+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
5 Мая 2017, 09:41

Шаранда Коръән сүрәләре яңгырады

Башкортстан мәчетләрендә Коръән уку буенча бәйгеләр даими үткәрелеп тора. Чираттагысы Шаран районының Юмадыбаш авылында узды.

Чара башында районның имам-мөхтәсибе Манфас Садыйков чыгыш ясап, диннең әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә булышлыгы турында сөйләде. Бәйгедә, дин әһелләреннән тыш, барлык кызыксынучылар да катнашты. “Моңлы Ислам” дип аталган бу чара бәйрәм рәвешендә оештырылды. Бәйгедә катнашкан барлык конкурсантларга да Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Читайте нас