+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
26 декабрь 2020, 13:21

Уфа йөрәгенә һәйкәл булып кайта

Уфада Башкортстанның милли герое, 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектларын иҗтимагый күрсәтү узды.

Уфада Башкортстанның милли герое, 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Федерациясе Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл проектларын иҗтимагый күрсәтү узды.

Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан Республикасы Халыклары ассамблеясе җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина әлеге вакыйганы шәрехләде.

"Легендар комдивның туган җиренә герой булып кайтуы һәм аның рухы Уфаның йөрәгендә һәйкәл булып калкуы - үз геройларын белә һәм хәтерли торган күпмилләтле республикабызның казанышы, җитәкчелекнең, җәмәгатьчеләрнең, галим-тарихчыларның җентекле эше нәтиҗәсе ул. Һичшиксез, генерал Шәйморатовка һәйкәл төрле дин һәм милләт вәкилләре, яшьләр, балалар, өлкәннәр — авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны хәтерләүчеләрнең рәхмәтле буыннары өчен булачак. Һәм бу һәйкәл күпмилләтле җиңелмәс көч символы булачак, дөньяның бүген дә яклауга мохтаҗ булуын һәркемнең исенә төшерәчәк!»

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров макетларны ачык күрсәтүне оештырырга кушкан иде. Җиңүчене сайлауда хәлиткеч сүзне конкурс комиссиясе әйтәчәк.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас: