+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
22 декабрь 2020, 22:05

Радий Хәбиров медаль белән бүләкләнде

Луганск Башлыгы Леонид Пасечник бүген үзенең указы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны Луганскның «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләде.

Луганск Башлыгы Леонид Пасечник бүген үзенең указы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны Луганскның «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләде.

Документта Башкортстан Башлыгының әлеге дәүләт бүләгенә Луганск Халык Республикасы белән дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга, тарихи хәтерне һәм мирасны саклауга өлеш керткәне, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үзара ярдәм күрсәткәне өчен лаек булуы әйтелә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 11 маенда Радий Хәбиров Луганск Республикасының Петровский авылында Башкортстан халкының легендар һәм героик улларының берсе, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның һәлак булган урынында булды һәм аның каберенә чәчәкләр салды.

Анда легендар башкорт кавалерия дивизиясенең 200дән артык сугышчысы күмелгән.

Фото: Башинформ
Читайте нас: