+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
25 декабрь 2020, 21:55

Генерал Шәйморатовка һәйкәл макетлары бәяләнде

Проектларны 500дән артык кеше карады.

Проектларны 500дән артык кеше карады.

Уфада Башкортстанның милли герое, 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Федерациясе Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектларын күрсәтү узды. Конкурста җиңүченең эше Уфадагы реконструкцияләнгән Совет мәйданының мәгънәле үзәге булачак.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров макетларны ачык күрсәтүне оештырырга кушты. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, конкурс комиссиясе һәр фикерне исәпкә алырга тиеш.
Экспозициядә 500дән артык кеше — җәмәгатьчелек вәкилләре, иҗат берләшмәләре әгъзалары һәм республика халкы катнашты. Тамашачылар сораштыру кәгазен тутырдылар һәм ун баллы шкала буенча 19 эшнең һәрберсенә бәя бирделәр. Конкурс комиссиясе әгъзалары хәбәр иткәнчә, иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре буенча проектларның берсе аерым игътибар алган, ул якынча 2000 балл җыйган.
Җиңүчене сайлап алуны конкурс комиссиясе хәл итәчәк.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас: