1966 елда язмыш җилләре аларны ул дәвердә яңа гына шәһәр статусы алган Салаватка алып килә. Биредә кыз урта мәктәп тәмамлый һәм сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Диплом алгач, шәһәр кибетләренең берсендә ике ел кассир-контролер булып эшли. Бераздан бухгалтерлар әзерләү мәктәбен тәмамлый. 1983 елда Халисә шәһәрнең иң яшь сәнәгать предприятиесе – “Кардан” заводына хисапчы булып урнаша һәм хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. Үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен үзләштергән тәҗрибәле белгеч буларак, ул коллективның хөрмәтле кешеләреннән санала.
Җаны-тәне белән Хак Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып яшәүче диндар буларак, эштәге һәм тормыштагы уңышларын Халисә ханым Аллаһ ярдәме, Аның рәхмәте дип кабул итә. Боларны анык мисаллар белән дәлилләү максатында ул үзе белән булган могҗизалар турында да кинәнеп сөйли.
“Кардан”да эшләгәндә Халисә ханым көтмәгәндә кинәт авырый башлый. Табиблар аңа дөрес диагноз куя алмый. Алар биргән дәваның шифасы тими. Авыру көннән-көн көчәя. Халисә тәмам хәлсезләнә. Шулай да заводка килми калмый. Чөнки ел азагы, отчетлар вакыты. Бухгалтериядәге хатын-кыз төшке ял сәгатен бергәләп чәй өстәле артында үткәрергә гадәтләнгән була. Хисапчылар белән бергә күрше бүлмәдәге шәфкать туташы, юлга чыгар алдыннан шоферларның кан басымын, сәламәтлеген тикшереп, путевкаларга кул куеп озатып калучы Люба да анда утыра торган була. Бу көнне Люба эш урынында булмый. Путевкаларга кул куярга ахирәте, тәҗрибәле фельдшер Зөмәрә Фәрхшатованы чакырган була. Ял сәгатендә медпунктта берүзе утырганын күреп, кызлар аны өстәл артына чакыра.
Халисә ике көн элек төш күрә. Ул ап-ак киемдәге бер таныш булмаган табиб кабинетында. Ул аңа: “Туташ, сездә яман шеш барлыкка килә башлаган. Аны юк итәргә кирәк. Мин ярдәм итәргә тырышырмын, әгәр каршы килмәсәгез”, – ди.
Чәй өстәле артына килеп утырган фельдшерны күрү белән Халисә телсез кала, һушын югалта яза. Ни хикмәт, алдында – нәкъ теге төшендә күргән ак киемдәге мөлаем хатын.
– Зөмәрә, сез бирегә минем өчен килгәнсез. Бу миңа Аллаһ ишарәсе. Сезне төштә күрдем. Миңа ярдәм итәргә вәгъдә иттегез, – ди Халисә Хикмәтулла кызы тәү тапкыр күргән кешегә. Чынлап та, Зөмәрә абыстай авыруның хәлен белеп, күреп торган була. Аллаһ ярдәме һәм үз тырышлыгы белән ул Халисәне аякка бастыра. Бүген исә элек бөтенләй таныш булмаган чит кешеләр бер-берсе өчен җан атып яши.