Ел ахырына нәтиҗә 12 процент дәрәҗәсендә булырга тиеш. Бу хакта Көнчыгыш икътисади форумда чыгышы барышында ил Президенты Владимир Путин белдерде.
Киләсе елда инфляция максатлы дәрәҗәгә - 4 процентка якынлашачак, беренче-икенче кварталда ул 5-6 процент дәрәҗәсендә булачак.
Шул ук вакытта Путин Көнбатышны глобаль инфляция өчен шартлар тудыруда гаепләде. Аның сүзләренә караганда, АКШта бәяләр үсеше, күпьеллык максимумнан артып, 8,5 процентка җиткән.
Президент ассызыклаганча, соңгы айларда Русиядә инфляция - кими, ә көнбатыш илләрендә арта бара.
Фото: kremlin.ru.