+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
12 июль 2022, 19:10

Каһарманнар мәңгелек постка басты

Олы Теләктә тугандаш халыклар геройлары аллеясы ачылды.

Каһарманнар мәңгелек постка басты
Каһарманнар мәңгелек постка басты

Иглин районының Олы Теләк авылында күләмле чаралар оештырылды. Танылган малтабар, җәмәгать эшлеклесе, ат үрчетүче, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хәсән Сәгыйтьҗан улы Идиятуллин Русия күләмендә беренче булып Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән тугандаш халыклар каһарманнарының сыннарын ясаткан иде. Аларны шушы авылның гаҗәеп табигатьле яланында урнаштырдылар. Зәвык белән төзелгән батырлар аллеясы барлыкка килде. Хәсән Идиятуллин исемендәге фермер хуҗалыгы оештырган Сабантуй көнне шушы аллеяны тантаналы шартларда ачтылар. Әлеге чарада Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов, Иглин районы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова, чакырылган кунаклар, Оборона министрлыгы, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, авыл халкы катнашты.

Хәсән Идиятуллин кайчак үзенең кыю фикерләре белән сискәндереп тә җибәрә торган, бик тә ихлас, күпкырлы талантлы шәхес. Ул һәрчак тормыш фрон­тының алгы сызыгында. Хәсән Идиятуллин чын мәгънәсендә заманыбыз герое, халкыбызның фидакарь улы. Нинди генә заманда, нинди генә шартларда яшәсә дә, вөҗданына тугры калып, көндәлек мәшәкатьләрдән өстен торып, тормыш хакыйкатен исбатларга атлыгып торган тынгысыз җан ул.
Әлеге тантанада дулкынландыргыч итеп чыгыш ясады Хәсән Идиятуллин. Сугыш каһарманнары алдында без гомерлеккә бурычлыбыз, диде.
Үз идеясенең ничек барлыкка килүе турында алдарак ул болай дип сөйләгән иде:
— Мондый аллея булдыру теләге миндә ун еллап элек барлыкка килгән иде. Ә хәзерге вакыйгалар белән бәйле рәвештә бу проект аеруча актуаль булып чыкты. Киевта Халыклар дуслыгы һәйкәленең җимерелүе мине нык борчуга салды. Киләсе елга дип ниятләгән проектны тизләтергә туры килде. 20 бюсттан Бөек Ватан сугышы геройлары аллеясын ясау бик авыр булды, билгеле. Әмма без моны башкарып чыктык.
Әйткәндәй, ни өчен сүз тугандаш халыклар турында бара? Чөнки сугышта кешеләрне милләтләргә аеру булмаган. Пуля астында барысы да бер үк төрле. Нинди милләттән булуларына карамастан, сугышта башларын салган яугирләр туганнар каберләрендә яталар. Һәм хәзер килеп мин һәлак булган төрле мил­ләтле совет яугирләренең истәлеген мәңге­ләштерүне максат итеп куйдым. Әлбәттә, мондый аллеяны совет чорында ук — 1950, 1960, 1970 елларда булдырырга кирәк иде. СССРның барлык 15 союздаш республикаларында һәм барлык автономияле республикаларда да икътисад һәм идеология моны эшләргә мөмкинлек бирә иде. Тик ул чакта бу эш башкарылмады, шуңа күрә мин моны үземнең патриотик бурычым дип исәпләдем. Мин бик күп фикерләр ишетәм, башлангычым патриотик рухлы кешеләргә, дөрес фикердә торган төрле милләтләр вәкилләренә бик ошый. Бу бик зур проект. Без халыклар арасындагы дуслыкны саклау һәм ныгыту турында күп сөйлибез. Әмма дуслыкны менә шулай анык эшләр белән генә ныгытырга мөмкин.
Аллеяга тезелгән геройларның сыннары күп нәрсә турында сөйли. Мәсәлән, күпмилләтле илнең рухи көче, авырлык килгәндә халыкларның бердәмлеге турында озын-озак телмәрләргә караганда Олы Теләктә горур басып торган сыннар күпкә тәэсирлерәк. ...Иван Кожедуб, Василий Маргелов, Муса Җәлил, Миңнегали Шәйморатов, Чайболсан, Исса Плиев, Кафур Мамедов, Әхмәт-Хан Солтан, Константин Рокоссовский, Мәгубә Сыртланова, Рихард Зорге, Нельсон Степанян, Гази Заһитов... Бу каһарманнарның һәркайсы турында диярлек күләмле язмалар, фильмнар бар. Менә хәзер алар, ил азатлыгы өчен көрәшкән батырлар, “без дә сезнең арагызда”, дигән кебек, Олы Теләк яланында мәңгелек постка басканнар...
Ярымай формасында итеп эшләнгән аллея буйлап тезелгән мәгърур бюстлар, аларның гранитка төрелгән постаментларын күздән кичергәч, дуслыкны ныгыта торган эшләрнең никадәр күләмле, чыгымлы, ләкин бик кирәкле һәм тәрбияви әһәмиятле икәнлеге аң­ла­шыла.
— Без бу проектны “Русиянең дан аллеясы” проекты кысаларында тормышка ашырабыз, аны Краснодар краеннан скульптор һәм меценат Михаил Сердюков башлап җибәргән иде, — дип сүзен дәвам итте Хәсән Сәгыйтьҗан ул. — Шуңа күрә бюстларга, нигездә, Краснодарда заказ бирдем. Кызганычка каршы, Русиядә бюстлар әзерләү буенча махсус оешма юк. Узган ел без Советлар Союзы Геройларына ун бюст урнаштырсак, быел тагын 20 Советлар Союзы Героена бюст куелды.
Һәм, әйтергә кирәк, безнең проект әле тәмам­лан­мады. Карачайлыларга, чеченнарга, үзбәкләргә, та­җик­ларга, казахларга, кыргызларга, бурят һәм тувалыларга, якутларга, башка халыклар Геройларына бюстлар эшләнмәде әле. Ходай гомер бирсен, беркемне дә онытып калдырмабыз.
— Геройлар халык хәтерендә якты образ булып яши. Әмма хәтерне мәңгеләштерү өчен мин нәрсә эшләдем соң, дип бик сирәкләр генә уйлана, — ди Хәсән Сәгыйтьҗан улы. — Без Бөек Ватан сугышы, халыклар дуслыгы турындагы истәлекләрне мәңге­ләштерергә булдык. Безнең илдә геройлар күп. Һәр авылда да һәйкәл, бюст куярга, геройлар истәлегенә аллея ясарга кирәк тә бит. Кайдадыр моны эшләгәннәр, ә кайдадыр юк. Ә без — мин һәм гаиләм — моның белән күптән шөгыльләнәбез. Гамәлләребез үсеп килүче буынны, гомумән, гражданнарны хәрби-патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән. Сигез ел элек хуҗалык территориясендә танк урнаштырган идек. Бу безнең төп эшчәнлегебез түгел, әлбәттә. Геройларны сайлап алуга, бюстларның макетларын раслауга бик күп вакыт сарыф итәргә туры килә. Әмма бу минем һәм гаиләмнең Русия халкы өчен эшли алганның барысын да эшләргә мәҗбүр итүче иҗтимагый-гражданлык бурычыбыз.
Бөек Ватан сугышы геройлары аллеясын ачудан тыш, Олы Теләк Сабантуе кысаларында биредә парашют спорты буенча республика чемпионаты узды. Ярышлар берничә төр, аерым алганда, төркем һәм ялгыз акробатика буенча үтте.
Барлык өч төрдә дә ир-атлар арасында сигез тапкыр дөнья чемпионы, парашют спорты буенча спорт мас­теры Алексей Буренин җиңүче булып танылды. Чемпионат мавыктыргыч тамаша — Sky Fest парашют спорты фестивале белән тәмамланды. Республиканың танылган парашютчылары алты төрле флаг белән төштеләр, алар арасында Русия һәм Башкортстан флаглары да бар иде.
Сабантуйның традицион чаралары — ат чабышлары, халык уеннары берәүне дә битараф калдырмады, тамашачылар концерт номерларын да яратып кабул итте.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Иглин районы.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: