+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
19 гыйнвар 2021, 15:35

“Кара генерал” – Склабинада

Данлыклы якташыбыз,Чехословакиянең Милли герое Даян Мурзинның тууына – 100 ел.

Данлыклы якташыбыз,Чехословакиянең Милли герое Даян Мурзинның тууына – 100 ел.

Даян Баян улы Мурзин – икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы, Европада Каршылык хәрәкәте ветераны. Ул 1944 елның августына кадәр үз илебездә сугыша. 1944 елның сентябреннән башлап 1945 елның 2 маена тиклем Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасының башта – штаб начальнигы һәм командирның советнигы, аннан соң командиры була. Җиңү елының маенда Кызыл Армия частьларына кушылгач, элекке Чехословакиянең Злин окресының (безнеңчә район) кырыктан артык авылын һәм Злин шәһәрен азат итүдә катнаша. Аның каһарманлыгын Чехословакиядә югары бәһалиләр:
Д. Мурзин – Чехословакиянең Милли герое, иншаллаһ, “Русия Герое” да булырга язса иде. Моңа ул күптән һәм чын-чыннан лаек шәхес!
Д. Мурзин 6 майда, Злин шәһәренең Тынычлык майданында зур митинг оештырылгач, анда халык алдында чыгыш ясый. Шуннан соң якташыбыз сугышта һәлак булган партизаннарны җирләүне оештырып йөри. 1945 елның 20 маенда һәлак булган партизаннарны җир куенына тапшырганнан соң, бригада документациясе буенча эшләрен төгәлли. Тик шуннан соң гына, 25 майда, Украина партизаннар хәрәкәте штабы радиограммасы буенча Киевка оча.
Киевта Д. Мурзин дошман тылында сигез ай алып барган хәрби эшчәнлеге турында отчетлар яза, Русия Хәрби архивы өчен күрсәтмәләр бирә. Шул сәбәпле Башкортстанда үзен өзелеп көткән әти-әнисе янына – Бакалыга 1945 елның көзендә генә кайтып төшә...

...Д. Мурзинның хәрби эшчәнлеге катлаулы вакыйгалар тезмәсеннән тора, шул сәбәпле каһарман якташыбыз турында бер очеркта гына язып бетерү дә мөмкин түгел. Разведчик-диверсант, коммунист һәм өч разведка мәктәбен үткән, биш тапкыр яралан­ган, әллә күпме михнәтләр күргән, лә­кин сынмаган, 24 милләт вәкилләрен-нән торган меңәрләгән кеше язмышы өчен җаваплылыкны үз иңенә алган талантлы командир... Кешене исеме түгел, ә эшләгән эше күтәрә – бу исемнәрне аклауга Д. Мурзин үтә дә җитди караган, чит илдә Советлар Союзының абруен сакларга тырышкан. Боларга дәлил итеп Ян Жижка брига­дасының уңышларын китерергә мөмкин.

Партизаннар төяге
1944 елның 30 августыннан 31 августка каршы төнендә Даян Фәткыл­баян улы бер төркем разведчиклар белән Склабина поселогына якын территориягә парашюттан сикерә. Моңа кадәр Склабинага шушы елның 21 август төнендә совет, словак һәм чех разведчиклары төшә, командиры – Ян Жижка отрядының тәүге командиры, утыз яшьлек словак егете, надпоручик (өлкән лейтенант) Ян Ушияк. Даян Мурзин төркемен Склабинада Ушияк каршылый. Д. Мурзин Склабинага оештырылачак яңа отрядның штаб начальнигы һәм командирның советнигы сыйфатында җибәрелә.
Склабинага төшкәннең икенче көненә үк отрядның тәүге командиры, утыз яшьлек словак егете Ян Ушияк белән штаб начальнигы һәм командирның советнигы Даян Баян улы Ян Жижка исемендәге тәүге партизаннар отрядын оештыралар. Парашюттан сикергәндә агачка бәрелеп танавыннан, авызыннан, колакларыннан кан агуга карамастан, яралы Даян Врутки шәһәрендә барган сугышта катнаша, анда шәхси батырлык күрсәтә. Әйткәндәй, бу сугыш 29 августта башланган Словакия милли восстаниесе була. Анда 60 мең баш күтәрүче һәм 12 мең партизан катнаша.
Склабина халкы совет офицеры Д. Мурзинны һәм башка разведчикларны да бик җылы каршылый, аларга үзләренең коткаручысы дип карый һәм төрле яклап ярдәм итә.
1944 елның көзендә Дворжак фамилияле сатлыкҗан аларның икесен дә засадага алып бара. Шул засадада икесе дә каты яралана, берникадәр вакыттан соң Ушияк һәлак була, ә
Д. Мурзинны Инджих Ткач исемле урманчы карт коткара. Д. Мурзин дәва­ланып ятканда отряд комиссары Иван Степанов тауларга ундүрт төркем җибәрә һәм аларның берсе Д. Мурзинны эзләп тапканнан соң, Украина партизаннар хәрәкәте штабы боерыгы белән Даян Баян улы Ян Жижка отря­дының икенче командиры итеп тә­гаенләнә.
Склабинага ташланганчы Д. Мурзин белән Ян Ушияк төркеме партизаннары күпмедер вакыт Башкорт­станның Кушнаренко авылындагы разведка мәктәбендә укый. Аларга
III Интернационал әгъзалары, коммунистлар Клемент Готвальд, Ян Шверма, Долорес Ибаррури, Рудольф Сланский, Маркус Вольф кебек һәм шул елларның атаклы башка коммунист-антифашистлары лекцияләр укый. 1943 елда бу мәктәп Украинага, шифаханәләре белән дан тоткан Киев читендәге Святошино бистәсенә күчерелә. Былтыр җәй кайчандыр
Д. Мур­зин укыган Кушнаренконың күп­профильле колледжына Бөек Ватан сугышы, Каршылык хәрәкәте һәм Икенче бөтендөнья сугышы ветераны Даян Баян улы Мурзинның исеме бирелү Башкортстан бөркетенең исемен мәңгеләштерү буенча башкарыл­ган зур эш булды.

Анда аны яхшырак беләләр...
Менә шушы Склабинага былтыр җәй, коронавирус куркынычы көчле булуга карамастан, ирем Владимир белән без дә барып кайттык. Борыннарыбызга респиратор киеп, данлы якта­шыбызның эзләре сакланган Врутки, Мартин, Турчански Мартин, Кромежиж, Тренчин, Стречна, Челадна, Һолешов, Велке Карловице, Пшеров, Валашске Мезижици, Поважске Мезижици, Острова, Опава, Рожнов, Чертов Млин, Дольни Лһота, Стжедни Лһота, Һорни Бечва, Дольни Бечва, Всетин, Злин, Банска-Бистрице, Братислава, Простеов, Стражнице, Вишков, Босковице, якташыбыз дәвалан­ган Визовице шәһәрләре, авыл-поселокларында, музейларда булдык, китаплар, буклетлар, магнитлар сатып алдык. Йөргән җирләребездә словакларга Д. Мурзинның “Дошман тылындагы фронт” дигән китабын, үзебездә нәшер ителүче журналларны, Уфа, Башкортстан күренешләре төшерел­гән буклетлар һәм открыткалар, магнитлар бүләк итеп киттек. Аеруча Скла­бина поселогы музеенда шатланып калдылар!
Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган 183 битлек бу китапта Даян Баян улының Чехословакиядәге хәрби эшчәнлеге 73 биттә бәян ител­гән. Калган 110 бите, әлбәттә, ка­һар­манның Төркестан һәм Мол­давиядәге партизанлык эшчәнлегенә багышлана. Шул ук вакытта Слова­киядә, Чехиядә Ян Жижка бригадасы тарихы хакында дистәләгән монография, диссертация, тарихи-документаль китап язылган, кинофильмнар төшерелгән. Ни өчен аларда күп, ә бездә аз соң, дисезме? Чөнки, имеш, Д. Мурзин үзебезнең илдә түгел, ә Чехословакиядә сугышкан! Менә шул яктан караганда да “Дошман тылындагы фронт” – алтынга бәрабәр китап ул! Шушы китабы өчен генә дә Даян абыйга мең рәхмәтләр яусын!
Башкортстан “Китап” нәшрияты кибетендәге бу җыентыкның соңгы данәләрен әл дә 2011 елда ук Чехиягә алып киткәнмен, аларның барысы да чех, словак дусларыма яхшы бүләк булды. Ә менә иң соңгы ике данәсен Башкортстан исеменнән Банска-Бистрица һәм Склабина музейларына тапшырдым. Бик куанып калды словаклар – хәзер исә киләчәктә шу-шы музейларда якташыбызның аерым почмагын булдыру идеясе белән янам.
Склабина – бүген Европада, хәтта дөнья дәрәҗәсендә билгеле поселок исәпләнә, чөнки ул – партизаннар төяге. Ян Жижка бригадасы партизаннарыннан тыш та дистәләгән партизан отрядларын сыендырган, тулыландырган, тирә-яктагы авыл, поселок, шәһәр халкында фашизмны җиңүгә ышаныч уяткан. Склабина Чехослова­киядә немец-фашистлардан беренче булып азат ителгән авыл исәпләнә. Әйткәндәй, сугыш елларында башланган “Фашизмга каршы көрәшче­ләр” оешмасы Склабинада әле дә эшли. Җитәкчесе – патриотик рухлы Игорь Ковач исемле словак. Мин, аның белән якыннан танышып, Склабина музеенда “Даян Мурзин” почмагын булдыру хакында сөйләшеп кайттым.
Әлбәттә, музей экспонатлары арасында Д. Мурзин һәм Ян Жижка бригадасы партизаннары хакында да телгә алына, тик монда Д. Мурзин турында аерым почмак булдырылмаган. Музей эше өчен җаваплы хакимият хезмәткәрләре Яна Коһутова белән староста (безнеңчә хакимият башлыгы) Анна Сквестрова һәм Игорь Ковач “әгәр материаллар белән ярдәм итсәгез, почмак булдырырбыз”, дип вәгъдә биреп калдылар. Бу җәһәттән мин Бакалыдагы Даян Мурзин музеена зур өмет баглыйм, калган эшне үз җаваплылыгыма алам.
Хушлашыр алдыннан бергәләп фотога төштек, яңа дусларымның барысы да Башкортстанга, Д. Мурзин­ның туган ягы халкына һәм Бакалыга, якташларына, аны онытмаучыларга, Д. Мурзин исемен мәңгеләштерергә тырышучыларга, республика Башлыгына, шушы мәкалә басылачак “Кызыл таң” гәзите редакциясенә күп итеп сәламнәр әйтеп калды! Мәкалә басылганнан соң Склабинага җибәрү­ләрен үтенделәр, музей китабына автограф яздырып алып калдылар. Ул язмамда мин Д. Мурзинны хөрмәт итүче бөтен Башкортстанның уй-те­ләкләрен җиткерергә тырыштым.
* * *
Склабинадан тыш та ирем белән кайда гына йөрсәк тә халык белән ара­лашырга тырыштым, Д. Мурзин су­гышкан урман-тауларга хәйран калдык, Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы партизаннары, исемнәре билгеле һәм билгесез совет яугирләре җирләнгән Туганнар кабер­лекләренә һәм һәйкәлләргә ялан чә-чәкләре салганда башымны иеп, Туган илебездән һәм Башкортстан хал­кыннан сәламнәр җиткереп, мәр­хүмнәр рухына догалар укып киттем...
Әлбәттә, күз яшьләре үзеннән-үзе акты, миннән сорамады... Хәер, минем бу халәтемне чит-ят җирләрдә яшәгән кеше үзе генә аңлыйдыр. Ә бит Даян ага Туган илебездән әллә ничәшәр мең чакрым ераклыктагы җиде ят кешеләр арасында сугышкан. Баш­кортстанның талантлы рәссамы Юлай Әминев төшергән “Даян Мурзин” дигән портрет үзе ни тора! Анда утны-суны кичкән 23 яшьлек кенә яугирнең күзләренә баксагыз, аларда сагыш-моң, кайгы-хәсрәт, чит-ят җир­ләрдә ялгызлык, туган җиркәен ника­дәр сагыну тойгысы...
Алгарак китеп әйткәндә, кылкаләм остасы Юлай Закирҗан улы бүген “Чехословакиянең Милли Герое Даян Мурзин һәм Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасы” дигән күргәзмә өстендә эшли. Шушы күргәзмә әгәр Бакалыда да оештырылса, якташлары байтак кызыклы портретлар һәм картиналар белән танышыр иде!
Ян Жижка исемендәге бригада
Украина партизаннар хәрәкәте штабы уставы буенча Болгария, Югославия, Румыния, Венгрия һәм Чехо­словакиядә барлыкка килгән һәр яңа отряд ниндидер исем йөртергә тиеш булган, чөнки 1944 елда Чехослова-киядә җәмгысы 57 партизан отряды була. Д. Мурзин җитәкләгән Ян Жижка исемендәге 1нче Чехословакия партизаннар бригадасы бу исем белән рәсми рәвештә 1944 елның ахыры, 1945 елның башында гына атала башлый. Әмма үзен бик тиз таныта һәм сугыш ахырына тиклем, исемен аклап, батырлыгы белән дан ала. Бу вакытта бригада сан ягыннан үсә, көн саен яңадан-яңа патриотлар белән тулылана.
Ян Ушияк һәлак булганнан соң, Даян Баян улы отрядны тергезә, аны бригада дәрәҗәсенә үстерүгә зур көч сала, немец-фашистларга каршы уңышлы диверсияләр оештырганы өчен Украина партизаннар хәрәкәте штабы тарафыннан күп тапкырлар мактауга лаек була. Каһарман якташыбыз Д. Мурзин һәм немец-фашистларга каршы оештырылган уңышлы диверсияләр ясаган Егоров, Кветинский, Садиленко, Шукаве, мадьяр Ракоси һәм Сандора “А. Невский”,
“И. Сталин” исемендәге отряд коман­дир­лары “За свободу!” медале белән бүләкләнә. Шәхсән Даян Мурзин, го-мумән алганда, Чехословакиянең 16 шәһәре һәм авылының шәрәфле шә-хесе дигән мактаулы исемгә лаек була.
Чехиядә Д. Мурзин, Ян Жижка отряды һәм анда сугышкан асыл партизаннар турында бик күп документаль материаллар сакланган. Отряд­ның бәләкәй төркемнәр белән 1944 елда Ваһ (чех телендә – Ваһ, урысча әйтсәк – Ваг, әйтелештә Вах) елгасын кичүе, тирә-якны немец карательләре уратып алуга карамастан, өч тапкыр Моравия чиген үтәргә тырышып, авыр сынауларга дучар булуы хакында байтак архив материаллары һәм документлар, Даян Мурзин белән бергә сугышкан партизаннарның истәлек­ләре, чех һәм словак тарихчыларының тикшеренүләре белән таныштым. Чех, словак тарихчылары К. Рихтер,
Я. Пос­пишил, профессор Й. Пшикрыл, Украина партизаннар хәрәкәте штабы, Моравия Земство китапханәсендә һәм Прага Үзәк архивының фонд материаллары, Д. Мурзин белән бергә сугышкан һәм сугыштан соң язучы булып киткән Ладислав Мначек, Честмир Подземный кебек авторларның, якташыбыз белән бергә сугышкан партизаннарның истәлекләре, сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы суд карарлары, немец радиосы аша тапшырылган өндәмәләр, криминалистика документлары аеруча кызыклы.
Җыеп әйткәндә, Даян Баян улы Мур­зин Русияне, Башкортстанны чит тарафларга таныткан, халыкара дә-рәҗәдә зур танылу яулаган ихтирамлы яугир, асыл каһарман, исеме Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белән языл­ган легендар шәхес!
Аның исемен мәңгеләштерүгә мин дә үз өлешемне кертергә тырышам, хөрмәтле укучылар, әлеге мәкаләмне дә сөеп-яратып язам. Чехия басмасында (“Spravodaj”.Informacionné kulturni časopis, №5, 2019) “Kdo byl tén černi general?” дип аталган һәм чех телендә язылган мәкаләм басылды, ул Чехия сайтына да, Көньяк Моравия сайтына да урнаштырылды. Шушы мәкалә аша мин Д. Мурзин һәм партизаннар сугышы белән кызыксынучы матур күңелле кешеләр белән таныштым. Башкортстан бөркетенең 100 еллыгына “Mlada Fronta. Dnes” дигән үзәк гәзиттә зур мәкалә бастырырга ният­ләнәм.

Миләүшә Годбодь-Колмөхәммәтова,
Башкортстан Республикасының, Русия Федерациясенең һәм Чехия Республикасының урыс телле журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы, “Кызыл таң” гәзитенең 2020 ел лауреаты.
Чехия – Словакия.
Читайте нас: