Тыл эшчәннәре моңа лаек.
Газиз авылдашлар,
ул елларда
Үзәкләргә үткән авырлык...
Ил хәсрәтен
иңдә күтәрергә,
Үлем кайгыларын
үткәрергә
Кайдан алдыгыз
сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка,
батырлыкка
Саф алтыннан
һәйкәл салырлык!
Илеш районы Иштерәк авылындагы Бөек Ватан сугышы корбаннарына куелган обелискка шундый сүзләр уеп язылган.
Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, эч-бавырыңны өзәрлек авыр эш, өшү-туңулар ул вакытта беркемне дә читләтеп үтмәгән. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы чорда да юклык, рәнҗетелүләр аша үтеп тә кешелеген югалтмаган, сынатмаганнарның бик сирәкләре генә исән. Кайвакыт аларның: “Хәзерге яшьләр туеп сикерә”, диюләре, әйтик, шул әрнүле чорның алар күңелендә мәңге җуелмас эз калдыруыннан. Ил язмышы хәл ителгәндә, соңгы бөртек ашлыкны да фронтка җибәреп, ачтан үлгән якташларымның җан өшеткеч ачы язмышы хакында бу язма.
...Сугыш елларында Илеш районының Иске Күктау авылы халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен сурәтләп, аларның батырлыкларын барлап, 2000 елда “Урожай” хуҗалыгының ул вакыттагы рәисе Рәзит Нурлыгаянов “Дорога длиною война” дигән китап чыгарды. Ул аны ветераннар, һәлак булганнар, сугыш чорында авылда ачлыктан, кан чиреннән үлгәннәр истәлеген мәңгеләштерү өчен язган иде. Шуннан соң “Кызыл таң”да “Иске Күктау фаҗигасе” дигән хатирәләр бастырдык. Бу тылдагы халыкның аянычлы язмышын гәзит укучыларга тәфсилләп җиткерү һәм Җиңү хакына ачлыктан җан биргән йөзләрчә мәрхүмнәр рухы алдында баш ию өчен кирәк иде. 1944 елның язында шушы авылдан бер көнне генә егермегә якын кешене җирләү, кәфенлек өчен хәтта киндер капчыклар да җитмәү, афәт чорында утыздан артык йортта берәү дә исән калмыйча, тәрәзәләренә аркылы такта кагып кую һәм башка җан өшеткеч истәлекләр зиһеннең иң кичерешле һәм тойгылы буразнасында уелып калды.
...Күренекле галим һәм дәүләт эшлеклесе Зифкать ага Сәетгалиев истәлекләренең тетрәндергеч бер хикәятендә дә сүз акыл җуярлык фаҗига, ятим гаиләнең аянычлы язмышы турында.
“Әнкәйнең беренче ире Зыя Минһаҗев сугышка кадәр колхоз рәисе булган. Ул фронтка киткәч, әнкәй Югары Манчар авылында дүрт бала: Зифкать, Фирүзә, Мәфрүзә, Рифкать белән калган. Зыя Минһаҗев 1941 елда ук Смоленск тирәсендә һәлак булган.
Анабыз бер, ә аталарыбыз башка Зифкать абый язга чыккач, басудан кар астында кышлаган ашлык җыеп алып кайткан. Әнкәй өйдә булмаган. Шушы агулы ашлыктан өйдәге балалар ботка пешереп ашаганнар да, кан чиреннән вафат булганнар. Ике кыз бала тиз арада үлгән. Аларның икесен дә бер кабергә җирләгәннәр. Шуннан соң ике яшьлек кече улы вафат булган. Манчар авылында кан чиреннән кеше бик күп үлгән. Кабер казырдай кешеләр калмаган диярлек. Март ае. Җир туң вакыт. Беренче ире Игъмәтнеке булгач, авылдашлар киңәшен тотып, әнкәй кичкә таба бәләкәй чанага сабый мәетен салып, Игъмәткә киткән. 2,5 чакырым ара инде ул. “Зиһенем чуалып, әллә саташып киткәнмен, адашып Игъмәтне таба алмыйм бит... Йөрим-йөрим, Игъмәт күренми... Шуннан иртәнгә табан бер утны абайладым. Бөтенләй икенче яктагы Түбән Манчарның фермасы булып чыкты...” — дип сөйли торган иде әнкәй. Баланы Игъмәт зиратына җирләгәннәр. Ә иң зур улы Зифкать әйткән: ”Әнкәй, мин үлмәскә тиеш, юкса син берүзең генә каласың, Дүртөйледә бу чирдән дару бар дип әйтәләр, мин шунда китәм...” Әнкәй сөйли иде, атасының сугышка чаклы булган гимнастеркасын киде, каешларын буды да Дүртөйлегә чыгып китте, дип. Ә ул Дүртөйлегә барып җитә алмаган, Әсән авылында үлеп калган, шунда җирләнгән...”
...Туган авылым Иштерәк тә ул чорда ил өстенә килгән кайгыны үзенчә кичергән. Бәла ялгызы гына йөрми, диләр бит. Ничек җитте шулай кыш чыккан авылдашларым язга тәмам хәлсезләнгән. Безнең авылга да, бабайлар теле белән әйтсәк, үләт кергән...
Халыкта “кан чире” дип аталган авыруның төп сәбәбе — ачлык. 1944 елда хәлсезләнгән авылларга ярдәм оештыру өчен мөмкинлекләр дә җитешмәгән. Авыруның сәбәпләрен күп кешеләр үлгәч кенә ачыклаганнар. Бу хакта районыбызның күренекле табибы Сәлимә Һади кызы Газизова сөйләгән иде. “Илеш районы авылларында халыкның агуланган ашлык ашап септик ангина (кан чире) белән авырып күпләп үлә башлавын Стәрлебашта эшләгән чакта ук ишеткән идем. Ирем прокурор иде, без Илешкә 1946 елда кайттык. Чир беткән иде инде. Ә бу чирне, ашауны яхшыртып, организмны ныгытып, тиешле медикаментлар белән генә җиңеп була”, — дигән иде Сәлимә апа.
Кар астында кышлаган ашлык фузариотоксикоз дип аталган гөмбәчекләр белән зарарланган була. Менә шуның белән агулану үзәк нерв системасын сафтан чыгара, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген боза. Тәүге чорда кеше үзен начар хис итә, тирли башлый, авыз эчләре яна. Икенче чорда канда үзгәрешләр башлана, аннан соң некротик ангина барлыкка килә. Тамактан, борыннан кан китә һәм кеше үлә. Районның ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, Иштерәктә шушы авырудан кыска гына вакыт эчендә кырыктан артык кеше дөнья куйган. Авылдашлар хәтерләвенчә, үлүчеләр берничә тапкыр күбрәк булган. Эш шунда, ул авыр заманда, өй рәтеннән кеше дөнья куйганда, районга белешмә бирү дә онытылган, һәр көн саен 4-5 кеше үлеп, колхоз рәисенең иртәнге нарядта: “Унбиш кеше – фермага, бишәү — ындырга, биш кеше — кабер казырга!” — дигәнен хәтерләүчеләр дә бар иде.
Ул вакытта әткәйгә дә, әнкәйгә дә ундүрт яшь булган. Сугыш турында сүз чыкса, еш кына әткәйнең шундый хатирәсе искә төшә: “1944 елның язы иде. Ашарга өреп җибәрерлек тә он-мазар юк... Башак эзләп Тарлау басуына киттек. Әмәлгә калгандай, лобогрейка белән иген сугылган җирдә кар астында калган башаклар таптык. Шуларны күршебез Мәдхинур апа белән ашыга-ашыга җыйдык. Ул чактагы куанычыбызны әйтеп бетерерлек кенә түгел. Кайтырга чыктык. Көн кичкә авышып бара иде, ә Тарлау чокырындагы елгада су арткан, ул шаулап ага. Мәдхинур апа каршы якка капчыгын ыргытты да, үзе бата-чума, чокырны чыкты. Аның артыннан мин дә капчыгымны теге якка ташладым. 7-8 кило булгандыр. Капчыгым су уртасына барып төште. Суга сикерергә дә, нишләргә дә белмим. Елый-елый яр буйлап әрәмәгә кадәр капчык артыннан йөгердем. Анда су җәелгән, кереп буламыни инде... Күршем Рәис Кәшбетдинов берчакны: “Их, Мөдә-рис малайкай, минем түтәмнең дә капчыгы агып киткән булса, энем Әхтәм дә, Мәдхинур түтәй үзе дә исән булырлар ие”, ди... Шул ук атнада әткәйләрнең күршесе Әхнәф Басыйров кан чиреннән вафат булган. Ике көн эчендә ике йорттан өч мәет! Ә Иштерәк 300дән артык йортлы авыл ул чагында.
Кешеләр күпләп үлә башлагач, район җитәкчелеге, өлкәдән рөхсәт алып, авыр хәлдәгеләрне ашатуны оештырган. “Ул вакытта инәкәйгә ачларга аш пешерергә куштылар. Ул аш салганчы ук койма буенда ачлыктан шешенгән хәлсезләр тезелешеп ята иде. Илленче елга кадәр авыл туйганчы ипи ашый алмады. Күкәй салган тавыгы, савар сыеры булганнар гына иркенрәк яшәде. Сугыш вакытында ачлыктан кеше күп үлде”, дип хәтерли иде әнкәй... “9 Май, Җиңү көне. Ура!” — дип телевизор-радио шаулаганда, ул, күзендәге яшен безгә күрсәтмәскә була тәрәзәгә борылып, беразга уйга кала торган иде… Аның бу көнне сугыш чорындагы хатирәләрдән күңеле әрнегәндер, сыкрагандыр. Җан иңрәве булгандыр бу халәт...
...70-80нче елларда республикада гына түгел, ә ил күләмендә югары уңыш үстереп дан казанган Илеш игенчесенең бу уңышларга ничек ирешүенә, бүгенге ризык муллыгына никадәр югалтулар аша килүенә Игъмәт, Иске Күктау, Иштерәк, Манчар, Лаяшты, Сеңрән һәм башка бик күп авыллар әрвахлары шаһит.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.