“Кешеләр арасында хаҗга баруның кирәклеге турында хәбәр тарат, алар җәяүләп тә, озын юл йөреп арыган дөяләргә атланып та килер”, диелә Коръән Кәримнең “Хаҗ” сүрәсендә. Хаҗ кылган кеше турында пәйгамбәребезнең хәдисе: “Бер кеше Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса, бозык сүзләр сөйләшмәсә һәм бозык булган эшләр кылмаса, ул анасыннан туганда ничек гөнаһсыз иде шулай гөнаһсыз булып калыр, ягъни бөтен гөнаһасы ярлыканып, анасыннан тугандагы кебек пакьләнеп калыр”. Мөмкинлеге була торып та хаҗга бармау гөнаһ санала.
Кәгъбә — мөселманнарның Мәккәи Мөкәррәмәдәге изге йорты, әл-Мәсҗид әл-Хәрәм, ягъни изге мәчете. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Хактыр ки, адәмнәр өчен салынган вә тугры юл күрсәтүче беренче йорт ул, әлбәттә, Мәккәдәге йорт (Кәгъбәдер). Анда ап-ачык аятьләр, Ибраһим баскан җирләр бар. Анда кергән кеше иминлектә булыр. Юлын тапкан (көче җиткән, хәленнән килгән) кешеләрне Аллаһ анда (хаҗга) барырга бурычлы итте”, ди (“Гыймран” сүрәсе, 96, 97нче аятьләр). Дөнья йөзендәге барлык мөэмин-мөселманнар намазларын кыйблага — Мәккә шәһәрендәге Кәгъбәгә юнәлтеп укый.
Гарәп-фарсы галимнәре, географ һәм тарихчылары әт-Тәбари, әл-Мукатдиси, әл-Идриси, әл-Масуди, Ибн Фазлан, Ибн Батута һәм башкаларның хезмәтләрендә ата-бабаларыбызның хаҗ кылуы, алар яшәгән авыл, шәһәрләрдә мәчет һәм мәдрәсәләр булуы турында хәбәр ителә. Болгар бабаларыбызның хаҗы турында беренче тапкыр 1041-42 елларда телгә алына. Аларның Багдадка килүлә-ре турында гарәп тарихчысы Ибн әл-Җузи: “Хаҗга барышлай 50 яраны белән болгарлардан бер кеше килде, ул бу халыкның бик абруйлы кешесе диләр”, дип яза.
Ата-бабаларыбызга хаҗ кылу өчен атта, дөядә яисә җәяүләп меңнәрчә километр юл үтәргә кирәк булган. Мөселман озайлы сәфәргә чыккан, кайберләренә туган йортына кайту бәхете тимәгән. Алар-ның ничек хаҗ кылулары турында хаҗнамә, сәяхәтнамә яки сәфәр-намәләрдән ачык күренә. Безнең көннәргә килеп җиткән иң беренче хаҗнамәне Мортаза бине Колыгша әс-Симети (ул “Иман шарты”ның авторы) язган. Бу хаҗнамә 1697-98 елларга карый.
Бик күп танылган татар эшлеклеләре бу изге юлга чыгып та, кызганыч, хаҗ кыла алмый калганнар. Шагыйрь Аллаһияр Суфи 1713 елда Искәндәриядә вафат була, 1812 елда фикер иясе Габденнасыйр Курсави чума авыруыннан — Истанбулда, 1865 елда суфи шагыйрь Шәмсетдин Зәки Таганрогта үлә.
Шагыйрь, суфи тарикатендә күренекле ишан, дәрвиш табигатьле шәхес Гали Чокрый 1872, 1879 һәм 1889 елларда хаҗда була. Хаҗ сәфәрендә ул илһам килеп, шигырьләр язып һәм аларга көй чыгарып юл буе җырлап бара торган була. Кәрваннан алда тирә-як мөселман халыклары арасында “Бу кәрванда илһами бер җырчы килә, юл буенча иҗат итеп шигырь әйтә”, дигән хәбәр тарала. Халык аны күрергә, сәламләргә, догасын алып калырга дип кәрванга каршы чыга. Гали Чокрый сәфәрләре турында бик күп бай эчтәлекле язмалар калдыра. “Дастан хаҗнамә”дә ул болай дип яза: “Иске Чокыр авылының имамы мелла Мөхәммәтгали мелла Габдессалих углы әйтер кем, тарих мәсихиядән 1872 елда хаҗ кылу нияте белән мөсафир булдым. Мәккәи Мөкәррәмә һәм Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәрләренә җитеп, Бәйтуллаһил-хәрам (Кәгъбә) һәм Раузаи сәедел әнам (пәйгамбәр кабере) зыяраты хезмәтләрен үтәп, асыл ватаныма кайтып килдем. Инде кайбер дусларымның үтенече буенча, шул сәфәрнең тәртипләрен язып куярга тәвәккәл иттем. Әмма бу китапны язарга кыстаучы адәмнәр чит өязләргә йөри алмаган кешеләр булган сәбәпле, кайбер урыннарда тәфсилләүләрне озынракка сузарга туры килде. Бәс, күп сәфәрләрдә булган, күпне күргән адәмнәр бу китапта кайбер урыннарда артык та күпсүзлелек сиземләсәләр, моны гаепкә санамасыннар...”
1902 елда Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан басылган “Рихләт әл-Мәраҗни” (“Мәрҗанинең сәяхәте”) XIX гасырдагы киң билгеле чыганак булып тора. Шиһабетдин Мәрҗани Русия, Якын һәм Урта Шәрык илләре буйлап күп сәяхәт иткән. Дин галиме, философ, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани 1880 елның 31 августында хаҗга юллана. Мәрҗани Казаннан “Вольский” пароходына утырып Түбән Новгородка юнәлә. Аннан поезд белән Мәскәү, Киев аша Одессага килеп төшә. Одессадан Истанбулга бару өчен тагын пароходка утыра. Аннан су юлы белән Мисыр шәһәре Искәндәриягә килә. Бу илне поезд белән урап Сүәешкә җитә, аннан тагын пароходка утырып, Гарәбстанга барып җитү бәхетенә ирешә. Сәфәр вакытында төрле илләрдән юлланучы хаҗиларның Коръәнне ничек укуларын, төрле мәзһәб вәкилләренең ничек гыйбадәт кылуларын өйрәнгән.
Хәмидулла Альмушевның 1899 елдагы юлъязмасы — Русиядә тиңе юк хаҗнамә. Ул төрек хәрбиләренең бәдәвиләр һөҗүменнән кәрваннар һәм хаҗиларны якламавы, Мәккә шәһәрендә яшәүче милләттәшләре, мөһаҗир татарлар турында яза. Аңардан тыш, 1895 елда Җиддәдә Русия империясе консуллыгы драгоманы (тәрҗемәче-дипломат) Шакирҗан Ишаев тарафыннан язылган хаҗ турында хикәят бар. Ул үзе үткән бөтен юлны, сәфәрдәге кыенлыклар турында бәян итә.
1898-99 елларда хаҗ гыйбадәтен өйрәнү нәтиҗәсендә штабс-капитан Габделгазиз Дәүләтшин яшерен “Отчет” төзи. Ул Русия хөкүмәтенә хаҗ турында җентеклерәк белү өчен кирәк була. Үзләренең хаҗ сәфәрләре турында галимнәр Морат Рәмзи (Мәкки), Муса Биги, Габдерәшит Ибраһим, Әбелмәних Каргалый да яза.
Мөселман булмаган кешеләрдән 1853 елда Кәгъбә эченә Бөек Британия сәяхәтчесе, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, этнограф, капитан Ричард Френсис Бертон (1821-90) гына үтеп керә алган. Аның “Әл-Мәдинә һәм Мәккәгә хаҗ” әсәре 1872 елда урыс теленә тәрҗемә ителә. Капитанның язмаларында ул булган шәһәрләр, анда яшәүче халык, Ислам дине, хаҗ гамәлләре, гарәп мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында бай мәгълүмат бирелә. Ричард Бертон үзенең юлдашы, Русиядән булган, “ниндидер сәбәпләр белән Мисыр башкаласына күчкән” хаҗи Вәли турында яза. Хаҗи Вәли ярдәме белән үзен мөселман итеп күрсәтүче Бертон барлык Ислам дине йолаларын дөрес үтәгән, изге шәһәргә үтеп керә алган.
Башкортстан Үзәк тарих архивында дин әһелләренә кагылышлы байтак үзенчәлекле документлар бар. Алар арасында имам һәм мөәзиннәрне тәгаенләү, аларның белемнәрен тикшерү, авылда мәхәллә төзү һәм мәчет ачу турындагылары байтак. Мәккәгә хаҗ кылу өчен имам яки азанчы вазыйфасыннан азат итүне сорап язган рапортлар да очрый. Бу аңлашыла да, чөнки ул заманда хаҗга бару һәм аннан кире әйләнеп кайту өчен байтак вакыт кирәк булган. Хаҗга барырга теләүче башта Ырынбур мөселманнар диния мәҗлесенә мөрәҗәгать иткән. Диния нәзарәтеннән ул чит ил паспорты алу хокукы бирүче танытма алган. Аннары Уфа губернаторына паспорт алу турында мөрәҗәгать әзерләнгән. Уфа губернаторы канцеляриясе полиция идарәсе белән бу турыда хат алышкан. Чит ил паспорты белән “губернатор рөхсәт итте” дигән танытма да бирелгән. Паспорт алу шулай катлаулы һәм күп акча таләп итә. Шуңа күрә хаҗ кылучылар күп булмый. Архив материалларыннан күренүенчә, Диния нәзарәтенең барлык руханилары да хаҗ кылган.
Диния нәзарәтенең өченче мөфтие Габделвахит хәзрәт Сөләйманов 1861 елда хаҗ кыла. Әгәр элек мөфтиләр хаҗга аерым кеше сыйфатында барган булса, диния нәзарәтенең бишенче мөфтие Мөхәммәдъяр хәзрәт Солтанов аны беренче булып рәсми рәвештә кыла — 1893 елның февралендә Уфадан 5 кешелек делегация җитәкчесе сыйфатында хаҗ сәфәренә юллана. Алар 9 мартта Истанбул шәһәренә барып җитә. 19 мартта мөфтине төрек солтаны Габделхәмид II кабул итә, ул Русия мөселманнарының хәлләре турында сораша. Солтан мөфти Мөхәммәдъяр хәзрәтне Төркиянең II дәрәҗә Госмания ордены белән бүләкли. Солтан Габделхәмид II Русия мөселманнарына Пәйгамбәребез Мөхәм-мәт әманәтеннән өлеш чыгарырга боерык бирә. Пәйгамбәрнең төкләрен балавызга утыртып катырганнар, гаять зур ихтирам һәм пөхтәлек белән эшләнгән, эче ефәктән, тышы фил сөягеннән гыйбарәт кыйммәтле сандыкка салынган бу бүләкне мөфти Мөхәммәдъяр Солтановка тапшыралар. Бу тарихи истәлек бүләге Уфада утта янмый торган сандыкта саклана.
Мөфти Галимҗан хәзрәт Баруди 1887 елда хаҗ кыла, Мәккәгә барышлый Истанбулда һәм Каһирәдә була. Мөфти, мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин хәзрәт Фәхретдин 1926 елда Мәккәдә үткән Бөтендөнья мөселманнары конгрессына СССР делегациясе җитәкчесе сыйфатында бара. 1927 елда “Ислам” (1926 ел-га кадәр “Ислам мәҗәлләсе”) журналында Ризаэддин Фәхреддиннең конгресска баруы турында язмалары басыла.
Русиядә хаҗ кылу һәм Мәккәгә барырга паспорт алу өчен беренче указга император Александр I 1803 елның 23 мартында кул куйган. XIX гасырның 70нче елларыннан XX гасыр башына кадәр Русия подданныйлары – мөселманнарның хаҗ кылу мәсьәләсе Чит ил эшләре министрлыгы, Константинопольдәге илчелек, 1891 елда ачылган Джиддәдәге консуллыкта актив тикшерелгән. Моннан тыш, бу мәсьәләне хәл итүгә Русиянең мөселманнар яшәгән төбәкләре җитәкчеләре дә җәлеп ителгән. ХХ гасыр башына хаҗилар саны арта. Аларның исәбе алып барыла башлый, хаҗ хәрәкәтен күзәтү өчен мөмкинлек туа. Русия власте мөселманнарга паспортны зур кыенлык белән биргән. Шуңа күрә күп кенә хаҗилар, элекке кебек, чит илгә паспортсыз чыкканнар. Власть “хаҗ Төркиягә зур матди файда китерә, ул акча соңыннан хәрби максатларда кулланыла” дип исәп-ләгән. Алып барылган исәп алу да борчуга салган, әлбәттә. XIX-XX гасырларда ел саен 8-12 мең Русия мөселманы хаҗ кылган. Бу әле исәпкә алынганнары, күпләр паспортсыз да юлга чыккан. Ил эчендә яңа тимер юллар салыну хаҗ сәфәренә чыгучылар саны артуга зур йогынты ясый. Каспий арты тимер юлы ачылу белән хаҗилар гасырлар дәвамында йөрелгән кәрван маршрутыннан (Фарсы, Әфганстан һәм Һиндстан) баш тартып Красноводск, Баку һәм Батуми юнәлешендәге тимер юлга өстенлек бирәләр. 1905 елда Төркестанны Идел буе һәм Үзәк Русия белән тоташтыручы Ташкент тимер юлы ачылгач, Төркестан, Семипалатинск, Фирганә һәм башка өлкәләр мөселманнары да шушы яңа маршрутны сайлый. Хаҗилар саны арта, алар бу гыйбадәтне кылып, 4-6 айда өйләренә әйләнеп кайта.
Русия мөселманнары Хиҗазга берничә маршрут белән барган. Себер һәм Русиянең Европа өлеше мөселманнары Одесса һәм Севастопольдән Истанбулга пароход белән сәфәргә чыккан. Элек Төркестаннан хаҗилар тимер юл белән Красноводскига кадәр, аннан Каспий буйлап Бакуга пароходта, аннары Ростовка һәм Одессага кадәр поездда барса, Ташкент тимер юлы ачылу белән юлчылар поездда Тулага, ә аннан Одессага барып җиткәннәр. Себер, Идел буе һәм Урал мөселманнары да Тулага кадәр тимер юл транспортында барып, аннан Одесса поездына утырганнар.
Русиянең чит ил эшләре министрлыгы карары белән хаҗга урыс портларыннан гына китәргә мөмкин булган. Махсус комиссия судноның санитар һәм техник төзеклеген тикшергән. Һәр мең хаҗига ике табиб (судно һәм хөкүмәт табибы) тиеш булган. Госманлы империясенең башкаласына да берничә маршрут булган. Севастополь юнәлеше: Севастопольдән Истанбулга пароход атнага бер тапкыр йөргән, һава торышына карап, ул юлны 30 сәгатьтә үткән. Батуми юнәлеше: Кавказ мөселманнары өчен уңайлы була. Яхшы һава торышында – 7-8, һава торышы начарайса 10-12 тәүлектә пароход Истанбулга барып җиткән. Пароходлар еш йөргән, суднолар зур була. Одесса юнәлеше: бу маршруттан күпчелек Төркестан, Идел буе һәм Урал мөселманнары файдалана. Ул шул ягы белән уңайлы була: пароход атнага 5-6 тапкыр йөри һәм Истанбул портына 32-34 сәгатьтә барып җитә. Зур суднолар вак штормнарны сизми дә, күп пассажир сыйдыра. Кара диңгезнең Одесса һәм Севастополь портларыннан Истанбулга баручы хаҗилар Төрек солтанының Җиддәгә юлланучы хәйрия пароходына эләгергә тырыша.
Моннан тыш, Мәскәү юнәлешендәге маршрут та була. Поезд белән Варшава һәм Вена аша юлчы 6 көндә Истанбулга барып җиткән. Ләкин билет кыйммәт тора – 100 сум.
Истанбулдан Мәккә һәм Мәдинә юнәлешендә өч маршрут була. Бейрут һәм Яффа аша: Хиҗаз тимер юлыннан Мәдинәгә. Сүәш юнәлеше: пароходта Ямбо һәм Җиддәгә. Мисыр аша тимер юл транспортында.
Мәдинә яки Җиддәдән Мәккәгә кадәр юл гаять катлаулы булган. Ямбога килгән хаҗилар Мәдинәгә кадәр – 3 көн, аннан Мәдинәдән Мәккәгә кадәр 10 көн дөядә барган. Җиддәгә килүчеләр дөядә 2 тәүлектә яки ишәккә атланып 18 сәгатьтә Мәккәгә барып җиткән. Юлның бу өлеше куркыныч булган, чөнки бәдәвиләр кәрванга еш һөҗүм иткән, юлчыларны талаган. Русия мөселманнары Төрек солтаны ел саен зур бүләкләр белән Мәккә җитәкчесенә җибәргән “солтан кәрванына” иярергә тырышкан. Бәдәвиләр бу кәрванга һөҗүм итмәгән, чөнки аны гаскәр саклаган.
Урыс телен начар белү, хәләл ризык белән начар тәэмин ителү, поезд вагоннарының һәм пароходларның мөселманнар өчен уңайсызлыгы, юлда төрле ялганчы-каракларның сагалап торуы, бәдәвиләрнең һөҗүме ата-бабаларыбызның хаҗ сәфәрен шактый авырайта. Ләкин алар бу изге сәфәрдән баш тартмый. Хаҗ — авыр, мәшәкатьле, ләкин әҗер-савабы күп булган бер гыйбадәт.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Русия мөселманнары хаҗ сәфәреннән гарәп мәдәнияте һәм дөньяга карашын туган илләренә алып кайтканнар. Поезд һәм пароходлар барлыкка килгәнче ата-бабаларыбыз хаҗга җәяүләп, яки атка, дөягә атланып барган. Алар сәфәргә чыгардан алда гасырлар дәвамында мөселманнар гыйлем алган билгеле шәһәрләр аша үтә торган юл сайлаган. Алар анда туктап мәдрәсәләрдә гыйлем эстәгән. Урта Азия: Бохара, Сәмәрканд һәм Хива яки Истанбул, Сүрия һәм Мисыр аша хаҗга барганнар. Гарәп-фарсы телләре һәм грамматикасы, Ислам дине нигезләре буенча алган гыйлемне алар кайткач якташларына укыткан.
Октябрь революциясеннән соң үткәрелгән дингә каршы сәясәт нәтиҗәсендә 30нчы елларда мөселман руханиларын кысу, эзәрлекләү, гыйбадәтханәләрне ябу башлана, бик күп дин әһелләре кулга алына. Ул елларда СССРдан 20-30лап кеше генә хаҗ кыла.
Ишан Зәйнулла Рәсүлевның улы Габдрахман Рәсүлев — мөселман дөньясында зур абруй казанган шәхес. Тугызынчы мөфтинең тәрҗемәи хәле 1947 елда Америка тикшеренүчесе Кэй тарафыннан “Who is Who in Religion” басмасына кертелә. 1945 елның 26 октябрендә мөфти Рәсүлев мөселманнарга хаҗ кылу мөмкинлеге бирелү турында хәбәр итә. Хөкүмәтнең рөхсәте белән 1945 елның декабрендә мөфти җитәкчелегендә 17 кешедән торган төркем хаҗга юллана. Алар арасында Уфаның Җәмигъ мәчете имамы Баймөхәммәт Тугызбаев та була. Хаҗдан кайткач, мөфти Габдрахман Рәсүлевны БАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Сабир Ваһапов кабул итә. Мөфти Тукай урамындагы Җәмигъ мәчеттә мөселманнарны “Зәм-зәм” суы белән сыйлый, хаҗ турында сөйли.
1947 елда СССРның 4 диния нәзарәтеннән хаҗга 40 мөселман (аларның 10сы — Үзәк диния нәзарәтеннән) бара. Хаҗга бару 10 мең сум тора. Бу акчаның күп кенә өлешен мөселманнарга диния нәзарәтләре бирә. СССР хөкүмәте Мәскәүдән Тегеранга очу өчен махсус самолет бүлә. Билет бәясе 3 мең сум тора. Тегераннан хаҗилар Мәккәгә юллана. Үзәк диния нәзарәтеннән хаҗга баручы 10 кеше арасында мөфти Габдрахман Рәсүлев, Уфа җәмигъ мәчете имамы Баймөхәммәт Тугызбаев, мулла Сафуан Даукаев була.
Хаҗга баруны ул чорда “капиталистик илгә туристик сәфәр оештыру” дип карыйлар. СССР хөкүмәте 1946 елда “Иранда катлаулы метеорологик хәл аркасында һәм һава элемтәсе булмау сәбәпле”, 1948 елда “...кайбер гарәп илләрендә катлаулы сәяси хәл килеп туу нәтиҗәсендә” мөселманнарга хаҗ сәфәрен оештырмый.
1966 елда хаҗга барырга теләүчеләр исемлеге: Нурмөхәммәт Искәндәров (1898 елгы) — Ленинград шәһәре, Хәлим Гафуров (1904) — ТАССР, Салих Садретдинов (1903) — БАССРның Дүртөйле районы, Голүм Нурманов (1892) — Свердловск шәһәре, Фәйзрахман Саттаров (1929) — Уфа шәһәре, Кашшаф Шәрәфетдинов (1910) — Әстерхан шәһәре, Каләметдин Шәнгәрәев (1906) – Пермь шәһәре, Кәлимулла Әбинов (1896) — Горький өлкәсе.
Югары мөселман руханилары хаҗны оештыруга ирешкән очракта да, барлык теләүчеләрне дә алып бара алмый. Хаҗ кылучылар санаулы гына була, кандидатлар катгый сайлап алу үтә, аларны иминлек хезмәте тикшерә. Моннан тыш, күпчелек мөселманнарның хаҗга барырлык акчасы да булмый.
“Согуди-пресс” агентлыгы мәгълүматларына караганда, 1950 елга кадәр хаҗга килүчеләрнең саны 100 меңннән артмаган. 1955 елга аларның саны ике тапкыр арткан, ә 1972 елда 645 мең мөселман хаҗ кылган. 1983 елда беренче тапкыр хаҗиларның саны бер миллионнан артып киткән. Хаҗ кылучыларның саны арту нәтиҗәсендә Ислам конференциясе оешмасы 1988 елда һәр ил өчен анда яшәүчеләр санына карап квоталар бирү турында резолюция кабул итә. 1992 елда Согуд Гарәбстаны чит мәмләкәтләрдән бер миллион мөселманны кабул итә.
Вөҗдан иреге турында дәүләт сәясәте үзгәргәч, 1990 елда СССРдан 1500 мөселман хаҗ кыла. Төркемгә Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелек итә. 1990-93 елларда аларның саны үзгәрми диярлек. 2003 елдан Русиядә хаҗ кылырга теләүчеләр саны арта. 2003 елда — 4300, 2004 елда — 6200, 2005 елда — 9100, 2006 елда — 12500, 2007 елда — 18500, 2008 елда — 26500, ә 2010 елда 20 меңннән артык мөселман хаҗ кыла. Быел 17 мең русияле хаҗга юлланды, шуларның 250се — Башкортстан мөселманнары.
Бүгенге көндә безнең өчен хаҗга барып кайту, элекке чор белән чагыштырганда, күпкә җиңел. Хәер, аның авырлыгын-җиңеллеген хаҗга барып кайткан мөэмин-мөселман гына белә.