- Интернет дөньясына керсәң - көн дә бәйрәм! - ди ул. - Бүген Әтиләр көне икән! Әтием Нәбиәхмәт Сөйләйман улы Магаданга сөрелгәч туган бала мин. Сугыш, әсирлек, сөрген... Ни генә күрмәгән газизем.
Әҗәле килгәндә, аңа 48 дә тулмаган иде. Ә миңа - тулыр-тулмас 16. "Бүген мин үләм, карагыз аны, берегез дә еламагыз! "Тегендә" (әсирлектә) булганда, "туганнар арасына кайтып, ике ел яшәсәм дә, бәхетле булыр идем", - дип хыяллана идем. Ходай язгач, сезнең арада 11 ел яшәдем. Мин бәхетле!"
Ул үлгән елны безнең Благовар районына Чишмәдән агитбригада килеп концерт куйды. Шунда Зәкәрия исемле бер җырчы әтиләр турында җыр башкарды. Анда мондыйрак сүзләр бар иде:
"Күңелләрне китеп,
Безне ташлап киттең,
Әткәй,
Өйнең ямен җибәрдең.
Өзмим өметемне, көтәм көне-төне,
Кайтырсың дип өмет итәмен".
Римма Нәбиәхмәт кызы шушы җыр турында нинди дә булса мәгълүмат эзли. Бәлки "Кызыл таң"ның дуслары ярдәм итәр?