Ике тапкыр Советлар Союзы Герое, легендар шәхес, очучы Муса Гайса улы Гәрәев Илеш районының Иләкшиде авылында 1922 елның 9 июлендә крестьян гаиләсендә туган. 1929 елда аларның гаиләсе Ташчишмә авылына күченә. Бишкурай мәктәбендә белем ала. Муса 1940 елда Уфа тимер юл техникумының икенче курсыннан Кызыл Армия сафларына алына. 1942 елда Энгельс хәрби авиация мәктәбен тәмамлый.
1942 елның сентябреннән сугышчан очышларын башлый. 225нче һәм 505нче штурмлаучы авиация полклары составында Сталинград, Донбасс, Кырым, Белоруссия шәһәрләре — Борисов, Витебск, Орша, Могилев, Минск, Гродноны, Польшаны, Германияне азат итүдә катнаша. Ленин, Кызыл Байрак (өч тапкыр), өченче дәрәҗә Богдан Хмельницкий, беренче дәрәҗә Ватан сугышы (ике тапкыр), Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз (өч тапкыр) орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
1945 елның 23 февралендә дошманга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен очучы-штурмовик Муса Гәрәев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. 1945 елның 19 апрелендә икенче “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң авиация полкы белән җитәкчелек итә. Ул самолетларның иң яңа төрләрен үзләштерә. 1951 елда — М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академияне, 1959 елда Генераль штабның хәрби академиясен тәмамлый. Полковник Муса Гәрәев 1965-77 елларда Уфада ДОСААФның республика комитеты рәисе булып эшли. 2-4нче чакырылыш СССР Югары Советы, 7-9нчы чакырылыш Башкорт АССРы Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Вафатына кадәр Муса Гайса улының үзәк һәм республика матбугатында хәрби-патриотик темага мәкаләләре еш чыга иде. 1985 елның 9 маенда “Кызыл таң” журналисты Фаягөл Фаткуллина аның белән интервью бастырганны, гәзит секретариатында геройның Наил Акмеев төшергән фотоларын сокланып карап утырганны яхшы хәтерлим.
Муса Гәрәев — берничә китап авторы. Шулардан соңгысы “Живу и помню” дип атала. Әлеге китап аның вафатыннан соң 10 ел үткәч, 1997 елда күренекле журналист Юрий Дерфель (әдәби псевдонимы Юрий Дель) эшкәртүендә басылып чыкты. Алар байтак еллар дустанә мөнәсәбәттә булган, китапның баш сүзендә бу хакта бик матур сүзләр бар.
... Юрий Федорович “Вечерняя Уфа” гәзитендә эшләде. 80нче еллар ахыры иде булса кирәк, шушы гәзиткә курсташым Слава Голов янына (алар бер бүлмәдә утыралар) ниндидер йомыш белән кергәч, Юрий Федорович саф татарча итеп: ”Кайсы районнан син, егет?” — дип сорады. “Илештән”, — дидем. “О-о, Мусаның якташы...” — диде ул. Аның бу сүзләренә легендар Муса Гәрәев белән горурлану да, аның туган ягы Илешкә, туган халкына ихтирам һәм соклану да сыйган иде.
Муса Гәрәевның бу соңгы китабы хикәяләү теленең гадилеге, тирән фикерле, бай эчтәлекле булуы белән үзенчәлекле. Китапны укый башлагач ук Муса Гәрәевның ата-ана, туган авыл, туган җирне яратуы, авылдашларын, дусларын якын күрүе, сагынуы, Геройның үзенең гадилеге һәм бөеклеге, батырлыгы һичнинди пафоссыз күңелне яулап ала. Авыл халкының Герой турында сөйләшкәндә ихласлык һәм самимилек белән аны “Безнең Муса...” диюләрен дә сызык өстенә алган Юрий Федорович китаптагы баш сүзендә. “Туган халкының Муса Гайса улына булган сөюе аның СССР һәм Башкортстан Югары Советларында депутат буларак сайлаучылар мәнфәгатьләрен кайгыртуында гына да түгел. Халык мәхәббәтенең асылы — Муса Гәрәевның, нинди генә югарылыкка күтәрелсә дә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзен тудырган туган җиренә, туган халкына тугрылыгында, үз кешеләреннән, ата-баба гореф-гадәтләреннән аерылмавында. Муса Гайса улы башкарган изге эшләр игенчегә дә, академикка да, солдат һәм маршалга да, үсмер һәм аксакалга да бердәй аңлаешлы, бердәй якын иде”.
Гаиләдә төпле тәрбия алып, халкыбызның гасырлар төпкеленнән килгән игенчелек һөнәренең яшәткеч әһәмиятенә төшенеп үсеп, аяусыз сугышны үтеп, ике хәрби академия тәмамлаган геройның тыныч тормыштагы тыйнаклыгы, чын интеллигент булып калуы, югары исеменә тап төшерердәй бернинди дә адым ясамавы да аерым игътибарга лаек. Ул тормыштагы катлаулы ситуацияләрдә дә, бигрәк тә республика партия җитәкчелеге белән каршылыклы мөнәсәбәткә керергә туры килсә дә, үзе булып кала белде.
Муса Гәрәев соңгы китабындагы сагышлы тойгыларны соңгы биткә җиткәнгә кадәр укучы да кичерә дисәм ялгышмамдыр: “...Мин тыңлаучан бала идем, әткәй-әнкәйгә күңелсезлек тудырмадым. Эшне яраттым, тәртип бозмадым. Әйбәт укыдым. Отличник булмасам да, сыйныфтан сыйныфка күчкәндә яхшы өлгәшкән өчен китап белән бүләклиләр иде”, — дип хәтерли ул. Авылдашы, тимер юл техникумында бергә укыган, фронтта һәлак булган дусты Моталлап, Бишкурай мәктәбендәге сыйныфташлары Әсхәт Әҗмәтов, Габдулла Әхмәтов, күрше Лена авылыннан Саша Медведев, Габдулла Китапов турында күңелне сагышка мана торган җөмләләрне укыйсың... “Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә куелган һәр обелискта мин Моталлапның исемен эзлим... Синекен дә, Лена авылы егете Саша Медведев... Без өчебез – син, Моталлап, мин еш кына бер-беребез өендә куна кала идек. Сәкедә ятканда төн уртасына кадәр, өлкәннәрнең берәрсе кисәтү ясаганчы, пышылдап кына сөйләшеп ята торган идек. Син татарча бик яхшы сөйләшә идең, ә мин урысчаны Уфага баргач яңабаштан диярлек өйрәндем. Син сугыш башлангач ук һәлак булгансың...”
Муса Гәрәев 1987 елның 17 сентябрендә, нибары 65 яшендә каты авырудан вафат булды.
Геройның бюсты Уфаның Дан бульварында урнаштырылган, кабере — башкаланың Җиңү паркында.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.