+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
26 декабрь 2020, 13:24

Бу һәйкәл үлемсез хәтеребез билгесе булачак

Башкортстанның халык артисты, республика Башлыгының мәдәният һәм сәнгать буенча киңәшчесе Әскар Абдразаков Уфада Башкортстанның милли герое, 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл макетлары турында фикерен белдерде.

"Барлык тәкъдим ителгән эшләр дә шулкадәр кызыклы, скульпторлар монда профессиональлеген күрсәтте. Һәркемнең генерал Шәйморатовта үз образын күрүе күңелгә хуш килә. Минем өчен скульптор Щербаков образы, әлбәттә, якынрак иде, бу минем күңелемә кагылды, — дип билгеләп үтте Әскар Абдразаков. - Тарихыбыз исән, без барыбыз да аны хәтерлибез, бабаларыбыз, туган ягыбызны, туган җиребезне саклап, безгә тынычлык, бәхет яулап алып бирделәр, безнең өчен бу - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу билгесе».

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров макетларны ачык күрсәтүне оештырырга кушкан иде. Хәзер җиңүчене конкурс комиссиясе билгеләячәк.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас: