+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
13 ноябрь 2022, 22:15

Бәшировны Бондарчук та белгән!

Һәр авылның үрнәк алырлык, хезмәт сөючән һәм уңган гаиләләре була. Архангель районының Максим Горький авылында яшәүче Рәмилә һәм Зиннур Бәшировларны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр ул.

Бәшировны Бондарчук та белгән!
Бәшировны Бондарчук та белгән!
Зиннур Зиннәт улы 1955 елда Гафури районының Каварды авылында дөньяга килә. Мәктәптә зур теләк белән белем ала, аеруча физик культура дәресләрен ярата ул. Шуңа спорт ярышларында аңа тиңнәр булмый. Әтисе Зиннәт Әхмәтша улы да заманына күрә белемле кеше була. 1939 елда ул фин сугышына эләгә, ә аннары Бөек Ватан сугышы башлана. Туган йортына ул Ерак Көнчыгыштан кайтып керә.
Зиннур Зиннәт улы мәктәпне тәмамлау белән армия хезмәтенә алына. Егет Төркестан хәрби округына, танк гаскәрләренә эләгә. Ярты ел Теджен шәһәрендә хәрби әзерлек үткәннән соң, авыр үзйөрешле корал белән идарә итәргә өйрәнә. Чыдам егет тузанга да, эссегә дә, мондагы кырыс табигать шартларына да тиз өйрәнә. Әфганстан чигеннән 200 километр гына ераклыкта урнашкан хәрби частьта хәрби бурычларны үтәү зур җаваплылык сорый.
Бервакыт Сәмәркандка Мәскәүдән Михаил Шолохов романы буенча “Они сражались за Родину” нәфис фильмын төшерү өчен икенчел рольләргә, массовкага актерлар эзләп, билгеле совет кинорежиссеры Сергей Бондарчук килә. Бәширов хезмәт иткән хәрбиләр взводы анда катнашуга яраклы дип табыла һәм бер төркем солдатларны Дон һәм Идел елгалары чикләренә, Вологда өлкәсенә җибәрәләр.
Сергей Бондарчук барлык декорацияләрнең, фильмдагы сәхнәләрнең чынбарлыкка туры килүен таләп итә. Шуңа солдатлар, фильм төшерүдә катнашудан тыш, корылмалар ясый, окоплар казый һәм башка хуҗалык эшләре алып бара. Саперлар исә сугыштан соң калган чын сугыш кирәк-яракларын шартлату белән шөгыльләнә.
Зиннур Зиннәт улы Вячеслав Тихонов, Георгий Бурков, Юрий Никулин, Василий Шукшин һәм башка күренекле актерлар белән берлектә мондый тарихи вакыйгада катнашуына сөенеп бетә алмый. Алты ай дәвамында солдатлар елга буенда палаткаларда яши һәм “Они сражались за Родину” киноэпопеясен төшерүгә үз өлешен кертә. Бу мизгелләр Зиннур Зиннәт улының хәтерендә армия хезмәте турында иң чагу хатирәләр буларак саклана.
1975 елда, хезмәтен тутырып кайтканнан соң, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Техник-механик белгечлеге алып чыккан егетне “Бакалдинский” совхозына эшкә җибәрәләр. Ул вакытта район мәктәпләрендә укытучылар җитешми. Зиннур Зиннәт улын район мәгариф бүлегенә чакырып, Максим Горький авылы мәктәбендә физик культура дәресләрен алып барырга тәкъдим итәләр. Ул ризалаша. Соңрак аңа башлангыч хәрби әзерлек һәм трактор йөртү буенча дәресләр дә өстәлә. Өлкән апасы Мәүсилә Зиннәт кызы яңа гына эшкә тотынган энесе өчен зур терәк була, эшнең асылына төшенергә ярдәм итә. Егет тә тынгысыз, тырыш булуы белән аерылып тора, шуңа коллективта тиз арада үз кеше булып китә, хезмәттәшләренең ихтирамын яулый.
1978 елның декабре. Колхоз җыелышыннан соң барысы да авыл клубына Яңа ел бәйрәменә җыела. Яшьләр үзләре күңел ача, өлкәннәр хәбәрләре белән уртаклаша. Шулвакыт егетнең игътибары чибәр, матур итеп киенгән алсу йөзле кызга төшә. “Нигә аны элегрәк күрмәдем икән?! Бүген аның белән мотлак танышырга кирәк!” – дигән планнар корып, яңа ел тамашасы тәмамлануын һәм биюләр башлануын көтә.
Рәмилә Мидхәт кызы белән хәзер алар 43 ел бергә. Туйлары 1979 елның җәендә үтә. Тормышларына ямь өстәп, бер-бер артлы дүрт уллары туа. Гаилә башлыгы – “Магаш” колхозында инженер, ә тормыш иптәше Каварды авыл советы хакимиятендә баш бухгалтер булып эшлиләр. Шулай, колхозлар таркалганчы һәм хаклы ялга чыкканчы икесе дә җаваплы вазыйфаларда хезмәт сала.
Бәшировлар – бар яклап та үрнәк. Улларын да алар чын ир-егетләр итеп, лаеклы тәрбияләп үстерде. Әле күптән түгел генә Зиннур Зиннәт улы Әтиләр көне уңаеннан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан котлау хаты да алды.

Эльвира АБДУЛОВА.
Архангель районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: