+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
9 август 2022, 10:49

Кайсы предприятиеләрнең чыгымнары компенсацияләнәчәк?

10 августтан химия тармагы һәм урман сәнәгате комплексы предприятиеләре тарафыннан чит илгә продукция ташу чыгымнарын 80 процентка кадәр компенсацияләүгә гаризалар кабул ителә башлый. Бу хакта Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кайсы предприятиеләрнең чыгымнары компенсацияләнәчәк?
Кайсы предприятиеләрнең чыгымнары компенсацияләнәчәк?
Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

– Быел сәнәгать продукциясен транспортлау чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә федераль субсидия алуның кайбер шартлары гадиләштерелде. Шулай итеп, хәзер Русия территориясендә сәнәгать продукциясе җитештерүне раслау турында гамәлдәге бәяләмә бирергә кирәкми, продукцияне Русия генә түгел, чит ил юридик берәмлекләре дә ташый ала, – дип шәрехләде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин агымдагы елның июлендә экспортерларга дәүләт ярдәме чараларын алу кагыйдәләрен гадиләштерә һәм Русия Федерациясе Хөкүмәтенең берничә карарына үзгәрешләр кертә торган карарга кул куйды.

Тулырак түбәндәге сылтама аша укыгыз: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56888

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: