+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
6 Май 2021, 14:31

Каршы алыгыз, "Үлемсез полк" килә!

Башкортстан халкы «Үлемсез полк" акциясендә катнашу өчен 60 меңгә якын гариза тапшырган.

Башкортстан халкы «Үлемсез полк" акциясендә катнашу өчен 60 меңгә якын гариза тапшырган.

Республика"Үлемсез полк" йөрешендә катнаша. Онлайн-режимда 57 293 гариза бирелгән. Бу хакта Башкортстан Республикасы идарә үзәгенә акцияне оештыручылар хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, эпидемиологик хәл аркасында быел, былтыргы кебек үк, Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында иң киңкүләм чара онлайн-форматта узачак. Виртуаль парад 9 майда урындагы вакыт белән 15.00 сәгатьтә башлана. Аны "Үлемсез полк» сайтында карарга мөмкин булачак: https://2021.polkrf.ru/

Теркәлү иртәгә, 7 майда, тәмамлана.

Гаризаны «Үлемсез полк онлайн» рәсми сайтында шәхси кабинетта бирергә мөмкин: https://2021.polkrf.ru/. Шулай ук, «Хәтер банкы» ресурсы, "Одноклассники" һәм "ВКонтакте" социаль челтәрләрендә кушымталар аша.

Гаризалар модерация уза, аны тәмамлагач, шәхси кабинетта герой портреты һәм аны эфирда күрсәтәчәк вакыт барлыкка күренә. Онлайн-парад тәмамлангач, барлык катнашучылар да якыннарының фотосурәтләре күрсәтелгән трансляциянең бер өлеше фрагментларын алачак.

Узган елда үз геройларының мәгълүматларын урнаштырган кешеләр өчен теркәү процедурасы гадиләштерелә - инде хупланган гаризаны кабатлау да җитә (анда үзгәрешләр булмаган очракта).

Фото: www.rusdialog.ru
Читайте нас: