Белемгә омтылыш берләштерә
Кышкы сессиягә Туймазы, Ярмәкәй, Шаран, Илеш, Бакалы, Кыйгы, Дүртөйле районнарыннан, Нефтекама шәһәреннән, Ырынбур өлкәсеннән, күрше Татарстаннан, шулай ук шәһәребездән төрле яшьтәге 40 гүзәл зат җыелды. “Укыту тулысынча Хәнәфи мәзһәбе нигезендә корылган. Бу — иң мөһим шартларның берсе. Яшәү, уку, туклану өчен мәдрәсәдә барлык шартлар да булдырылган. Коръән, тәҗвид, дин нигезләре, Ислам кануннары һәм этикасы, вәгазь һәм хәдисләр буенча дәресләр үтте, — ди имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин. — Хатын-кыз шәкертләр, белем дәрәҗәсенә карап, өч төркемгә бүленде. Гарәп әлифбасын тәү башлап өйрәнүчеләр дә бар. Бәгъзеләре тәҗвид фәнен камилләштерә. Нәтиҗәдә, тәҗрибәле мөгаллимәләр кул астында бер хәреф тә белмәгән шәкерт Коръәнне гарәп телендә укырга өйрәнде”.
Әйтергә кирәк, гүзәл затлар намаз уку тәртибе, никах, ир, гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәткә кагылышлы мәсьәләләр буенча да байтак мәгълүмат алды. Мөселман хатын-кызларының яше төрлечә. Әмма аларны дингә инану, гыйлем алуга омтылыш берләштерә.
...Укулар тәмам. Хатын-кыз шәкертләр Мәүлемҗан хәзрәт, мәдрәсә җитәкчесе Айнур хәзрәт Сибгатуллин, мөгаллимәләр, мәдрәсә хезмәткәрләре исеменә байтак рәхмәт сүзләре юллады. Үз чиратында, Мәүлемҗан хәзрәт шуңа өмет баглады: биредә алган гыйлемнәрен нәфис җан ияләре тормышта, гаиләдә, балалар-оныклар тәрбияләгәндә мотлак кулланачак, чөнки хатын-кыз — гаилә учагы сагында уяу торучы зат.
Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: мәдрәсәдә көндезге, кичке бүлекләр, балалар өчен якшәмбе мәктәбе һәм имамнар өчен дини белем күтәрү курслары уңышлы эшләп килә. Уку өчен барлык шартлар булдырылган. Заманча җиһазландырылган уку класслары, китапханә, тулай торак бар, өч тапкыр кайнар аш оештырылган.
Язгы сессия ир-атлар өчен – 14 марттан, хатын-кызларга 21 марттан тәгаенләнгән.
“Шатлык-куанычның чиге юк”
Курслар барышында шәкерт ханым-туташлар белән аралашу мәлендә әлеге фикерне еш ишетергә туры килде миңа. Әминә, Зөлфә, Заһидә мөгаллимәләр җитәкчелегендә гыйлем эстәгән әңгәмәдәшләремнең йөзендә нур балкый, сөйләшү барышында карашлары тагы да яктыра төшә. Дин юлына басуда һәркайсының үз тарихы. Беренче курска килгән Сәдинә Вәлиева — Шараннан. “Районнан алты кеше килдек, — ди ул. — Үзем хаклы ялдамын, икътисадчы. Әнием бик дини иде, биш намазын ташламады. 93 яшен тутырып, гүр иясе булды. Үзем унбер ел инде дин юлында. Мәчеткә йөрим. Белемемне арттырасым килә. Мәдрәсәдә укулар турында шаранлы Нурислам хәзрәттән ишеттек. Үкенмим, бик ошады монда. Бер гаиләдәй яшәдек, укыдык, шөкер. Мөгаллимәләр сорауларыбызга төгәл, анык җавап бирә, бөтенесен яхшылап аңлата. Шуңа да куанам: балаларым “бисмилласыз“ атламый, догаларны да үзләре белән йөртә. Әбисенең догалары белән улым армиядән исән-имин хезмәт итеп кайтты, Аллаһка шөкер. Оныкларны да тиешенчә тәрбияләрбез, дип өметләнәм”.
Илеш районының Йонны авылыннан килгән Зәлия Гәрәева һөнәре буенча педагог, бүгенге шөгыле — шәхси эшкуарлык. Дингә килүенә сигез ел тирәсе. “Башта ирем намазга басты, — ди ул. — Өч кеше берләшеп, авылда мәчет салдылар. Намазны үзаллы укыйм. “Нуруль-Ислам“ мәдрәсәсендә укулар хакында иремә хәзрәтебез әйткән. Апам Нәзилә, 12 яшьлек кызым Хәния белән бергәләп килергә ниятләдек. Районнан унбер хатын-кызбыз. Башка төбәк шәкертләре белән тиз арада танышып киттек, адрес-телефоннарны алмаштык. Әлифба ятладык. Укытучылар вакытларын кызганмый, барысын да тәсфилләп җиткерә. Мәүлемҗан хәзрәтнең вәгазьләре искитәрлек. Биредәге яшәү шартлары да яхшы. Туклану, ял итү бүлмәләре менә дигән. Зур тырышлык салган укуларны оештыручылар. Мартта уздырылачак курсларга да мотлак килергә ниятлибез”.
“Туган көнемә туры килде”
Шулай дип канәгать елмая Нәсимә апа Лотфуллина. Бәхетленең бәйрәме бергә, җәмәгать. Ырынбур өлкәсенең Иске Шалты авылыннан булган яңа танышым ахирәте Дания Хөснуллина белән бергә килгәннәр. Инде икенче курста белем алалар. Кечкенәдән дини мохиттә тәрбияләнгән Нәсимә ханыма туган апасы һәрчак үрнәк була. Язмышында тетрәндергеч вакыйгалар да кичергән.
— 1994 елда улым Чечняга юлланды, — дип искә ала ул. Хат-хәбәр юк. Кара кайгыдамын. Ниләр генә уйлап бетермәдем. Көне-төне Аллаһы Тәгаләгә ялвардым. Сигез айдан, шөкер, элемтәгә кердек. Коръән китабы сатып алдым. Үзлегемнән ныклап укырга керештем. Авылда мәчет бар, анда унбер еллап йөрим. Кызганыч, сабак бирерлек кеше юк. Әсгать хәзрәт Касыймовтан Октябрьский мәдрәсәсендәге курслар оештырылуы хакында ишеттек. Узган елның мартында ахирәт белән килеп, бер атна дәвамында гыйлем эстәп киттек. Мәрзия абыстай белән дуслашып алдык. Элемтәне өзмәдек. Быел аңардан шатлыклы хәбәр иреште: курслар башлана! Ходайга тапшырып, юлга чыктык. Рәхмәт, өйдәгеләр хуплап тора. Ирем бирегә китереп үк куйды. Ике улым хәер-сәдакасыз йөрми. Оныкларым өчәү. Тәүфыйклы булып үсеп җитсеннәр сабыйларым!”
Дания Хөснуллина сөйләгәннәр дә һич битараф калдырырлык түгел. 1998 елда аның кызы Таҗикстанга армия хезмәтенә юллана. Утлар йота ана кеше, төн йокылары кача. Күршесендәге әбекәй киңәш бирә: көненә бер тапкыр булса да намаз укы, иртәнгесен калдырмаска тырыш. Исән-сау әйләнеп кайта кызы...
2010 елда исә Дания ханымның ире вафат була.
— Биш вакыт намазга ниятләп бастым, — ди ул. — Бер елдан мәет юарга да керештем. Ярдәм кылучылар бар. Күп нәрсәгә абыстаебыз өйрәтте, бик рәхмәтлемен. Мәчеткә йөрүемә дә шактый гомер узды. Дини бәйрәмнәрне шунда уздырабыз, ураза тотабыз. 20ләп кеше даими йөри мәчеткә. Әлифбага тәүдә Абдуллинодан бер абыстай төшендерде. Үзебездә, әйтүебезчә, мөгаллимәләр юк. Октябрьскийдан Мәрзия абыстайга мең рәхмәтлебез. Гел шалтыратып торабыз үзенә. Шундый итагатьле, йомшак мөгамәләле апа!
...Апалар белән мартта янә очрашырбыз әле, шәт!