+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 Май 2021, 14:48

Батыр рухы кайтты иленә

Уфа тимер юл вокзалында хәрби разведчик, Советлар Союзы Герое, полковник Лев Маневичка мемориаль тактаташ ачу тантанасы булды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика башкаласы мэры Сергей Греков, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнаштылар.

Уфа тимер юл вокзалында хәрби разведчик, Советлар Союзы Герое, полковник Лев Маневичка мемориаль тактаташ ачу тантанасы булды. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, республика башкаласы мэры Сергей Греков, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев катнаштылар.

Лев Маневич Уфа станциясенең район сәяси бүлеге мөдире, 1920 елның маеннан 1921 елның 15 июненә кадәр Элемтә юлларының баш сәяси идарәсе инструкторы була.

Башкортстан Башлыгы чарада катнашучыларга болай дип мөрәҗәгать итте:
«Хөрмәтле ветераннар, кадерле дуслар! Бүген без Бөек Җиңүнең чираттагы еллыгы алдыннан Ватаныбызның чын герое Лев Маневичны искә алу өчен җыелдык. Бу исем безгә бик билгеле. «Земля, до востребования» дигән фильмны караганда без барыбыз да Лев Маневичның батырлыгы белән горурлана идек. Герой язмышы Уфа белән тыгыз бәйләнгән. Нәкъ менә биредә ул лидер, чын герой, җитәкче буларак таныла. Биредә ул булачак хатыны белән таныша. Аның абыйсы республика сәламәтлек саклау системасы өчен күп эш башкара һәм ул чакта куркыныч тиф эпидемиясенә каршы көрәш оештыра. Маневичның язмышы безнең буыннар өчен үрнәк булып тора. Бүген без биредә нинди кешеләр яшәвен, аларның Ватаныбыз хакына нинди бөек гамәлләр кылуын искә төшерү өчен мемориаль тактаташ ачабыз”.

Русия Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы Юрий Серышев билгеләп үткәнчә, Лев Маневич дошман гаскәрләрен җиңүгә зур өлеш керткән һәм хәтта концлагерьларда да йөзләрчә кеше гомерен саклап калган. "Бүген безнең гамәлдәге хезмәткәрләр, үсеп килүче буын өчен Лев Маневичның тормыш юлы үрнәк булып тора. Һәлак булганнарга мәңгелек дан", – дип мөрәҗәгать итте ул.

Радий Хәбиров тантанада Русия Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе Ришат Халиковка «Салават Юлаев» орденын тапшырды.


Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН.
Читайте нас: