+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
7 апрель 2017, 12:02

Электрон намазлык чыкты

Хәзер намазларны уку күпкә уңайлырак. Кыргызстанның башкаласы Бишкәк шәһәрендә сатуга электрон намазлык чыкты.

Үзенчәлекле намазлык датчиклар белән җиһазландырылган. Алар намаз укыганда рәкәгатьләрнең санында буталмаска, намаз вакытында бөтен хәрәкәтләрне дөрес үтәргә ярдәм итәчәк. Электрон намазлыкка намаз эчендә укыла торган сүрәләр һәм догалар тыңларга мөмкинлек бирүче аудиоплеер урнаштырылган. Аларны тыңлап, артыннан кабатлап кына барырга кирәк.
Электрон намазлыкларны өлкән яшьтәге кешеләр яратып файдалана. Аларны еш кына бүләккә сатып алалар. Намазлыкны төрле яшьтәге ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен дә көйләп, җайлап була, дип хәбәр итә muslim.kz сайты.
Читайте нас: