+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
19 декабрь 2020, 01:55

Соңгы солдат әле җирләнмәгән...

Яу кырында башын салган якташларыбыз туган туфракка “кайтуын” дәвам итә.

Яу кырында башын салган якташларыбыз туган туфракка “кайтуын” дәвам итә.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 75 ел үтте. Шулай булуга кармастан, аның турында хатирәләр һаман да халык күңелендә, онытылмый. Чыннан да, кешелек дөньясының иң зур афәте булган ул. Тыныч тормыш хакына башын салган якташларыбыз исемлегенә генә карасаң да, бүгенге тормышның шактый башка булырга мөмкинлеге турында уйланасың. Әйе, күпме тол хатын, ятим балаларның әче язмышына да гаепле бит ул сугыш!
Бүген сугышның тылдагы халык өчен дә никадәр авырлыклар китерүе турында сүз алып барасы да түгел. Бу җәһәттән сүзне авылдагы почтальоннардан башлыйсы килә. Яңа гына үсмерлек корыннан чыккан улларыннан хәбәр китерүче дә, “кара хәбәр” ташучы да почтальон булган. Бер көнне аның урамга килүен көтеп алсалар, икенче көнне аны күралмаслык хәлгә җитү очраклары да гадәти булган ул елларда. Билгеле, исән ке-шедән якыннары һәрвакыт хәбәр көт-кән, ә менә һәлак булу турында алынган хәбәрдән соң өметләрен дә өзәргә туры килгән тылда яшәүчеләргә.
Шул ук вакытта, сугыш елларында хәбәрсез югалганнар саны да байтак бит. Дистә еллар буе, кайчан да булса бер ишекне ачып кайтып керер әле, дип өлкәнәйгән аналар, ирләренең исән булуына өмет итеп, гомер буе ялгыз яшәгән хатын-кызларның да исәбе-саны юк. Билгесезлек һәм өмет... Бу хәлдә яшәүнең никадәр авыр икәнлеген гомер буе көткәннәр үзләре генә аңлыйдыр.
Бөек Ватан сугышында республикадан 700 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Шуның 300 меңнән артыгы һәлак булган. Бары тик Уфадан гына да сугышта 18715 кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Кайбер мәгълүмат чыганакларында бу саннар башкачарак. Ләкин ничек кенә булмасын, без бүген дә яугирләребезне онытмыйбыз һәм һаман да аларның туган якларына кайтуына өмет итәбез. Аларның гомерләре башка илләрдә өзелсә дә, алар җаннарына туган җирләрендә тынычлык табарга тиеш. Нәкъ шушы сүзләрне үзләренә девиз итеп алган да инде эзтабарлар.
Әйтергә кирәк, сугыш яланында ятып калган, хәбәрсез югалган солдат булып исәпләнгән якташларыбызны эзләү әле дә дәвам итә һәм алар табыла. Уфада яшәүче Римма Буранбаева яу кырында ятып калган 800 солдатның шәхесен ачыклаган. 11 ел элек ул хәбәрсез югалган туганын эзли башлый һәм бик күп серләрне ачуга ирешә.
—Тәүлегенә 16 сәгать компьютер артында утырган чаклар бар. Миңа илнең төрле почмакларыннан ярдәм сорап шалтыраталар. Бер кешене эзли башлап, икенче кешенең язмышын ачыклаган чаклар да күп булды. Аннары ул кешенең туганнарын үзем эзли башлыйм. Яу барган җирләрдә үземә күптапкырлар булырга туры килде. Билгеле, күп кенә җирләрдә һәлак булган солдатларны җирләргә вакытлары да булмаган, алар шул килеш ятып калган. Инде бик күп дистә еллар үтсә дә, аларның сөлдәләрен табарга мөмкин. Күп вакыт алар җир өстеннән берничә сантиметр гына тирәндә ята. Күрәсең, еллар үткән саен аларның өстенә яфрак, тузан төшеп, шулай капланганнардыр, — ди ул.
Римма Буранбаева белдерүенчә, сугышка алынган солдатларның исем-фамилияләрен дөрес язмау эзләү эшен катлауландыра. Мәсәлән, сол-датларның еш кына фамилияләрен һәм әтисенең исемнәрен бер исемнән чыккан итеп язганнар. Кайбер очракта ул туып-үскән авыл атамалары аның фамилиясе итеп язылган. Аеруча мөселман исем-фамилияләре белән катлаулы булуын әйтә ул. Чөнки алар, гадәттә, озын, ә урыс кешесенә аны дөрес итеп язу катлаулы булган. Әйе, еллар үткән саен ул чор шаһитлары да арабыздан китә бара. Сугыш тәмамлангач, югалган якын кешең белән бергә булган исән солдатларны эзләп табып, аның турында нидер белеп булса, бүген инде бу мөмкинлек тә бөтенләй юкка чыгып бара. Шуңа да эзтабарлар һәр мәгълүматка игътибар итеп, аны тулысынча тикшерергә тырыша.
— Белүебезчә, сугыш яланында бер кабердә берничә солдатны бергә дә җирләгәннәр. Хәзер инде аларның сөлдәләрен аерып алу авыр. Менә шулай да ялгышлыклар китәргә мөмкин. Атап әйткәндә, солдат янында башка кеше турында мәгълүматлар булган чаклар да җитәрлек. Шуны да билгелисем килә: без, эзтабарлар, илнең кайсы гына почмагында яшәсәк тә, аралашып торабыз. Башкортстан солдатларын гына табу максатым түгел. Нәрсәнедер ачыкласак, без шунда ук шул як эзтабарларына хәбәр итәбез, — ди Римма Буранбаева.
Чыннан да, бу сугышның серләрен тулысынча ачу мөмкин түгелдер. Эзтабар билгеләвенчә, солдатларның сөлдәләре янында аларның кем булуы турында документлар табылган чаклар да бар. Әмма бу кәгазьләргә ялгыш кагылдыңмы — алар коела да төшә. Бөкләнеп салынган документлар турында сөйләп торасы да юк, алар ачканда ук ертыла, сына. Шуңа да мондый кәгазьләрне укыр өчен махсус кешеләр бар. Алар кәгазьләрне су янында күпмедер вакыт тотып һәм башка алымнар кулланып кына ача. Анда да әле язуларның берничә хәрефе генә җуелмый калган булырга мөмкин. Шулай булуга кармастан, яу кырында ятып калган яугирләребезне әледән-әле табалар. Мәсәлән, күптән түгел генә республикдан киткән өч кызылармияченең сөлдәләре табылды.
Тверь өлкәсенең Ржевск районында “29нчы армия хәтере” эзтабарлар отряды Краснокама районында туган Чурин Андрей Ивановичның сөлдәләрен тапкан. Ул 1900 елда туган һәм хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган. 3 декабрьдә 170нче укчылар дивизиясе кызылармиячесен туган ягында җирләү булды. Ленинград өлкәсенең Тосненск районында “Изге Георгий” эзтабарлар оешмасы Кырмыскалы районында туган Кузнецов Павел Кирилловичның сөлдәләрен тапкан. Ул да сугышта хәбәрсез югалган булган. Дәүләкән районында туган якташыбыз Якуп Кияпкул улы Миңнегулов Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк һәлак булган. Яугирне быел көз Псков өлкәсенең Себежск районында “Онытылган батальон” отряды эзләп тапкан. Аның шәхесен шәхси әйберләрен алу турындагы квитанция калдыклары аша ачыклаганнар. Бу калдыкларны бергә кушып эзтабар Евгений Балушев укый алган.
Гомумән, соңгы вакытта ел саен берничә яугирне республикага кайтарып җирлиләр, дип әйтү дә арттыру булмас. Мәсәлән, 2017 елда Шаран районының Нөрәй авылында да матәм митингы үтте. Анда Аликәев Тимеркәй Аликәй улының сөлдәләрен кайтарып җирләделәр. Аны Ленинград өлкәсе эзтабарлары тапкан. Яугирне соңгы юлга озату өчен авыл халкы җыела. Билгеле, авылда аны хәтерләүче дә сирәк була, әмма солдатның дистә еллардан соң шул рәвешле туган җиренә “кайтуы” күпләрнең күзләренә яшь китерә...
— Сугыш яланында ятып калганнарны гына түгел, кайбер чакта аларның туганнарын табу да авырлыклар тудыра. Аларның күпләре инде вафат булган. Туганнарын таба алмыйча, урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итәбез һәм алар җирләүне оештыра. Кайбер чакта туганнары якын кешесенең башын салган җирен күрү өчен сугыш барган җирләргә үзе үк килә. Билгеле, сөлдәләрне күчереп җирләү чыгымнар да таләп итә. Шуңа күрә бу да кайберәүләр өчен авырлыклар тудыра, — ди эзтабар.
Әйе, хәбәрсез югалган солдатлар белән табылганнарның санын чагыштырсаң — җир белән күк арасы. Әмма эзтабарлар төшенкелеккә бирелми. “Соңгы солдат әле табылып туган җиренә кайтарып җирләнмәгән икән, без аларны эзләүдән туктамаячакбыз. Солдатларны эзлибез икән, димәк, сугыш әле бетмәгән”, — ди алар. Немец-фашист гаскәрләре безнең илгә һөҗүм иткәч, Гитлер безнең халыкның бердәмлегенә хәйран калган, диләр. Дөньяны үзенә буйсындырырга тырышкан кешене гаҗәплән-дерү җиңел булмагандыр. Һәм, чыннан да, бернинди әзерлексез дүрт ел дәвамында батырларча сугышкан безнең ил халкы барыбер үзен юкка чыгаруга юл куймады һәм фашизмны җиңде. Әлеге бердәмлекне без шушы эзтабарлар эшеннән дә күрәбез. Юк, безгә бүгенге имин тормышны яулаган якташларыбызны без беркайчан да онытмаячакбыз!
Гөлия Гәрәева.
Читайте нас: