+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җиңүгә 75 ел
28 апрель , 15:29

Гади түгел, Җиңү поезды!

7 меңнән артык кеше Уфада "Җиңү паровозы" ретро-составын каршы алды. 

Гади түгел, Җиңү поезды!
Гади түгел, Җиңү поезды!

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Куйбышев тимер юлында оештырылган «Җиңү паровозы» ретро-составы Уфага килде.

Аны каршы алу буенча тантаналы чарада шәһәр хакимияте, иҗтимагый оешма вәкилләре, ветераннар, тимер юлчылар һәм аларның гаилә әгъзалары, мәктәп укучылары һәм студентлар, республика халкы һәм кунаклары катнашты.

Состав башында бәйрәмчә бизәлгән «Лебедянка» паровозы бара, ә поезд составына хәрби техника белән платформалар, шул исәптән Бөек Ватан сугышы вакытында һәм «Үлемсез полк» пассажир вагоны кертелгән.

Уфада чара кунаклары өчен бәйрәм концерты оештырылды, кыр кухнясы эшләде. Ретро-поезд машинистлары паровозның мичендә борынгы рецепт буенча көрәккә салам салыып традицион йомырка әзерләде. Шулай ук вокзалда «Георгиевская лента» акциясе узды.

Быел "Җиңү паровозы" магистральнең 11 станциясендә тукталыш ясаячак. Бәйрәм турының гомуми озынлыгы 3 мең км тәшкил итәчәк. Уфадан ул зурлыгы буенча Башкортстан Республикасының икенче шәһәре Стәрлетамакка юл тотты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: