+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
11 апрель 2017, 02:00

Яңгырады Коръән сүрәләре

“Ихлас” мәчетендә мондый бәйге беренче тапкыр үтте.Уфада “Ихлас” мәчетендә “Тынычлык авазы” дип исемләнгән балалар һәм үсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте. Анда Башкортстаннан, шулай ук Татарстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән 200дән артык малай һәм кыз катнашты.

“Ихлас” мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе беренче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр ул 2000 елдан башлап һәр елны Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә оештырылып килде. Аның мөдире, Илдар хәзрәт Малахов әйтүенчә, яшьләр арасында динебез Исламга тартылучылар елдан-ел арта. Шуңа күрә Коръән укучылар бәйгеләрен үткәрү дә зур әһәмияткә ия. Җәйге айларда әлеге ярышның табигать кочагында һәм Агыйдел елгасы буйлап пароходта да оештырыл­ганы бар. Ә быелгы конкурс Мөхәммәт хәзрәт Галләм җитәкләгән “Ихлас” мәчете ачылуга – 20 ел, Башкортстан Диния нәзарате оештырылуга 100 ел тулуга багышлана. Башкортстан Ислам бизнесы ассоциациясе матди ярдәм күрсәткән. Коръән уку конкурсын үткәрүне Айдар Гәрәев тәкъдим иткән. Ул – “Ихлас” мәче­тендә мөтәвәллият әгъ­засы һәм биредә каллиграфия белән язу алымнарына өйрәтү сабакларын алып бара. Бәйгене ачу тантанасында чыгыш ясап ул, ярышның төп әһәмияте – җиңүчеләрне бил­геләү генә түгел, ә чын бәйрәм рухын булдыру һәм балалар күңеленә Ислам дине орлыклары салу, дип ассызыклады.
Тәбрикләнүчеләр арасында республикадагы танылган дин әһелләре бар иде. Иранның Кум шәһәре университеты профессоры Мөхәммәт Йосыф хөр­мәтле кунак һәм жюри әгъзасы булды. Конкурста татар һәм башкорт малай һәм кызларыннан тыш, Башкортстанда яшәүче башка милләтләр вә­килләре, шул исәптән таҗик һәм үзбәк балалары да катнашты. 2 яшьтән 17 яшькәчә балалар өч төркемдә көч сынашты.
Жюри әгъзалары һәм “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм конкурста кат­нашу­чыларның әзерлеген югары бәя­лә­де. Өч төркемдә билгеләнгән җиңүчеләр 5 мең сумлык сертификат белән бү­ләкләнде. Төрле номи­нацияләрдә осталык белән аерылып торучылар, гомумән, барлык катнашучылар да күчтә­нәчләр алды.

Фәнис Фәтхи.
Читайте нас: