Әтиемнең абыйсы Әхмәтнур Усманов истәлегенә багышлыйм.
– Наилә, урман эчендәге Тере чишмәгә барганың бармы? – Сүзен ничек башларга белмәгән Нур янында басып торучы сылуга шулай дип эндәште.
– Мин анда бәләкәй чактан ук әнигә ияреп, чәй суына бара идем. Хәзер көн дә кызлар белән суны шуннан ташыйбыз. Самавыр чәе, шомыртлы, чияле сары май, Кызыл таудан җыелган кура, Олы болынның җир җиләкләре кагы белән өстәл янында рәхәтләнеп сыйланасың...
– Наилә, ә син ул чишмәнең терелегенә игътибар иткәнең бармы? Җанлы диләр бит аны!
– Урман уртасында, уйдык җирдә кечкенә генә күл кебек ич ул, агып китеше дә кыйблага таба. Әнигә ияреп барган чакларымда, кара-кара, чишмә сөйләшә, ул бит эндәшә, дип әйтә торган идем. Ул бит чишмә уртасының төбеннән балдакланып, куыклар чыгарганы, тын алышы кебек һа-ва күтәрелгәне өчен шулай аталган.
– Аның суы белән юынган кызларның чибәрлеге артканнан-арта бара икән. Әйдә берәр көнне чишмәне күзләргә икәүләшеп барабыз?!
– Эй, кызык та инде син, Нур абый! Кызларны гына күзлиләр ул! – дип, челтер чишмә кебек яңгыратып көлде дә кыз өйләренә таба йөгерде.
Кыз киткәч тә озак кына уйланып, имән кәүсәсенә битен терәп торды әле Нур. Әле күрше кызы Наилә белән биредә сөйләшеп торганына да шаһит бу агач. Аның назлы тавышын да ишетте имәнкәй. Йөзеннән елмаю китмәгән, һәрчак ихтирамлы, үзеннән биш яшь-кә кечерәк бу сөйкемле кыз турында имән-сердәшенә күптән ачыласы килгән иде инде аның.
Кордаш кызлар да юк түгел. Кичке уеннарда Нурга ошарга тырышып, аның белән үзләре дуслашасы килеп йөрүчеләр дә бар. Әллә ни ачыла алмады шул аларның берсенә дә. Ә менә Наилә күңеленә, ниш-ләптер, якын. Бәләкәйдән урам яме булып йөргән күрше кызы хәзер бигрәк тә күркәм булып буй җиткерде. Әнисе дә: ”Бу Әдипнең кызы фәрештә кебек, хур кызлары да мондый чибәр булмас. Атлап йөрүләрен генә күр! Чишмәдән кайткан чакта чиләкләреннән берәр тамчы суы чайпалса! Күз-ләр тимәсен дә бәхетләре генә булсын инде кыз балакайның”, – ди.
Бәхет ни үзебезнең кулда инде! Хәзер колхоз да аякка ныклап басып килә, шөкер, басуларда игеннәр мул. Сыерың, сарыкларың булса, кош-корт асрасаң, гаиләңне авырсынмыйча карарга була. Усактан өй салып җибәрәсең дә, бакчаң-ны, кош-кортыңны үрчетеп, колхозга эшкә йөрисең. Өй тутырып кыз-уллар үсте-рәсең. Тырышкан кеше югалмый ул. Тракторчы булырмын, Наилә белән гаилә корырмын. Чибәркәй генә мине үз итсен! Нур шулай уйлады...
...Тик якты хыялларны, өметләрне 1941нең июнь иртәсе җимерде шул. Күп тә үтми Нурга повестка китереп тоттырдылар. Өй саен сугышка икешәр, өчәр кешене – әтиләрен, улларын озата башладылар. Аларның гаиләсеннән Нур гына китәчәк. Әнисе бу хәбәрне ишеткәч куырылып төште.
– Әй балам, терәгем-таянычым булырсың дип кенә үстергән идем, ут эчләренә китәсең бит, – дип, кайгысыннан кара янды.
– Я инде, инәй, бөтенләй кайтмас өчен киткән кеше кебек сөйлисең минем турыда. Дошманны илдән куып чыгарабыз да, кайтып, чыршы бүрәнәдән яңа өй күтәрәбез әле! – Нур анасын шулай тынычландырды.
– Аллаһ боерса, дип әйт берүк, балакаем. Исән генә кайтсаң ярар иде. И-и, бу нимескә нәрсә җитмәде икән инде, кеше ашаучы бүреләргә! – дип, үкседе ана.
Таңнан район үзәгенә юлга чыгу хәбәрен рәис үзе килеп әйтте. Капка төплә-рендәге эскәмиядә ялгызы гына утыручы Наиләне күреп, Нур аның янына атлады.
– Нур абый, фронтка китәсеңме инде? – диде кыз, йөзендә олы хәсрәт чагылды.
– Әйе, фашистларны дөмбәсләп кайтмыйча булмас, Наиләкәй. Мин кайтуга үсеп тор, яме! – диде Нур, күзен кыса төшеп.
– 17 яшьлек кызлар бәләкәй булмый инде, Нур абый. Тизрәк кайтыгыз берүк. Нур абый, әйдә Тере чишмәгә барып киләбез, ул сиңа фатихасын бирсен! – диде чая кыз.
– Әйдә, йөгердек!
Сакчы имәннәр яныннан үтеп, урман үзәненә таба юл тотты алар.
– Нур абый, җитәклә әле, артыңнан җитешеп булмый! – диде Наилә.
Ул кызның бәләкәй генә, җылы, йомшак кулларыннан җитәкләде. Нурның башында мең төрле уй кайнады.
– Наилә, мин фронттан кайтканчы беркемгә дә кияүгә чыкмыйча, мине көтәр-сеңме? Кайткан көнне үк мин сине үзебезгә алып керәчәкмен, хатыным итеп, ризасыңмы? – дип әйтеп салганын егет сизми дә калды.
– Нур абый, нинди кияү сөйлисең, оялтма әле. – дип, күрше кызы кызарынып, башын аска иеп атлый башлады.
Күп тә үтми алар бәхет дагасы кебек кенә уелып яткан урман чишмәсе – Тере чишмә янына килеп тә җитте. Икесе дә тын да алмыйча, әсәрләнеп, көмеш суга текәлделәр.
– Әнә бит чишмә сөйләшә, Нур абый, – дип пышылдады кыз, уймак кебек түгәрәкләр хасил булган чишмә суына ымлап.
– Әйе, бабаларыбыз шушы серле чишмәне эзләп килеп, биредә авыл корганнар инде... Башка җирдә мондый чишмә юк, Наилә, бел шуны!
Сөйләшеп сүзләре бет-мәде ике күршенең. Аларның сүзләре дә, киләчәккә булган өмет-хыяллары да Тере чишмәнең көмеш суы кебек саф иде. Җитәкләшеп кайтыр якка чыктылар. Эңгер авыл өстен япты. Нур-ларның тәрәзәсеннән җиделе лампа яктылыгы сирпелә – өйдәгеләр аны көтә иде.
– Наилә, хәзер кер дә йокларга ят, син иртән торуга без киткән булырбыз, яме? Шулай беркөнне син йокыдан уянган вакытта фашистларны җиңеп кайтып та җитәрмен, сизми дә ка-лырсың. Минем белән сөй-ләшер сүзләреңне Тере чишмәгә сөйләрсең. Көт, акыллым, күрше абыеңны, яме? Син йокыңнан уянуга кайтам... – Шулай дип, Нур кызның кечкенә кулларын учына кысты.
– Кайтырсың, яме... – дип һәм тагын күрше еге-тенә әйтер әллә күпме сүзләрен үзе белән алып кереп китте Наилә.
...Декабрьдә, Нурның Мәскәү шәһәре янында хәбәрсез югалганын хәбәр иткән өчпочмаклы хатны почтальонка бер иртәдә авылларына алып кайтты. Наилә бу хәбәрне ишетү белән, чын түгелдер, ялгышканнардыр, дип, көрт яра-яра Тере чишмәгә ашыкты. Булмас, Нур абыйсы югалмас, чишмәгә әйтим әле бу сүзләремне... Кайтам, бер таңда кайтып төшәрмен, дигән иде бит ул! Аның битеннән агып төшкән күз яшьләре мамык шәленә тамды... Бу мәлдә ак карлар, Нур белән Наиләнең эзләрен суытмыйк дигән кебек, сукмакны кочаклап алган иде. Алар бу эзләрдән кабат башкача бергә атламаячак, чөнки сугыш дигән аждаһа бөтен хыялларның астын-өскә китерде, имәндәй өметләрнең тамырына балта чапты...
...Карт кыз исемен күтәреп, Наилә гомер буена ата-анасы янында яшәде. Кайтыр, Нур кебек егетләр кайтмый калмас, бер көнне йокыдан уянуына кайтып җитәр, дип өметләнеп ятты ул һәр кичтә йокысына. Гомер буе шундый өмет белән яшәде. Әти-әнисен соңгы юлга озаткан еллардан соң инде бөтенләй япа-ялгызы яшәгән ап-ак чәчле Наилә бер таңда бөтенләй уянмады. Төшендә Нуры Тере чишмә сукмагыннан аңа таба кулларын сузып килә иде, куанычыннан нишләргә белмәгән кыз сөеклесенең кочагына керде дә эреде дә бетте...
Хәзер инде Тере чишмә-не эзләп баручылар сирә-гәйде, әмма ул исән, барысын да хәтерли. Һаман да, челтер-челтер итеп, ни турындадыр сөйли... Тик аны тыңлаучылар, имәннәр бе-лән сокланучылар гына каядыр китеп беткән. Авылда яшәүчеләрнең саны дистәгә дә җитми. Эх, Нур кебек егетләр исән булса, барысы да башкача булыр иде...
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Борай районы.