+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
13 сентябрь 2022, 22:12

Бу - безнең тарих

«Авангард» укыту-методик үзәгендә Башкортстан Республикасы эзтабарлар отрядларының IX слеты ачылды.

Бу - безнең тарих
Бу - безнең тарих

Слетта катнашу өчен 120 бала һәм 25 җитәкче, барлыгы 20 отряд килде. Алар республиканың 12 муниципалитетын тәкъдим итә.

- Русия Хөкүмәте һәм безнең республика тарафыннан ил каһарманнары истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов. - Без Идел буе федераль округының «Ватан геройлары» иҗтимагый проектын тормышка ашыруда актив катнашабыз. «Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерү буенча законнарны тулысынча үтәү» номинациясендә Башкортстан 2021 елда мактаулы 2нче урынны алды.

Бүгенге көндә республикада эзтабарларның 52 отряды эшли, аларның әгъзаларының гомум саны 5000 кешегә җитә. Бу - күбесенчә мәктәп укучылары һәм студентлар.

Республика Хөкүмәте эзтабарлык хәрәкәтенә кирәкле ярдәм күрсәтә, экспедицияләрен үткәрүгә ел саен 2 миллион сум субсидия бирелә.

Җирдә онытылган һәм исемсез каберләр булырга тиеш түгел, алар - кемнеңдер якыннары, бу - безнең хәтер һәм тарих.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: