Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
7 июнь , 19:08

Мондый фаҗигаләр кабатланмасын!

Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә "Олы Теләк фаҗигасе: хәтер һәм кайгы китабы" дип аталган җыентыкны халыкка тәкъдим итү чарасы, ул илебез тарихында хәсрәтле эз калдырган әлеге вакыйгага 32 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә "Олы Теләк фаҗигасе: хәтер һәм кайгы китабы" дип аталган җыентыкны халыкка тәкъдим итү чарасы илебез тарихында хәсрәтле эз калдырган әлеге вакыйгага 32 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Олы Теләк фаҗигасе, тимер юлында булган бу авариядә бихисап кешенең гомере өзелү турында китапханә хезмәткәрләре Зәлфия Сәетова һәм Зөлфә Хисмәтуллина әрнеп бәян итте. Алар "Олы Теләк фаҗигасе: хәтер һәм кайгы китабы" җыентыгы өстендә ике дистәдән артык автор, шулай ук Башкортстан Башлыгы, Иглин районы хакимиятләре, "Башкортстан энциклопедиясе" хезмәткәрләре эшләвен билгеләп үтте.

Чарага Олы Теләк фаҗигасен үзе кичергән Зөфәр Мөҗиповның бертуган апасы һәм сеңлесе килгәннәр иде. Алар Зөфәр Өлфәт улының "Адлер - Новосибирск" поездында булуын, тимер юл һәлакәте вакытында авыр җәрәхәтләр алуын, тәненең нык пешүен, әмма шуңа да карамастан, ут тәмугыннан кечкенә пассажирларны - балаларны коткарырга ярдәмләшүен сөйләде.

Зөфәр Мөҗиповның организмы, бәхеткә, ныклы булып чыга, ул, савыгып, аякка баса. Әлеге вакытта гаиләсе белән республикабызның Гафури районында гомер кичерә.

Чарада Олы Теләк авариясе хакындагы истәлекләре белән ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Ришат Вәлиев, язучылар Мөдәрис Мөсифуллин һәм Илдус Тимерханов, отставкадагы икенче ранг капитаны Закир Нуриәхмәтов һәм башкалар уртаклашты.

Очрашу дәвамында Олы Теләк авариясенә багышланган видеофильм да күрсәтелде.

Моңа охшаш фаҗигаләр беркайда да, беркайчан да кабатланмасын иде инде!

Фото: З. Сәетова.