Бүген анда дистәдән артык кеше йөри. Яңа Аю авылыннан ирле-хатынлы мәгариф ветераннары Венера һәм Сәгыйть Муллаәхмәтовлар, Груздевкадан әниле-кызлы Илмира һәм Фәйрүзә Мәҗитовалар, Рәкыя Шәехморзина, Иске Кыргыздан Дамир Биктаһиров, Рисәлия Биктимерова, Флорида Корбанова, Регина Хаҗиева, Рәйфә Шәйхлисламова — клубның иң актив әгъзалары.
— Эшебезне гарәп хәрефләрен өйрәнүдән башладык. Бер ел дигәндә Салават хәзрәт Шәрипов ярдәме белән гарәп әлифбасын үзләштердек. Хәзер инде искечә китапларны укый алабыз, — ди Фәйрүзә Мәҗитова.
Салават хәзрәт гарәп теле буенча дәресләр бирсә, Фәйрүзә Мәҗитова һәр утырыш барышында мөнәҗәтләр өйрәтә, дини бәйрәмнәр турында мәгълүмат белән таныштыра. Моннан тыш, клуб әгъзалары Гарәфә, Гашура көннәрен, Корбан гаете, Ураза, Мәүлид кебек дини бәйрәмнәрне үткәрүдә дә башлап йөри һәм аларда актив катнаша. Мисалга, узган елның 12 декабрендә Пәйгамбәрнең туган көнен — Мәүлид бәйрәмен зурлап үткәргәннәр. Анда катнашу өчен тирә-як авыллардан йөзгә якын кеше килгән. Башта Уяндыктагы “Халидә” мәчетендә Салават хәзрәт вәгазь укыган, аннары барысы да “Ал роза” кунакханә комплексына чәй табыны артына җыелган. Анда шушы чараның спонсоры — игелекле күңелле якташыбыз Рәлиф Сафин үзе дә катнашкан. Чара җыр-моң белән бергә үрелеп барган. Лена Шакирҗанова үзенең дини һәм дөньяви темаларга язылган шигырьләрен укыса, Фәнзәлия Хуҗиәхмәтова, Нәфисә Рәшитова, Фәйрүзә Мәҗитова мөнәҗәтләр әйтеп, дини бәйрәмдә катнашучыларны сокландырган. Чара бергәләп намаз уку белән тәмамланган.
— Авылыбызда “Иман нуры” клубын булдырып ялгышмадык, дип уйлыйм. Соңгы вакытта халык арасында дин белән кызыксыну арта төште. Кайберәүләр аңа — җанына тынычлык табар, икенчеләр күңелен борчыган сорауларга җавап табар өчен, өченчеләр арытабангы тормышында дини каннуннар буенча яшәүне максат итеп куйганга килә, — ди клуб җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мәҗитова.
Әйе, кыйблалар буталган, идеаллар югалган заманда җанга тынычлыкны фәкать диндә генә табарга мөмкин. Дин ул — тәртип, бәрәкәт, аклык, пакьлек. Агыйдел буе төбәгендә яшәүчеләр дә моны яхшы аңлый һәм шуңа да алар актан-ак, пакьтан-пакь Ислам диненә көннән-көн ныграк тартыла.