+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
17 март 2017, 14:14

Болгар Ислам академиясе 21 майда ачылачак

Казан Кремлендә Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр һәм административ советлары утырышы үтте.

Утырышта ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, мөфти урынбасары, Русия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин катнашты.
Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фонды тарафыннан 1 сентябрьгә барлык төзү эшләре башкарылып, биналар төзелеп, комплекс тулысынча әзерләп тапшырылачагы хакында әйтте. “Хәзерге вакытта җитәкчелек составын җыю бара. Бу бик катлаулы һәм мөһим мәсьәлә. Без бик зур юлга чыгабыз. Русиядә традицион Ислам кыйммәтләренә туры килгән, аларны саклаучы мөселман мәгарифе юк. Без традицион кыйммәтләрне саклаган тулы бер мәгариф системасын булдырырга тиеш”, - диде.
2016 елның 21 маенда дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар катнашлыгында Болгар Ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташын салу тантанасы узган иде. Агымдагы елның 21 маенда Болгар Ислам академиясен ачу һәм 1 сентябрьдән укулар башлау планлаштырыла.
Читайте нас: