+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
12 гыйнвар 2021, 12:53

Гармунчыга һәйкәл куяр идем!

Авылыбызның моң иясе Әхмәтнур Мифтахов гомерен дә, ярты гәүдәсен дә Ватанына бирде.Мин илдә совет хакимияте җитәкчелек иткән чорда, социализм аякка басканда, колхозлар төзелгәндә авылда туып-үстем. Язмыш безгә язган тарихны авыл халкы белән бергә уздым. Авырлыкларны бергә кичердек. Барыбыз да киләчәккә якты ниятләр, югары хыяллар белән яшәдек. Үзебез төзегән тормышны беркем хурламады, киләчәк өчен беркем көчен кызганмады. Кем кызгансын көчен — көч күп чак бит! Барлык нәрсәгә, барча шөгыльгә җитә иде дәрт һәм кодрәт. Авырлыклар турында бәян итмим. Бирешмәдек без аларга. Җиңеп чыктык. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр. Матур яшәргә тырыштык. Матур яшәдек, моңлы булдык. Җырлы булдык..

Авылыбызның моң иясе Әхмәтнур Мифтахов гомерен дә, ярты гәүдәсен дә Ватанына бирде.

Мин илдә совет хакимияте җитәкчелек иткән чорда, социализм аякка басканда, колхозлар төзелгәндә авылда туып-үстем. Язмыш безгә язган тарихны авыл халкы белән бергә уздым. Авырлыкларны бергә кичердек. Барыбыз да киләчәккә якты ниятләр, югары хыяллар белән яшәдек. Үзебез төзегән тормышны беркем хурламады, киләчәк өчен беркем көчен кызганмады. Кем кызгансын көчен — көч күп чак бит! Барлык нәрсәгә, барча шөгыльгә җитә иде дәрт һәм кодрәт. Авырлыклар турында бәян итмим. Бирешмәдек без аларга. Җиңеп чыктык. Җиңүчеләрне хөкем итмиләр. Матур яшәргә тырыштык. Матур яшәдек, моңлы булдык. Җырлы булдык...

...Моңлы булдык. Барча халык шулай иде. Мин дә алар арасында, чөнки авыл халкы, бер гаилә булып, хезмәттә, җырлы-моңлы кич­ләрдә дә бергә иде, янәшә дөнья көтте.
Шунысы кыйммәт, шунысы хикмәтле: кояш баеганчы кул эшендә булган якташларым кич булу белән өйләренә кайтып ял итәргә егылмыйлар иде. Авылда күңел ачарга, иртәгәсе көнгә дәрт-көч өстәргә чаралар үткәрелеп торды. Клубта уеннар оештырылды, хәтта драмтүгәрәкләр барлыкка килде. Талантлы бит ул халкым, хәтта Шекспир әсәрләрен сәхнә­ләштерергә дә күп сорамадылар...
Ә клуб — мәдәният учагы. Биергә, җырларга, сәләтен күрсә-тергә, ял итәргә җыела яшьләр. Өлкәнрәк яшьтәгеләр дә алардан калышмый капка төпләрендә төр-кем-төркем җыелып, гәпләшеп утыралар, еш кына җырлап та ала­лар.
Мин күбрәк клуб ягына каерам. Анда безгә күңеллерәк. Яшьләр күп. Әнә, өр-яңа чабаталар киеп, тула оекларын киндерәләп, бизәк-ләп үргән кызлар-егетләр, кәттә басып, арыганнарын онытып, биергә ашыга. Салкын чишмә, кое суы белән битләрен юып ал­ганнан соң, көнозын арыганнары коелып төшкән; җиңелчә генә сөрткән кершәннәре болай да алсу йөзләренә матурлык өстәгән. Эх, саф күңелле, дәртле йөрәкле замандашларым! Бииләр шул. Идәннәр сыгылганчы. Күтәрелгән тузанны басарга су да сибеп җибәрерләр. Ул кипкәнче җырлап алырлар. Вакыт бушка узмасын — иртәгәсе көн өчен илһам алып өлгерергә кирәк.
...Биючеләр биегәндә
Идәннәре бөгелә.
Ярышларда җиңеп чыктык,
Безнең биисе килә...
Безнең яшьлек гармун тавышына, гармун моңына коенып үтте.
...Яшьләр уены, гармун моңы хәтеремдә бигрәк тирән уелып калган шул. Бөтен авылны моңга төргән, тирә-якта дан тоткан гармунчыбыз бар иде бит. Без, яшьләр, аны “илдә беренче урын тоткан моң ияседер” дип уйлый идек. Бәлки, шулай булгандыр да әле! Һәрхәлдә, безнең “геогра­фиянең” көче җиткәнчә тирә-як авылларны байкап чыгып, аның осталыгына һәм данына тиң остаз күренмәде.
Мәшһүр гармунчы ул. Оста уйный. Өлкән авылдашым Әхмәт­нур Мифтахов ул. Шул агабыз турында күптән инде бәян итәргә җыенам. Онытылмаслык шәхес.
Бик акыллы, тыйнак, аз сүзле, авыл халкының ихтирамын яшьли яулаган егет булды минем героем. Ничек аны ихтирам итмә-сен­нәр, нигә күтәрмәсеннәр?! Ул авылга моң бүләк итте, халыкның күңелен күтәреп яшәде. Эчкерсез кеше, музыкант, җырчы. Гармунчы! Авыл­ның мәдәниятен югары күтәреп торган “атлант” белән чагыштырам аны. Авыл мәдәнияте турында сүз чыкса, без ул мәгъ­нәне Әхмәтнур абый образында күз алдына китерә идек. Безнең яшьлекне аның гармуны тавышы бизәде. Бүгенгедәй хәтердә клубтагы вечерлар, уеннар, биюләр, җырлар...
Нинди генә бию көйләре башкарылмый: “өчле бию”, “дүртле бию”, “бишле”се дисеңме! “Әйлән-бәйлән” һәм башка төрле уеннар. Пар-пар булып биюләрен ал, “Кадриль” бер читтә торсын! Ялгыз биюләр бихисап. Телисең икән — “Барыня”, кемдер “Сербиянка”ны сиптерә, кемдер “Мәгъ-рифә”не диңгез дулкыннарында йөздерә. Барысына да моңы-көе әзер Әхмәтнурның. Мул өләшә. Шулкадәр дәртле итеп уйный, ки, түзеп торып булмый. Берәм-берәм барысы да биергә төшә. Бу гына җитмәсә, дигән кебек, “Карабай” көенә аякларын тыпырдатып, каушап кал­ганнарны үзе дә кыздырып җибәрә.
Белә ул ничек оештырырга: уенын да, җырын да, биюне дә. Күп­тән инде кемнең нәрсә яратуын, нинди бию көтүен ятлаган. Күзләреннән күрә белә. Кызлары да бит гармунчыдан карашларын алмый. Ул карашларда нинди уйлар, нинди хисләр булды икән?! Бел­сәң иде... Күпме әйтеләсе сүзләр калгандыр. Гармунчы үзе нәрсәләр уйлады, ниләр кичерде икән шул чакларда? “Бердәнбер, йөрәген җилкетерлек” күз сирпүче бар идеме икән арада? “Син — минем язмышым” дигән биюче кызны күрдеме ул? Белеп булмый инде хәзер...
Бүгенгә яшьлек, кыюсызлык комачауласа, соңрак илгә төшкән бәла күпләрне теләкләреннән мәхрүм итәчәк. Ә әлегә... Әлегә барысы да яхшы. Дөнья матур — дөнья киң. Гөрли тормыш. Шаулый яшьлек.
Вечерлардан, ихлас моңнан, күңелле уеннардан канәгатьлек табып, ниһаять, татлы ару алып таралыша яшьләр. Иртәгә таңнан күтәренке кәеф белән эшкә чыгачаклар. Җиң сызганып, армый-талмый.
...Әхмәтнур абый моңын мул таратты. Беренче бию хәрәкәтлә­рен яшь балаларга кадәр аның ярдәмендә өйрәнделәр. Шул башлангычтан үсеп китеп, Мәскәү сәхнәләренә барып җиттек без.
Гармун моңы киң таралды: картына да, яшенә дә илһам бирде. Аның бер төркем дуслары белән урамнан җырлап клубка таба барганнары. Бу очракта репертуары урам көйләренә, өлкән-нәргә багышланган җырларга, борынгы моңнарга нигезләнгән иде. Караң­гы төшеп килә... Барча халык капка төбендә: җырчыларны көтеп ала, кул болгап озатып кала. Гадәткә кергән бу хәл. Традиция үзенә күрә.
Милли көй тарала авылга. Агай-апаларның яшьлекләре искә төшә. Дәрт арта. Яшәргә көч өстәлә. Әхмәтнур абый аңлый аларны. Ихтирам итә. Яннарыннан узган­да адымнарын акрынайта,
һәрберсенә башын иеп исәнлә­шә. Күңелләрен күрә. Шаяртып кына такмаклар да уйнап ала шунда. Барча кешегә, бөтен авылга киң аның күңеле.
Клубтан вечерлардан кайтканда, әлбәттә, репертуар үзгәрә. Мәхәббәт, кемнеңдер сөюе турында яңгырый хәзер җырлар. Кем турыннан үтәләр, кемнең тәрәзә каршыннан... Кем ни җырлый, кемгә җырлый. Кайчак таң атканчы шуны уйлап ятасың...
...Картлар яткач,
ай калыккач,
Турыгыздан үткәлим,
Ник тәрәзә пәрдәләрен
Күтәрмисең, үпкәлим...
...Эх, яшьлек! Болай да ул гөрләп-яшьнәп, күз ачып йомганчы үтеп китә торган мәл. Ә минем буын яшьләрнең яшьлегенә сугыш дигән афәт ябырылды. Авылымны кара болыт каплады, кайгы басты. Йөзләрдән елмаю качты. Яшьләр моңын сугыш таңы алыштырды. Ир-егетләрне Ватанны саклауга озатулар башланды.
Озату-саубуллашу-хушлашу көйләре төрле урыннардан саркып чыга башлады. Фронтка ки­тәсе егетнең капка төбенә егетләр җыелышыр иде. Әхмәтнур абый моңлы көйләр суза. Яшьләр кушылып җырлый. Күз яшьсез тың­лап булмый.
Безнең авыл — озын авыл,
Каен ауган аркылы.
Дөньясына утлар капкан,
Безгә тигән ялкыны.
Без барасы җирләр ерак,
Юллары гел канаулы.
Без җырламый,
кем җырласын,
Безнең көннәр санаулы.
Мә, дускаем, алтын тарак,
Бөдрә чәчең тарарсың.
Каласың, бәгърем, каласың,
Сагынып кемгә карарсың...
Яшь аралаш булса да җырлар, күпмедер дәрәҗәдә, күңелне тө­шермәскә, рухны күтәрергә көч бирә. Әмма сугыш авырлыкларга кайгыларны өстәп кенә тора. Кара җилләр беркемгә дә кагылмый калмыйлар. Менә мине дә ике сеңлем белән — өч ятим баланы — ФЗО мәктәбенә (фабрично-заводское обучение) укып- эшләргә җибәрделәр. Билгеле, хөкүмәте­безнең безгә карата зур миһер­банлыгы бу. Авылыбызны ташлап китүе генә ифрат авыр булды. Анысын үзем генә беләм.
Уфада, уку белән беррәттән, “Лесопильный заводта” станокта эшләдем; патрон тартмаларына такталар кисә идек. Станокка буй җитмәгәч, күтәрмә ясап бирделәр. Эш җиңел түгел, әмма тырышабыз. Авырлыкка түзәбез, иң кыены — авыл сагындыра. Әхмәтнур абыйның гармун моңна­ры колактан китми. Моң кире авылга чакыра.
...Авылдан хат килде. Әхмәтнур абый да фронтка киткән. “Бөтен авыл белән озаттык”, — дип язалар. Авылыбызның яме, моңы аңа ияреп китте, дип әрнешә авылдаш­ларым. Ничек әрнеми­сең, авыл­ның җаны иде бит ул! Тизрәк, җиңеп әйләнеп кайтсын инде. Моң кайтсын авылга!
Хатлар ала тордым. Авыл хәл­ләрен белеп тордым. “Похо­ронка”­ларны әйтергә дә куркам. Бүген дә алар йөрәгемә суга. Шулар арасында “Әхмәтнур хәбәрсез югалды” дигәне дә бар...
Менә ул сугыш. Менә ул фа­җига. Ерак тылдагы авылга көн дә бәрелеп, сугып тора. Хәзер бит авылымның моңы сүнде. Тирә-як караңгылыкка чумды. Ачлык үз чиратын көтеп тора. Моң урынын моңсулык баскан. Тик гармун тавышы онытылмый, хуҗасының якты образы, елмайган йөзе хәтер күгендә сүнми, үткән көннәрне хәтерләтә.
“Өметсез — шайтан гына”, — диләр. Авылдашларым белән мин дә бер уйда. Хәбәрсез югалу ул әле “үлгән” дигән сүз түгел. Өмет бар. Гармунчыбыз табылсын, исән булсын дип теләдек. Ышандык, көттек.
Теләкләребез кабул булгандыр. Күпмедер вакыт узгач, авылдан җылы хәбәр алдым. Хатны “Әхмәтнурны кайтардылар, китереп куйдылар...”, — дип башлаганнар. Башым әйләнеп китте, арытаба укуны дәвам итә алмый тордым. Чөнки “кайтарып кую”ны милләттәшләрем төрлечәрәк мәгънәдә куллана. Кыюлыгымны көчкә җыеп, азакка хәтле укып чыктым: “...Ярты гына гәүдәсе калган, ике аягын да төптән кис­кәннәр, бөтен авыл халкы каршы чыгып алдык...”, — дигәннәр.
Ыспай гәүдәле, якты йөзле, куе кара чәчле, изге теләкләр бе­лән яшәгән замандашым — яшь егетне сугыш тураклап кайтарган. Авыр хәл. Әмма исән! Исән ул. Көчле рухлы авылдашым, би­решмәс. Без дә аңа яр­дәм итәр-без. Ә ул безгә моңнарны кире кайтарыр. Үзенә ничек авыр булмасын, авылдашларын моңсыз калдырмас.
Шулай булды да. Авылның аерымрак бер урынында урнашкан, ниндидер күренмәс энергиясе сизелеп торган Әхмәтнур йортыннан акрынлап гармун тавышы ише­те­лә башлый. Безнең күңел­ләргә яңа­дан тынычлык кайта, ахрысы. Ул уйнаганда авылдашлар, сә­бәбе бармы-юкмы, шул тирәдән үтәр­гә тырыша икән.
Ә уйнаучының авылдашлары янына чыгасы килгәндер...
Чыгар ул! Чыкты ул. Берничә айдан протезларга басып, яңадан йөрергә өйрәнеп, клубка кадәр барып җитә алды. Үз көче белән гармунын мәдәният учагына алып керде. Авыл өстендә яңадан моң яңгырый башлады. Сугыш елларында ишетелми калган көйләрне тальян, хромка, саратовскийда уйнап, үткәннәрнең әҗәтен кайтарырга ашкынды.
Теләгенә иреште Әхмәтнур абый. Аягына басты. Авылга моң кайтарды. Моң кайтарып кына калмады Әхмәтнур замандашыбыз, үсеп килүче буынга барлык яклап үрнәк булып торды. Патриотлык, халкыңа хезмәт итүне үз яшәвендә ачык күрсәтте. Шулай ук халкыбызның җырлы-моңлы милләт булуын бер гармунчы мисалында исбатлый алды.
Гармунсыз авыл — өнсез авыл. Авылның данын күтә­рүчеләрнең дә берсе — гармунчы. Юккамыни халык аны ихтирам итә. Гармунчы һәрвакыт кирәк. Гармун кирәк! Милләтебезнең борынгыдан килгән уен коралы беркайчан да әһәмиятен җуймас. Ансыз бер генә ча­ра да үтмәс. Нинди генә үсешләр кичермәсен авыл, гармун оркестрларга биреш­мәслек булып калыр. Дөм­бер­дәгән тасма-кассета әсәрләрен-нән, “фанера” җыр­лардан өстен булыр.
Менә шундый уйлар, хыяллар белән яшәде Әхмәтнур абый. Кайберләрен тормышка ашыруга иреште. Башкорт туганнарыбыздан үрнәк алып, курай, кубыз һәм башка уен коралларына игътибар итәргә чакырды.
Аның алдагы көннәргә зур планнары бар иде. Гармунчылар, тальянчылар конкурслары үткәрү, оста такмакчылар, чәчәннәр ярышын булдыру турында хыяллар белән яшәде. Музыкантларга семинарлар, тәҗрибә уртаклашу кебек файдалы чараларны даими оештыру кирәклеген әйтә килде. Әлегә, билгеле, вакыт та, административ көч тә аның ягында түгел иде. Бер кеше генә күтәрер­лек йөк түгел шул...
Бу теләк-планнары мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, район җитәкчеләренә васыять булып калды. Ярты гомерен, ярты гәүдә­сен Ватанын саклауга, халкына биргән Бөек Ватан сугышы вете-ранының васыяте!!!
Әхмәтнур абый ил алдында үз бурычын тулысынча үтәде. Авылдашлары хәтерендә аның якты образы һәрвакыт балкып торыр.

Ренат Нуретдинов,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.
Фото: rudnyi-altai.kz
Читайте нас: