+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 апрель 2021, 16:41

Озаграк утыр әле, "тәти җиңги"!

Нуриман районында ирен пычак кадап үтергән хатынга җәзаны катгыйландырганнар.

Нуриман районында ирен пычак кадап үтергән хатынга җәзаны катгыйландырганнар.

Башкортстан Прокуратурасы 30 яшьлек ханымга җәзаны катгыйландыруга иреште. Ул үз ирен суйган.

Бу хәл 2020 елның маенда булган. Ирле-хатынлы пар Нуриман районында бергә ял иткәндә сулык ярында талашып китә. Өйгә кайткач та конфликт дәвам итә. Бик нык исерек булган ханым сөеклесенә берничә тапкыр пычак белән кадый. Алынган җәрәхәтләрдән ир шунда ук һәлак була.

Хатын, дәүләт кеременә 10 процент хезмәт хакын тотып калып, 2 ел холык төзәтү эшләре рәвешендә җәза алган. Әмма дәүләт гаепләүчесе, суд карары белән килешмичә, хатынга бәхәс вакытында куркыныч янамаган булуын әйтә.

Югары суд Прокуратура карарын игътибарга ала һәм ханымга «Үтерү» мәддәсе буенча яңа хөкем карары чыгара. Хәзер гаепләнүчегә гомум режимлы холык төзәтү колониясендә 7 ел үткәрергә туры киләчәк.

Үтерүче хатынны суд залында ук сак астына алганнар.

Фото: bash.news


Читайте нас: