+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
27 декабрь 2020, 18:00

"93 яшьтә Интернетны үзләштергән!"

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә ветеран белән горурлануын белдергән.

Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә ветеран белән горурлануын белдергән.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә данлыклы якташларыбыз турында сүзен дәвам итте.
"Бу язмам Башкортстанның "Искиткеч кешеләр тормышы" дигән рубрикасында - Ярмәкәй районы кешесе Хәсәнов Әбүзәр Мостафа улы турында. Шушы көннәрдә аңа 95 яшь тулды. Котлыйбыз! 1943 елдан ул Бөек Ватан сугышы фронтларында була, үзен 3нче Украина фронтында күрсәтә. Ворошиловград һәм Днепропетровск өчен барган сугышларда катнашкан, ике тапкыр яраланган. 1880нче зенит полкында Бакуда, аннары Ворошиловта хезмәт иткән (хәзер Уссурийск). Шунда ук Җиңүне каршы алган. Өенә Әбүзәр Мостафа улы 1948 елның апрелендә генә кайткан. Кече сержант Хәсәнов «Сугышчан хезмәтләре өчен» (1945), «Японияне җиңгән өчен» медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Әбүзәр абый гомер буе туган авылы Тарказыда яшәгән. Төрле эшләрдә йөргән, бригадир, склад мөдире булган. Хәзер аның йорты -:8 Март поселогында. Ике ел элек (93 яшьтә!) Әбүзәр Мостафа улы Интернетны үзләштергән һәм бүген туганнары белән социаль челтәрләрдә аралаша. Мин дә аны үземә дуслыкка чакырдым", - дигән ул.
Арытаба республика Башлыгы ветераннарга рәхмәтен җиткергән.
Фото: социаль челтәрдән.
Читайте нас: