+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
1 ноябрь 2023, 13:26

Нигә яшисе килмәгән?

Юл һәлакәтеннән соң йөк машинасы йөртүчесе үз-үзенә кул салган.

Нигә яшисе килмәгән?
Нигә яшисе килмәгән?

30 октябрьдә Абзак авылы һәм Белорет шәһәре арасындагы трассада "Volvo" йөк автофургоны һәм "Iveco" йөк машинасы катнашлыгында авария булган иде.

«Башинформа»га ашыгыч хезмәтләрдәге үз чыганагын хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтен тикшергәндә һәм авариядә катнашучыларның берсен сораштырган арада «Iveco» йөк машинасының 1969 елгы шоферы юл һәлакәтеннән соң югалганлыгы ачыкланган. Аны урман кырыенда эзли башлаганнар һәм тиздән агачта асылынып торган килеш тапканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-егет үз теләге белән гомерен өзгән.

Хәзерге вакытта хокук саклау органнары моның сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: