+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
17 гыйнвар 2023, 15:15

"Башавтотранс"ның эшчәнлегенә бәя бирелде

16 гыйнварда Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Транспорт сәгате»ндә «Башавтотранс»ның 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

"Башавтотранс"ның эшчәнлегенә бәя бирелде
"Башавтотранс"ның эшчәнлегенә бәя бирелде

"Башавтотранс" генеральный директоры Нәдир Сәмиев сөйләгәнчә, былтыр пассажирлар ташу күләме 14 процентка арткан һәм 120 миллион пассажир тәшкил иткән (шуларның 58 миллионы – "Алга" транспорт картасы буенча). 2018 елдагы белән чагыштырганда, транспорт реформасы башлангач, пассажирлар йөртү күләме 26 миллионга арткан.

Моннан тыш, кулакчадан файдаланучы пассажирлар саны кимегән – 2018 елдагы 36 проценттан үткән елда 15 процентка кадәр. Шул ук вакытта, акчасыз исәп-хисап өлеше 25 процентка арткан. «Алга» транспорт картасын куллану шулай ук арткан – республика буенча 36 проценттан 48 процентка кадәр һәм Уфа буенча 52 процентка кадәр. Уфа, Бөре, Дүртөйле Нефтекама, Салават шәһәрләре карта буенча түләү буенча алда бара.

16 гыйнварга «Башавтотранс»та 5 434 кеше эшли, шул исәптән 2 142 машина йөртүче. Уртача хезмәт хакы 36 мең сум тәшкил итә. Уфада - 60 мең.

«Башавтотранс» хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирә. 2022 елда предприятие 1 500дән артык рейс башкарган, дүрт гуманитар конвой илткән һәм Луганск Халык Республикасына төрле класслы 20 автобус тапшырган.

2023 елда предприятие яңартуны дәвам итәргә уйлый. 1 июньгә "Башавтотранс"  20гә якын яңа машина сатып алачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җәйге сезонда уфалыларны һәм шәһәр кунакларын автобус маршрутлары буенча Кашкаданга кадәр өзлексез китереп җиткерүне оештырырга кушты.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: