Республикада гомум файдаланудагы автомобиль юлларының озынлыгы - 50 мең километр диярлек, төгәлрәге - 49 мең 800 километр.
Быел Башкортстанда барлыгы 87 км юл, 8 күпер һәм юлүткәргеч төзергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Тагын 700 км юл һәм 17 күпер ремонтланачак.
Бу хакта бүген - Башкортстан ЦУРының туры эфирында.
Планнар бар, моның өчен вакыт кирәк. Ә халык инде хәзер үк теге яки бу юл участокны ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Аерым алганда, ЦУР мәгълүмат системасына Калтасы районында яшәүчедән Краснохолм – Нефтекама юлының торышы турында хәбәр килде. Башкортстан Юл хуҗалыгы идарәсеннән коллегалар ремонт буенча планнары турында оператив хәбәр итте һем бераздан 1 км озынлыктагы участокта таушалган юл катламы яңартылды, дип җавап бирделәр.
Күбрәк мәгълүмат - видеода.