+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 апрель 2021, 16:57

Сезгә беркем дә сүз тидермәс, ветераннар!

Владимир Путин ветераннарны мыскыл иткән өчен җәзаны катгыйлатучы законга кул куйды.

Владимир Путин ветераннарны мыскыл иткән өчен җәзаны катгыйлатучы законга кул куйды.

5 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин мөһим законга кул куйды, аның нигезендә Интернетта нацизмны реабилитацияләүчеләр һәм ветераннар турында ялган мәгълүмат таратучылар, аларның намусын һәм абруен кимсетүчеләр биш елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Закон буенча, Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында СССР эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында белә торып ялган мәгълүмат тараткан гражданнарга 3 миллион сумга кадәр штраф салына, яки хезмәт хакы күләмендә өч елга кадәр булган бүтән керемнәре алына, яки өч елга кадәр мәҗбүри хезмәткә тарттырыла яисә 3 елга кадәр төрмәгә озатылачак.

Әгәр мондый хокук бозу вазыйфалы кеше яисә бер төркем кешеләр тарафыннан алдан әзерләнеп, киңкүләм мәгълүмат чаралары, яки Интернет ярдәмендә кылынса, җәза катгыйрак: штраф 2-5 ​​миллион сум, яки хөкем ителгән кешенең хезмәт хакы, яки бүтән кереме бер елдан алып биш елга кадәр хезмәт хакы күләмендә, яки алар биш ел дәвамында мәҗбүри хезмәт башкарачак, яки биш елга кадәр төрмәгә озатылачак.

Фото: uapress.info


Читайте нас: