+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
8 декабрь 2020, 13:10

"Хәрби бурыч үтәлергә тиеш..."

Агымдагы елның көзге чакырылыш вакытында республикадан 3 947 кеше хәрби хезмәткә алынган, ягъни бу - план күрсәткеченең 95 проценты. Бу хакта республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич хәбәр итте.

Агымдагы елның көзге чакырылыш вакытында республикадан 3 947 кеше хәрби хезмәткә алынган, ягъни бу - план күрсәткеченең 95 проценты. Бу хакта республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич хәбәр итте.

Михаил Блажевич сүзләренә караганда, 12 муниципалитет чакырылыш нормаларын 75 проценттан кимрәк үтәгән. Комисар муниципалитет башлыкларын урыннарда армиягә чакырылучыларны эзләп табу һәм медицина тикшерүен оештыру буенча эшне көчәйтергә чакырды.

– Безгә чакырылыш буенча югары бурычлар куялар, һәм без аларны һәрвакыт үтәдек, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Мин хакимият җитәкчесе Александр Сидякиннан чакырылыш барышын шәхсән күзәтүне сорыйм. Әгәр егетләрнең качып калу очраклары бар икән, хокук саклаучыларны җәлеп итегез. 31 декабрьдә, бурыч 100 процентка үтәлде, дигән доклад көтәм.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: