзен югалтып, яшәү мәгънәсен табалмыйча каңгырып йөргәннән соң ниндидер сәбәпләр аркасында якты дөнья­дан киткән егетләрне дә шушы исемлеккә кертер идем. Ә бу мәхшәрдә 650 меңнән артык совет солдаты катнашкан!

Бу канлы иттарткычны безнең күрше малаена да үтәргә туры килде. Гаиләнең иң сөйкемле, сабыр, тыңлаучан, ярдәмчел төпчеге, бергә уйнап үскән дустыбыз. Тыныбыз белән тартып алырдай булып көттек аны. Исән-сау кайтты, киләчәккә матур планнар белән яшәде. Ләкин 18 яшендә үтәргә туры килгән канлы сугыш гарасатын оныта алмады бугай ул. Әфганстаннан исән кайтса да, җанына шушы сугыш салган яралар барыбер алып китте... Ул да әфган сугышы корбаны.

Ә ул вакытта, 1989 елның 15 фев­ралендә, генерал-лейтенант Борис Громов җитәкче­легендә совет гаскәр­ләренең дуслык күпере аша чыгуын бөтен ил тын да алмый күзәтте. Әлбәттә, барысы да шома гына бармый, кайсы­ларына юлларында очраган җи­мерелгән күперләрне дә, су баскан урыннарны да үтәргә туры килә. Ә 40 чакрымга сузылган юл бөтенләй мина кыры була. Анда-санда “дух”лар да үзләре турында сиздереп ала. Гыйнвар-февраль айларында гына солдатларны чыгару барышында 39 совет яугире һәлак булган. Инде туган ягыма кайтып җитәм дигәндә генә...
Ун елга сузылган, күпме кешене ачы газапларга салган, аналарны кан-яшь түк­тергән, вакытыннан алда гүргә керткән сугыш шулай тәмам булды. Тәмамланды, дип әйтү, бәлки, дөрес тә түгелдер. Ул чакта Әфганстан терри­ториясендә, килешү буенча, бераз вакытка совет ракета дивизионнары, төрле белгечләр, вәкилләр калдырыла.

Һәм “дошман”нарга әсир төшкән совет солдатлары кала. Шушы вакыт эчендә әфган әсирлегендә 417 хәрби хезмәткәр булган. Шуларның 130ы, сугыш дәвамында азат ителеп, Туган илләренә кайткан. Ә 287 кеше кайталмый да, табылмый да... Безнең республикадан да шушы илдә юкка чыгучылар бар. Аларның исән калган кайберләре (урыс миллә­теннән булучылар), Ислам динен кабул итеп, анда яңа тормыш башлады. Бәлә­бәйдән бер урыс егете, гаиләсе белән кайтып, биредә яшәп тә карады бугай әле. Ләкин яши алмады, кире китте. Шул рәвешле Әфганстан бик күп кешенең тормышын пыран-заран итте, хыялларын челпәрәмә китерде, әллә нинди дуамал адымнарга этәрде...

Илебез тынычлыкта озак юана алмады. Төгәл биш елдан конституцион тәртип урнаштыру өчен Чечняга гаскәрләр кертелде: туган туганына каршы корал күтәргәнлектән, әфган сугышыннан да канлырак һәм мәкер­лерәк беренче Чечня сугышы башланды. Ләкин монысы инде, кем әйтмешли, бөтенләй башка тарих.
Читайте нас: