Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүче якташыбыз Гази Кашшаф нәселенә бәйле әлегә кадәр беркайда да басылмаган фоторәсемнәр табылган.
Туймазы районының Сәйрән мәктәбе укытучысы Гүзәл Кәүсәр кызы Таҗетдинова иске йортны сүткән вакытта әдәбият галиме, тәнкыйтьче, бөтен гомерен Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлаган Гази Кашшаф нәселенә бәйле фоторәсемнәргә юлыккан. Шуннан әдипнең нәсел-нәсәбен өйрәнү эшенә керешкән. Түбәндә аның шушы эзләнүләре нигезендә язылган мәкаләсен тәкъдим итәбез.
Күренекле галим, әдәбият белгече, язучы, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Гази Кашшаф – безнең якташыбыз. 1907 елның 15 апрелендә Яңа Арсланбәк авылында дөньяга килә ул.
Гази Кашшафның әтисе – Шаһисолтан, бабасы – Кашшафетдин, карт бабасы Габделмәҗит исемле булган. Ә Габделмәҗитнең әтисе – Габделкәрим, аның әтисе Габделгалим булган. Шулай итеп, сораша торгач, җиде буынын ачыкладык. Ә бу бабайларның нәсел чыгышы, борынгылар сөйләвенә караганда, Болгар тарафларына барып тоташа.
Шаһисолтан хәзрәтнең 12 баласы булган. Миргази исемлесе (Гази Кашшаф) – икенче хатыннан туган балаларның иң зурысы. Аның Фәтхелбаян, Шәрифҗан исемле энеләре булган. Фәтхелбаян энесе сугышка китеп, хәбәрсез югалган, аның хатыны Нәкыя апа озак еллар Арсланбәктә яшәде. Хәзерге вакытта ул торган нигездә Нәкыя апаның туганнары гомер итә. Шушындагы йортны сүткәндә әлеге фотосурәтләр килеп чыкты да инде.
Гази Кашшафның ата-бабалары бик укымышлы кешеләр була. Әтисе Шаhисолтан хәзерге Татарстан Республикасының Сарсаз, Бәйрәкә, Тымытык мәдрәсәләрендә белем алган, төрле фәннәрне, шулай ук урыс телен дә укыган. Яңа Арсланбәк авылы халкы аны үзләренә мулла хезмәтенә чакырган, урыс телен яхшы белгәнгәдер, аны “урыс мулла” дип йөрткәннәр. Яңа Арсланбәк авылында ул указлы мулла вазыйфасын башкарган.
1900 елда Яңа Арсланбәк авылында, Шаһисолтан мөрәҗәгате нигезендә (ул һәр йортка кереп култамга җыя), земство идарәсе тарафыннан “Урыс-башкорт училищесы” ачыла. Шулай итеп, ирле-хатынлы Кашшафетдиновлар анда мөгаллимлек итә башлый. Әтисе Шаһисолтан ир-егетләрне укытса, әнисе Һаҗәр Шаһигәрдән кызы балаларны укыта.
Илдә совет власте урнашкач, Шаhисолтан мулла вазыйфасыннан баш тарта, әмма үзенең яраткан шөгылен ташламый – колхозда умартачы булып эшли. Ул, 1937 елда авырып, 77 яшендә вафат була.
Әтисеннән төпле белем алган Гази, 1920-25 елларда Бәләбәй укытучылар семинариясендә укый. Шулай ук аның дүрт сеңлесе дә, шушы училищены hәм югары уку йортларын тәмамлап, гомер буе укытучы булып эшләгән. Араларында Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгәннәре, “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булганнары да бар.
Гази Кашшафның Тайбә, Фатыйма, Мөкәрәмә, Саҗидә исемле сеңелләре булган. Тайбәнең кызы – 1936 елда дөньяга килгән Роза апа Уфада яши иде. Кызганычка каршы, ул бу дөньядан китте. Фатыйманың кызы Найза (1925 елгы) – Октябрьский шәһәрендә, Саҗидәнең кызы (1928 елгы) Химия апа Туймазыда яши. Мин Роза апа белән очраштым, күп мәгълүматны аңардан белдем. Роза апа җәй көне Яңа Арсланбәккә кайтып йөри иде. Кызганыч, Гази Кашшаф туып-үскән йорт, янгын чыгу сәбәпле, сакланмаган. Әлеге нигездә Роза апа йорт сала башлаган иде, бәлки шунда ук бөек язучы хөрмәтенә истәлек тактасы да булыр.
Миңа Роза апа Гази Кашшафның өч улы булуы турында сөйләде. Алар да, әлеге нәсел кешеләренә хас булганча, укымышлы, затлы, зыялы кешеләр икән. Гази, хатыны Һаҗәр уллары бәләкәй чагында авырып үлгәч, аның бертуган сеңлесе Асиягә өйләнә. Гази Кашшафның олы улы Ренарт (1931 елгы) әтисе эшләгән Казан дәүләт университетында 46 ел Русия тарихын укыткан, доцент булган. 2007 елда 76 яшендә вафат булган. Икенче улы Руслан – күренекле математик, Санкт-Петербургта яши. Адик улы диңгезче булып хезмәт иткән.
Гази Кашшафның Яңа Арсланбәккә 1969 елның гыйнвар аенда рәсми җитәкчеләр белән кайтуы билгеле. Шул уңайдан аның мәктәп укучыларына язып калдырган хаты бар.
“Арсланбәк сигезьеллык мәктәбен зур кызыксыну һәм канәгатьләнү белән карап чыктым. Кайчандыр мин дә шушы мәктәпнең укучысы идем. Ул чакта 4 класс бер бүлмәдә укый иде. Хәзер дә бу бинаны һични белән чагыштырып булмый – киң, иркен, һава, яктылык! Тагын бер тапкыр шушы мәктәпнең якты бүлмәләрендә, лабораторияләрендә рәхәтләнеп укыр идем! Ләкин тарих артка чикми, бу мөмкин түгел. Мин авылдашларыма, якташларыма бәхет, шатлык телим, отлично укырга киңәш бирәм. Хөрмәтле укытучылар коллективын республиканың 50 еллыгы белән котлыйм һәм эштә яңадан-яңа уңышлар телим!
Кызганычка каршы, ял көне туры килде, укучылар белән очраша алмадым. Җитмәсә, минем китаплар да сездә бик аз икән. Мөмкин булган кадәресен туплап җибәрергә тырышырмын. Уңышлар теләп, хөрмәт һәм ихтирам белән, Г. Кашапов.
Тышта 40 градус салкын, күңелдә җылы хис тулып тамды – шул хис белән китәм! Алда очрашулар өмете белән...”
Кызганыч, Яңа Арсланбәк мәктәбе ябылганга инде 40 ел чамасы вакыт үтеп китте. Бу хат хәзерге вакытта Сәйрән авылы мәктәбендә саклана.
Гази Кашшаф, вәгъдәсенә тугры калып, туган авылы мәктәбенә “Муса Җәлил” һәм “Муса Җәлил турында истәлекләр” дип аталган китапларын җибәрә. Арсланбәк мәктәбе ябылгач, бу ядкәрләр дә Сәйрәнгә күчә. Китапларга автографларны ничек матур, тәмле тел белән язган ул:
“Туган авыл! Туган мәктәп! Изге йорт, изге җирләр! Беренче тапкыр мин сездә хәреф таный башладым, беренче тапкыр сез тормышка юл күрсәттегез, күңелемне ача башладыгыз! Тормышта бик күп юллар барлыгын әйттегез! Мин шуларның берсеннән киттем...
Дөрес сайладыммы мин юлны? Анысын сез әйтегез!
Туган авылыма, туган мәктәбемә мәхәббәтем көчле!
Г. Кашшаф. 14.03.1969, Казан”.
“Бу китапның урысчасы да бар, ләкин үземдә калмаган. Мәскәүдә басылган җыентык һәм аларга мин язган сүз башлары шулай ук кул астында юк. Шуңа күрә туган мәктәпнең китапханәсенә җибәрә алмыйм. 7, 8, 10нчы класслар өчен әдәбият дәреслекләрен сез күп күргәнсез, аларны чыгарышуда минем нәни хезмәтем бар иде. Аларын да җибәреп тормыйм.
Туган авыл яшьләренең Муса Җәлил кебек батыр булуларын телим!
Г. Кашшаф. 14 март, 1969 ел, Казан”.
Гази Кашшафның Яңа Арсланбәк мәктәбе директоры Мәгариф абыйга Уфа шәһәреннән язып җибәргән хаты да бар. Аны миңа Мәгариф абыйның кызы, табиб-анестезиолог Флүрә Габдуллина (кызганыч, ул ярты еллап элек вафат булды) биргән иде.
“Мәгариф дус! Мин авылга кереп кенә чыга алдым, үз машинам булмагач, машина хуҗасына буйсынасың. Сине күрәсе килгән иде. Мин Муса Җәлилнең немец тылында оештырган подполье группасын өйрәнеп йөрим, материаллар туплыйм. Җепнең бер очы Муллаҗанга килеп тоташа. Ул Муса белән бергә эшләүчеләрнең берсе булса кирәк, Абдуллин фамилиясендә йөргән һәм Крушино хәрби әсирләре Муллаҗанны танырлар иде дип ышанам. Шуңа күрә аның иң соңгы карточкаларыннан берәрсен (копиясен алып) миңа җибәрсәң иде. Бу гомуми эш өчен, патриотик эш өчен кирәк, бу шулай ук Муллаҗанның якты истәлеге өчен кирәк! Шул үтенеч белән сиңа эндәшәм һәм түбәндәге адрес буенча җибәрүеңне сорыйм: г. Казань, ул. М. Горького, 17, кв 1., Гази Кашшафу.
Сәламәтлек теләп, ихтирам белән,
Киләчәктә Гази Кашшафның бабалары, кардәшләре турындагы мәгълүматларны төрле архивлардан эзләргә, бу шәхеснең Русия буенча сибелгән нәсел-нәсәбе белән элемтәне ныгытырга һәм башлаган тикшерү эшемне дәвам итәргә уйлыйм.
Фотоларга аларның артында язылган аңлатмалар:
Гази Кашшаф (сулда) һәм аның энесе Фәтхелбаян әбиләре Хәдичә белән.
Раузага Кашшафетдинов Шаһисолтан бабасының истәлеге. 1925 ел. 66 яшьлек вакыты.
Бабаң 1881 елдан 1906 елга кадәр Яңа Арсланбәк авылындда кечкенә мәдрәсәдә малайлар укыткан. (Эш хакы итеп атнага 1 көн бала башына 1-2 тиен хәер китергәннәр.) Шул авылга яңа төрдәге урысча-татарча укытыла торган мәктәп ачтыруга “тамга” җыеп, Бәләбәй земство идарәсеннән сорап, 1901 елда мәктәп ачтыруга ирешкән һәм шунда 1918 елга кадәр укыткан.
Раузага Һаҗәр әбекәеңнең 61 яшьлек вакытының истәлеге. 1925 ел.
Ул үзе яшь чагында Яңа Арсланбәк авылында үз өендә кыз балаларны укыткан 1883 елдан 1906 елга кадәр. Эш хакы урынына аңа атнага бер тапкыр бала башына 1-2 тиен хәер китергәннәр. Аны абыстай дип йөрткәннәр. “Абыстай” – “абыз түтәй” – өйрәтүче, укытучы апа дигән сүз. 1937 елдан 1947 елга, 82 яшенә кадәр “Кушбүләк” колхозы умартачысы.
Һаҗәр Шаһигәрдән кызы һәм Шаһисолтан Кашшафетдин улы. 1936 ел, 29 гыйнвар.
Миргази Кашшафетинов Казан Көнчыгыш институты студенты. 19 яшендә. 1926 ел, 28 март
Гази Кашшаф хатыны Һаҗәр белән. 1931 ел, февраль. Казан.
Гази Кашшаф хатыны Һаҗәр, энесе Фәтхелбаян һәм аның хатыны Нәкыя белән.