+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
29 апрель 2023, 17:05

Уфа "Җиңү паровозы"н каршы алды

29 апрельдә Уфа станциясендә «Җиңү паровозы»н тантаналы каршыладылар.

Уфа "Җиңү паровозы"н каршы алды
Уфа "Җиңү паровозы"н каршы алды
Ретросоставны хәрби еллар фомасындагы локомотив бригадасы җитәкчелегендә бәйрәмчә бизәлгән Лебедянка (конструктор Л. Лебедянский хөрмәтенә) атаклы паровозы җитәкли. Поезд составында - Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби техника платформалары һәм «Үлемсез полк» пассажир вагоннары.

Кунаклар һәм пассажирлар 1945 елгы атмосфераны яңартучы реконструкциядә катнашып кына калмады, ә ретросостав фонында рәхәтләнеп фотога төштеләр. Уфа станциясендә шулай ук «Георгий тасмасы» концерты һәм акциясе узды.

"Җиңү паровозы" алга таба китте. 30 апрельдә состав Бөгелмә һәм Яр Чаллыда тукталачак. Тулаем алганда, ил буенча бәйрәм турының озынлыгы 2,5 мең чакрым тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәтендә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: