Мәчет төзү башлангычын иң беренчеләрдән булып Илеш авылы имамы Варкер хәзрәт Латыйпов күтәреп чыккан. Аның тәкъдиме авыл халкының күңеленә дә хуш килгән. Озакка сузмыйча эшне башлап та җибәргәннәр. Башланган эш — беткән эш, диләр халыкта. Урындагы авыл хакимияте иң матур һәм калку урыннан мәчет өчен җир бүлгән. Аннары проект эшләнгән, мәчеткә нигез салырлык финанс чыганаклары тупланган.
Йөзгә якын кешегә исәпләнгән мәчетне илешлеләр быел сафка кертергә исәпли. Изге Рамазан аенда башланган эшнең азагы хәерле булыр, яңа мәчет тиз арада сафка басып, авылга иман нуры таратып утырыр, дип ышанабыз.
Венера МӘҖИТОВА.