+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
25 август 2016, 02:00

“Күңелгә рәхим-шәфкать иңә”

Октябрьский шәһәренең “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсендә укучыларның җәйге лагере файдалы да, кызыклы да үтә.Быел мөселман лагере 7-17 яшьлек 100дән артык кыз-малайны җыйды. 15 көн буе алар гарәп телен, Ислам нигезләрен, әхлак-әдәп дәресләрен өйрәнде, фәһемле фильмнар карады, спорт уеннары ярдәмендә сәламәтлеген ныгытты.

Лагерьда барысы 6 төркем оештырылды: өчесе — малайларны, тагын өчесе кызларны туплады. Биредә, Октябрьскийдан тыш, башка төбәкләрдән килгән балалар да шөгыльләнә. Саҗидә Нуретдинова, мәсәлән, Баулы кызы. Ул 7 балалы гаиләдән. Лагерьга аларның дүртесе йөри. Чит төбәктән килүчеләргә биредә яшәү мөмкинлеге каралган, балаларны көненә дүрт тапкыр ашаталар.

Саҗидәнең абыйсы Мөхәммәт лагерьда инде өченче тапкыр ял итә икән.

— Мәдрәсәгә укырга 5 ел элек килдем. Монда миңа барысы да ошый: ислам тарихы зур кызыксыну уята. Дингә мәхәббәтне намаз укучы әбием тәрбияләгәндер дип уйлыйм. Коръән­нең беренче сүрәсен яттан беләм, — ди үсмер.
Энекәшләре — 7 яшьлек Мирхәтим һәм 9 яшьлек Рамазан, 10 яшьлек сеңлесе Саҗидә дә аның карамагында. Алар белән бергәләп лагерьдагы спорт уеннарында катнаша. Балаларга аеруча волейбол, футбол, шахмат-шашка ошый икән.

— Мәчет-мәдрәсәләрдә мин күңе­лемә тынычлык, рәхим-шәфкатьлек иңүен тоям. Догалар уку эчке халәткә уңай тәэсир итә, ачу, үпкә, тупаслык юкка чыга, — ди Мөхәммәт.

Кызлар төркемендә шөгыльләнүче Зөһрә Куранбаева — Бүздәктән. Октябрьскийга укырга килгәч, дин белән кызыксынуы арткан.

— Әнием Рабига намаз укый. Догаларны аңардан өйрәндем. Мәдрәсәдә генә түгел, урамда, халык арасында да мөселманча киемнән йөрим. Кырын караш сизгәнем юк, киресенчә, үземә карата ихтирам артуын тоям.
Альбина Фәттахова — Ырынбур өлкәсенең Абдулла районыннан.

— 9нчы сыйныфны тәмам­лагач, укуымны мәдрәсәдә дәвам иттем. Әбием, апаларымнан күреп, 11 яшемдә намазга бастым. Ислам дине тәртипкә, сабырлыкка өйрәтә. Ул күңелгә тынычлык, сафлык бирә.

Кызлар мәдрәсәдә укуның бик кызыклы булуын, дин дәресләре ошавын билгеләде. Алар киләчәктә дә тормышларын дин белән бәйләргә җы­ена. Шунысы игътибарга лаек: укытучыларның күп­челеге яшьләр.

Әминә Ибраһимова — 12 кешелек кызлар төркеме укытучысы. Ул Ислам дине кануннары буенча дәресләр бирә, гарәп хәрефләрен өйрәтә. Заһидә Нургалиева иң кечкенәләрне укыта. Аның төркеменә 17 кыз йөри, алар гарәп әлифбасы белән таныша, догалар ятлый.

— Лагерьга килүче кече яшьтәге балаларның күпчелеге дини яктан әзерлексез була. Без — аларга Исламны башлап өйрәтүчеләр, —ди укытучылар.

Илнур хәзрәт Нуруллин өлкән төркемдәге егетләргә Ислам нигезләре буенча белем бирә. Имамгали Холматов, Фаиг Гаджиев гарәп әлиф­басын, әдәп дәресләрен укыталар. Әйткәндәй, җәйге лагерь эшләгән чорда “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсе имам-ахуны Мәү­лем­җан хәзрәт Сибгатуллин көнозыны мәдрәсә би­ләмәсендә була. Ул балалар белән аралаша, аларның сорауларына җавап бирә, уеннарда катнаша, дәресләр барышын күзәтә.

Игелекле мөселманнар, ата-аналар, хәйриячеләр ярдәмендә оештырылучы лагерь үз максатларын тулысынча аклый. Биредә балалар әдәп-әхлак тәрбиясе ала, милләтара дуслык, бердәмлек төшенчәләрен аңлый башлый. Малайлар спорт уеннары аша физик үсеш алса, кызлар киләчәктә яхшы хуҗабикә булу серләренә — тәмле ашлар пешерергә, кул эшләренә өйрәнә.
Читайте нас: