+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
13 сентябрь 2016, 02:00

Шәфкатьлелек, игелек бәЙрәме

12 сентябрьдә бөтен дөнья, шул исәптән, Башкортстан мөселманнары да Корбан бәйрәмен билгеләде. Иртә белән мөселман кардәшләребез мәчетләргә бәйрәм намазына җыелды. Республикадагы иң гүзәл гыйбадәтханәләрнең берсе “Лалә-Тюльпан” мәчетендә гает намазына килгән халыкка Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин ил Президенты Владимир Путинның, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның, Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның изге Корбан гаете белән котлау сүзләрен җиткерде. Гает намазын укыганнан соң, Баш мөфти изге бәйрәм уңаеннан нәсыйхәт әйтте.

–­ Бүген ­– олы гает көне. Аның кадерле көн икәнен искә төшерәбез. Иман янына бары изге гамәлләр кирәк. Намазның да, уразаның да, зәкәтнең дә файдасы ­– бәндәләргә, үзебезгә. Бу бәйрәмне Раббыбыз корбан чалу белән билгеләргә кушты. Шуңа да, корбан чалып, аның өчтән бер өлешен гаиләдә калдырабыз, өчтән берен – туганнарга, күршеләргә, янә өчтән берен ятимнәргә, фәкыйрьләргә таратабыз. ­Ачык йөз, кунакчыллык күрсәтеп, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга тиешбез. Бәйрәмнең кадерен белеп, дуслык-татулыкны арттыру насыйп булсын. Ватанны сөю – иманның бер өлеше. Яшьләр матур гаилә корып, илсөяр балалар үстерсен иде. Республикада хәерле, мөбарәк эшләр дәвам итсен, илебезгә, бөтен галәмгә тынычлык, иминлек насыйп әйләсен! – диде Тәлгать Таҗетдин.
Арытаба Русия Ислам университеты ректоры Артур Сөләйманов Коръән укып ишеттерде.

Корбан гаете – изге эшләребез белән Раббыбызга якынаю, аның ризыгына өлгәшү бәйрәме. Меңнәрчә куллар күккә күтәрелеп, изге догалар яңгырап торган бөек көн бу. Дин тотучыларның ниятендә – изгелек, гамәлендә – игелек, күңелендә – иман нуры. Диннең бу шартларын гамәле белән куәтләп, бөтен дөньядан берничә миллион кеше изге урыннарда хаҗ сәфәре кыла. Һәр мәчеттә, авылларда, шәһәрләрдә – олы бәйрәм. Гает намазыннан соң, мөселманнар бу көнне корбан чалды. Фәкыйрьләргә, авыр хәлдә калганнарга ярдәм күрсәтеп, якыннарына бүләкләр өләшеп, изге гамәлләрдә үткәрде олы бәйрәмне.
Читайте нас: